ЙӨРЕП ТОРЫРГА ЯЗСЫН

2017 елның 8 июле, шимбә

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Резеда Галимуллина Арчада яшәүче Мәрьям апа Мөхәммәтгалиевага 95 яшь тулу уңаеннан РФ Президенты В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Мәрьям апа шәһәребезнең Мәктәп урамында берничә фатирлы йортта яши. Бакчасына помидорлар утыртылган, үзе эшлиме икән, әллә балаларымы, дигән уй-фикерләр белән эчкә үттек. Безне Мәрьям апаның улы Альберт каршы алды. Мәрьям апа да, сөбханалла, үз аягында, йөреп тора. Чәчәкләр, бүләкләр күтәреп кергән кунакларны ветеран бик куанып каршы алды. “Чәчәкләр күңелеңне куандырсын, менә шушы юрган тәнеңне җылытып торсын”, – дия -дия бүләкләр биреп, Рәхмәт хатларын укып күрсәткәч, юбилярның күзләрендә яшь тамчылары күренде... 95 яшь. Гасырга тиң гомер. Ә эчендә күпме тарихи вакыйгалар. Сугыш чоры, аннан соңгы еллар бигрәк тә йөрәккә сеңеп калган.
– Тегүдә эшләгән вакытта солдатларның канлы киемнәрен машина белән ямаганны гомер онытасым юк...
Тынычлана төшкәч, Мәрьям апа:
– Бик бәхетле яшим, – дип, тормышы турында сөйләде. – Балаларым исән-сау, үзем йөреп торам.
Ул ательеда 45 ел тегүче булып эшләве белән горурлана. Яшьлек елларында өч ел Үзбәкстанда яшәп ала. Тегү фаб- 
рикасында эшли. Сугыш башланганда ул Үзбәкстанда була. 1939 елны китеп, 1942 елда туган ягына әйләнеп кайта. Бәлки сугыш афәте булмаса, ул Үзбәкстанда яшәп тә калган булыр иде. Белмәссең, язмыш йөртә бәндәләрне. Безнең Мәрьям апабыз көр күңелле дә булып чыкты. Кайбер кызыклы мизгелләрне елмаеп-көлеп искә алды. 
– Мине урладылар бит, – диде ул. – Бер белмәгән Ашытбаш егете Хөсәен урлап алып менеп китте. Шуның белән гомер иттем. Армиядә яратып йөргән егетем дә калды әле...
– Әйбәт кеше булдымы? – дип сорыйбыз.
– Ирем бик әйбәт булды. Сугышта булган кеше ул. 38 ел яшәдек. 1988 елда вафат булды. Өч бала таптым. Бер кызым 5 айлык вакытта күз тиеп үлде. Тагын бер кыз белән малайны исән-сау үстердек. Кызым Әлфия гаиләсе белән Казанда яши. Альберты Арчада, бергә яшибез.
Зур Бирәзә авылында туып-үскән Мәрям апаның сөйләве буенча, аның әти-әнисе (Шәрәфетдин, Зәйнәпбикә) бик булган кешеләр була. Күп итеп терлек асрыйлар. Шуңа да “Ач булмадык без”, – ди Мәрьям апа. “Әти белән чабата үрә идек”, – дип тә ул елларны искә ала. Сугыш чорын да яхшы хәтерли. Сугыш башланганда 19 яшь тулган кызга эше дә, михнәте дә яхшы эләккәндер. Өлгергән кызның җигелеп эшли торган вакыты, лабаса. 
...Күпне күргән ветераннар. Сезгә тиеш әле бик күп язлар. Хәер, кемгә күпме гомер язган. Менә Мәрьям апага Аллаһы Тәгалә гасырга тиң гомер бүләк иткән. Чордашлары әйтмешли, бәйрәмгә тиң көннәрне дә күрер-гә насыйп була. Кичен менә, Алла боерса, ательеда бергә эшләгән Җәвәһирәгә Коръән ашына барасы. Йөреп торырга язсын! 
Румия НАДРШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International