Урамнар да кәефне күтәрә ала. Көзге як, бертуктаусыз яңгыр төти. Күңелсезләнеп кенә барганда бер урам коймасына ясалган кояш игътибарны җәлеп итте. Янәшәсенә “Исәнме, кояш!” дип тә язып куйганнар. Беләсезме, менә шунда күңел кыллары тибрәнеп куйды, кәеф күтәрелде, көн дә яктырып киткәндәй булды.
Узган якшәмбедә шәһәребезнең Левитан урамыннан үтәргә туры килде. Бу урамга кергәнче аз гына чигенеш ясап алыйк әле.
Моннан унбиш–егерме еллар элек Арча урамнарында чәчәк үстереп буласына берәү дә ышанмый иде. Актанышка барып андагы хозурлыкка сокланып кайтучылар да баштарак: “Бездә барып чыкмас, өзеп бетерерләр чәчәкне”, – дигән фикердә иделәр. Күп каршылыклар белән керде бу яңалык. Күзләребез дә алабутага ияләнгән иде шул, аннан аерылуы читенрәк тоелды. Аның каравы, бүген шәһәр урамнары гына түгел, кайбер капка төпләре чәчәккә күмелгән. Бакчасында чәчәк үстермәгән кеше бармы икән бүген?
Левитан урамында өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар йорты (аның бакчасы да гөлбакча) каршында яшәүче Гөлүсә Вәлиуллиналарның капка төбе, йорт–бакчалары – үзе кояш кебек. Һәр елны бит бу, күпме хезмәт, тырышлык кирәк моның өчен! Бу урамның үз кояшы бар!
Әлеге гүзәллеккә сок- ланып китеп барганда тагын бер капка төбендәге манзараны күреп тукталып калдым. Үзе бер әкият дөньясы! Чәчәкләр, куаклар арасында каеннан ясалган җигүле ат, эскәмиядә ял итеп утыручы малай белән кыз һ.б.
– Кичләрен монда кеше күп җыела, – ди йорт хуҗасы Әхмәт Хәкимҗанов. – Болай, карау өчен киләләр. Әнә безнең ләкләкләр дә бар әле, – дип ишегалдындагы агач башына күрсәтте. Үзе әйтмәсә, чын дип уйларсың!
Һәр яңалык авырлык белән керә, дидек. Игътибар иткәнсездер, быел шәһәрнең Шәрык өлешендә чүп контейнерлары янында “Чиста шәһәр” дип язылган үтә күренмәле контейнер барлыкка килде.
– Пластмасс шешәләр өчен ике урынга куйдык без аларны, – ди “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов. – Тагын берсе станциягә куелды.
– Нәтиҗәсе ничек? Ул шешәләрне кая куясыз, бу яңалыкның файдасы бармы?
– Әкренләп ияләнәләр, баштарак төрле чүп салып китүчеләр дә бар иде. Контейнер тулгач аларны полигонга илтәбез, шунда пресслыйбыз. Мондый шешәләр җир астында меңәр ел ятса да череми бит. Алар хәзер теләсә кайда аунап ята, табигатьне пычрата. Күпмедер өлешен җыйный алсак та бик игелекле гамәл булачак бу. Киләчәктә мондый контейнерларны арттырачакбыз.
Һәр елны дөнья буенча 25 миллиард тонна калдыклар җыйнала, дип исәплиләр. Шәһәрләр өчен чын казага әйләнеп бара бу проблема. Авылларда да ул күләме белән генә аерыла. Су буйларында, агач араларында пластмасс шешәләр ауный. Чәчәк үстерергә өйрәнгән кешеләр тора–бара бу проблеманы да хәл итә алырлар, дигән өметтә калыйк. Район Сабантуе үткәч тә әнә балалар ничә көннәр мәйдан җыештыра иде. Соңгы елларда бу яктан да хәл яхшыра төште, сәүдәгәрләр генә үз артларыннан чисталык калдырырга өйрәнеп бетә алмый.
Ильяс ФӘТТАХОВ