Быел май башында Лаеш кошчылык комплексында кош гриппы булуы ачыкланды. Анда һәм янәшәдәге районнарда карантин игълан ителде. Бүгенге көндә хәлләрнең ничегрәк торуы, гомумән, кош гриппы турында тулырак белергә теләп без “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторы Рим ФӘЙЗРАХМАНОВКА мөрәҗәгать иттек.
– Грипп вирусы барлыгы ачыклангач нинди чаралар күрелде?
– Әлеге предприятиедә барлык кош юк ителде, сатуга чыгарылган продукция кире алынды.
– Бу авыруга нәрсә характерлы?
– Авыру бик кискен үтә, кошның ашказаны–эчәк органнарын зарарлый.
– Шәхси хуҗалыкта кошның авырумы, юкмы икәнлеген ничек белергә?
– Тавыкларның йомырка салуы бик нык кими. Авыру кош боек рәвеш ала, йоннары нык тузгыган була, тән температурасы 40 градуска җитәргә мөмкин. Алар чайкала, еш кына егыла. Канат, муен кәкрәя. Авыру кошларда нык сусау барлыкка килә, аннан соң үпкәләр шешү үлемгә китерә.
– Йогышланган продукция кеше өчен куркыныч түгелме?
– Юк, җентекләп термик ысул белән эшкәртү үткән продукция кеше өчен куркыныч түгел.
– Үзеңне әлеге авырудан ничек сакларга?
– Авыру яки үлгән кошка кагылганчы саклагыч кием (респиратор, халат, резин аяк киеме, перчаткалар, саклагыч күзлек) кияргә, шәхси гигиена сакларга кирәк.
– Киләчәктә әлеге авыру эләкмәсен өчен нәрсә эшләргә?
– Кошларны ябып асрарга, кошларны, азыкны әлеге авыру буенча имин булган төбәкләрдән генә алырга.
– Республикада бүгенге көндә бу мәсьәлә буенча хәл ничек?
– Тотрыклы дип әйтеп була. Ветеринария хезмәтләре кошчылык хуҗалыкларын контрольдә тота. Авыруны юк итү һәм таралуга юл куймау өчен чаралар күрелә. Башка төбәкләрдән китерелгән продукция җентекләп тикшерелә.
Ильяс ФӘТТАХОВ