Йолдызлар саны артты

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Арчаның Йолдызлар аллеясы тагын ике йолдызга артты. Мондагы 19 йолдыз янына Лесхоз мәктәбен тәмамлаган Марат Зиннәтовның һәм Арчаның икенче мәктәбеннән Фәнүзә Сәлахованың исемнәре дә өстәлде.
Инде традициягә әйләнгән аллеяда йолдызлар кабыну көнен чыгарылыш сыйныф укучылары ел саен көтеп ала. Быел да уку дәверендә уңышларга ирешкән 40 медаль иясе өчен район башлыгы Илшат Нуриев кулыннан Рәхмәт хатлары алу гомерләренә истә калырлык вакыйга булды. Илшат Габделфәрт улы сәләтле укучыларны укуларын дәвам иттереп, киләчәктә дип- ломлы белгечләр булып районыбызга әйләнеп кайтырга чакырды. Кичәгә кунак булып килгән ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима министрның котлавын ирештереп, районыбыздагы сәләтле укучыларның уңышлары республика күләмендә билгеле булуын җиткерде, яңа биеклекләргә җилкендерде.
Аллеядагы йолдызлар ел да районыбызның иң тырыш, булган, сәләтле, уңышка ирешкәннәр хөрмәтенә кабына. Марат өчен олимпиадаларда җиңү яулап кайту гадәти хәл булса, Фәнүзә туган мәктәбен спорт өлкәсендәге уңышлары белән сөендерә. 
7 сыйныфтан башлап олимпиадаларда катнашып чарланган Марат 9нчы сыйныфта укыганда республика күләменә чыга, ә 10 сыйныфта экологиядән республикада 1 урын яулап кайта. Быелгы уку елы аңа аеруча уңыш китерә — республика дәрәҗәсендә геологиядән призлы урын яуласа, экологиядән Бө- тенроссия олимпиадасы призчысы булды. Экология хәзер алар нәселендәге яшь буынның яраткан өлкәсенә әйләнде — туганнан туган абыйлары Шамил һәм Илназ Шәяхмәтовлар да үзвакытында Лесхоз мәктәбе данын экология буенча уңышлары белән Россия күләмендә таныткан иде. Аллеяны Илназның йолдызы да бизи. Мәктәптә узган чараларда актив катнашучы, төгәл фәннәрне үз итүче Марат киләчәген эколог, я геолог итеп күз алдына китерә. Белем биргән укытучыларына, әти-әнисенә, сыйныфташларына рәхмәтле егетнең хыялы — югары белем алганнан соң туган якка кайтып үз җирендә игелек күрсәтеп яшәү. 
Бүгенге көндә чаңгыда узышу буенча спорт остасына кандидат Фәнүзәне 12 яшендә чаңгы түгәрәгенә әтисе Фәндүс алып бара. Уңышлары өчен кыз тренеры Рәис Камаловка рәхмәтле. Киләчәген дә спорт дөньясы белән бәйләү турында хыяллана ул. Нияте — Казанга спорт академиясенә укырга керү. Фәнүзәнең шатлыгын уртаклашырга әти-әнисе белән бергә энесе Илнар, бәләкәй сеңлесе Айзилә дә килгән, шатлыклы мизгелләрен бергәләп төшкән фотосүрәт мәңгеләштерде. Бу сүрәтләрдәге апаның куанычы эне-сеңелгә дә үрнәк булып, аның кебек тырыш булырга этәргеч бирер. 
 — Чебешне көзен саныйлар, — диде котлау сүзләре җиткергәндә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов. Матур киләчәк теләп, укучылар районда, республикада уңышларга ирешеп, райондашларыбызның горурлыгы булып яшәсеннәр дип әйтүе. Кем генә булып, кайда гына яшәсәләр дә, алар туган җиребезнең ул-кызлары. Арча күген алсу-кызыл шарлар бизи. Чыгарылыш сыйныфларның һавага шар очыртуы да инде гадәткә әйләнде. Шул шарларны очырганда алар үзләренә бәхет тели. 
Розалия ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International