Батырлар тәкә алды

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Курсалар тырышып эшли, матур итеп ял да итә беләләр. Узган шимбәдә гөрләтеп Сабантуй бәйрәме уздырдылар. Бер–бер артлы килеп торган яңгыр болытлары да өркетмәде, ел буе көтеп алган бәйрәмдә кеше күп иде. 
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина бәйрәмне ачып, халыкның тулы канлы тормыш белән яшәвен билгеләп үтте. Урта Курса мәчетенең имам–хатыйбы Ислам хәзрәт дога укыды. Янәшәдәге мәһабәт мәчеттән яңгыраган азан авазы мәйдан өстенә таралды. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин җыелган халыкны милли бәйрәмебез белән тәбрикләде, курсаларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде. Ул хуҗалыкның алдынгы механизаторлары Радик Сафиуллинга Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының, Динар Шакиров белән Ленар Сафинга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов сабан батыры Ленар Сафинга тәкә, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.
–Сезнең тырыш хезмәт белән басуларда мул уңыш үсеп килә, – диде ул. – Кабул итү вакытында комиссия безнең иген кырларына иң яхшы дигән бәя бирде. Барыгызга да зур рәхмәт!
Бәйрәм әкренләп уеннарга якынлашты, Казан артистлары матур җырлар бүләк итте. Балалар көрәше өлкәнрәк яшьтәгеләр белән алышынды. Янәшәдә генә сәүдәгәрләр сату итте. Бизәлгән җигүле атлар мәйданны бизәп торды.
Яшүсмерләр арасындагы көрәштә Рәнис Нурис- ламов, өлкәнрәкләр арасында Илнар Хәбибуллин батыр калды. Алар тәкә, бүләкләр алды.
Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International