Игътибар үзәгендә

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Начар күрүчеләр җәмгыяте әгъзалары ел да җыелып, башкарган эшләргә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар төзиләр, проблемаларны уртага салып сөйләшәләр. Узган атнада Арча үзәк китапханәсендә үткән конференциядә дә бик күп сорауларга җаваплар таптылар, үзләрен борчыган мәсьәләләргә дә тукталдылар. Аны җәмгыять җитәкчесе Зөфәр Зарипов ачты һәм килгән кунаклар белән дә таныштырып үтте. 
Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резеда Галиуллина катнашты. Җыелышка Татарстан Республикасының сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев һәм китапханәнең бүлек җитәкчесе Миләүшә Әхмәтова кайткан иде.
Узган елның ноябреннән бүгенге көнгә кадәр нинди эшләр башкарылган? Беренче чиратта начар күрүчеләр җәмгыятенең исәбе тыңланды. Бүгенге көндә җәмгыятьтә 145 кеше исәпләнә. Шуның 130ы өлкәннәр. 18 яше тулмаган 6 бала исәпләнә. 47се беренче, 66сы икенче, калганнары өченче төркем инвалидлар. Алар арасында бик активлары бар. Мөмкинлекләреннән чыгып районның җәмәгать тормышында, мәдәни чараларда, спорт ярышларында, түгәрәк өстәлләрдә, конференцияләрдә актив катнашалар, Арча Мәдәният йортында үткәрелгән хәйрия концерт–спектакльләренә йөриләр, экскурсияләргә баралар. Шушы 25 кеше Яңа Кенәрдәге “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә, шифаханәләрдә сәламәтлекләрен ныгытып кайткан. Мәктәп яшендәге балалар Лаештагы махсус уку йортында белем ала. 
 –Тренажер залына, бассейнга, Боз сараена ташламалы бәядән йөрү мөмкинлеге бар. 42 кешегә “сөйләшә торган” сәгатьләр бирелде. Махсус китапханәдән китаплар алып укучы активистларыбыз да җитәрлек, – диде районның начар күрүчеләр җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Ләйсән Зарипова. – Сораулар булганда район башкарма комитетына, халыкны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәбез. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торалар. Уңай мохит тудыру буенча сизелерлек эш башкарылды. Әмма бу юнәлештә әле тынычланырга иртәрәк.
“Татфондбанк” вакыйгалары Арча сукырлар җәмгыятен дә читләтеп үтмәгән. 
– Дөрес, безнең күп акча түгел иде. Шулай да... Рәхмәт, иганәчеләргә, алар һәрвакыт булышырга әзер. Форсаттан файдаланып, Алимас Әмиров, Фаил Гәрәев, Лилия Гарәфиевага рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Алар ярдәме белән 25 кешегә азык–төлек җыелмасы алынды, газеталарга яздырдык. Аз керемле гаиләләргә һәм ялгызларга “Йөрәктән йөрәккә” фонды ярдәм итә, – диде Зөфәр Зарипов.
Сораулар да күп булды. Конференциядә катнашкан җитәкчеләр аларга җавап та бирде. 
– Бүген фикерләрне уртаклаштык, барлык мәсьәләләрне дә уртага салып сөйләштек. Мөмкинлек булганда без берәүне дә читтә калдырырга тырышмыйбыз, ярдәм кулы сузабыз, – диде Рамил Гарифҗанов.
Наил Сәфәргалиев начар күрүчеләр өчен сөйләшә торган синтезатор турында кызыклы яңалык җиткерде. 
– Синтезатор – сукыр- ларга һәм начар күрүчеләргә туган телләрендә текстны ишетергә һәм туган телдә укырга мөмкинлек бирә, – диде ул.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International