2017 елның гыйнварыннан апреленә кадәр узган елның шушы чоры белән чагыштырганда Татарстанда исәпләнгән уртача хезмәт хакы 7,4 процентка арткан һәм 30553 сум тәшкил иткән.
Бу хакта видеоконференция режимында үткән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә “Хезмәт закончалыгын саклау мәсьәләләре” дигән темага ясаган чыгышында министрның беренче урынбасары Марат Гаффаров белдерде. Иң югары хезмәт хакы файдалы казылмалар табу өлкәсендә эшләүчеләрнеке (51417 сум) булса, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләрнеке түбән дәрәҗәдә, уртача 16341 сум гына.
Хезмәт хакын вакытында түләмәү дә бүгенге заман проблемаларының берсе булып тора. Хезмәт хакы буенча әҗәтләрнең төп өлеше эшкәртү предприятиеләренә (6,3 миллион сум) һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә (4,4 миллион сум) туры килә. “2017 елның 5 аенда прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә тикшерүләр үткәреп, хезмәт хакы түләмәгән эш бирүчеләрне барладык. Хокукый чаралар күрү нәтиҗәсендә әлеге эш бирүчеләр хезмәт хакы буенча әҗәтләренең төп өлешен түләделәр”, – диде Марат Гафаров.
Министрның беренче урынбасары хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын яхшырту мәсьәләләренә дә тукталды.
– Хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу эш урынында травмалар алуга, кайбер очракта үлем очракларына да китерә. Җитәкчеләрнең дә, эшчеләрнең дә хезмәтне саклауга салкын карашы нәтиҗәсе бу, – диде ул.
Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова Татарстан Республикасы оешмаларында эшчеләрнең хезмәт хокукларын сак-
лау буенча профсоюзлар тарафыннан күрелгән чаралар турында сөйләде. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да гражданнарның хезмәт хокукларын саклау һәм яклау мәсьәләләренә тукталды.
Эш урыннарында травмалар алуны, һөнәри авыруларны киметү максатыннан оешмаларга социаль иминият фонды тарафыннан акча бүлеп бирелә. Тик бу мөмкинлектән барысы да файдаланамы?
Шушы ук көнне Арча район Советының кече залында хезмәтне сак-лау буенча Координацион советның чираттагы утырышы да үтте. Анда 2017 елда район предприятиеләре һәм оешмаларының Россия Федерациясе социаль иминият фонды акчасыннан файдаланулары буенча эшнең барышы каралды.
– Хезмәтне саклау беренче урында торырга тиеш. Шуның өчен бюджеттан акча бүлеп бирелә. Аларны укытуга, махсус саклану чаралары буларак киемнәр алуга, медицина тикшерүе үтүгә һәм шушы максатта башка эшләргә тотарга мөмкин, – диде район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров.
– Тик барлык оешмалар да финанс ярдәменнән файдаланмый. Бюджеттан бирелгән акчаны тотмыйлар, – диде утырышта катнашкан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе иминият фондының Арча районы буенча өстәмә офисы баш белгече Илмира Гафурова. – Мондый мөмкинлекне ычкындырырга ярамый.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА