Киләчәккә ефәк юл

2017 елның 8 июле, шимбә

Арча педагогика көллияте даны еракларга таралган. Моңа аптырыйсы да юк. Һәр елны аны күпме яшь белгеч тәмамлап чыгып, илебезнең төрле төбәкләренә юл ала, балаларга үзләре алган төпле белемне биреп, уңышлар яулый, дәрәҗәләргә ирешә, үрләргә күтәрелә. Бу, үз чиратында, көллияткә дан булып әйләнеп кайта. 
Быел да Арчадагы республикабызда гына түгел, Россиядә дә танылырга өлгергән педагогик кадрлар әзерләүче уку йорты яңадан 98 егет һәм кызга (әле генә табадан төшкән башлангыч сыйныф, физкультура укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре) балалар иленә җитәкчелек итәргә хәер–фатыйхасын бирде. Шул ук вакытта 16 гимназия сыйныфы укучысы да кулларына беренче документларын алды.
Чыгарылыш кичәсендә аларның барысы да искиткеч матур иде. Хәер, яшьлекнең үзеннән үк гүзәллек сирпелә, нур бөркелә бит. Һәм алар нинди бәхетле! Исән–сау укып чыгып, үзләре өчен бөтенләй яңа дөньяга аяк басу бер яктан зур бәхет булса, икенче яктан бик күп күңелле мизгелләрне вәгъдә итә торган киләчәккә ефәк юл да. 
– Бүген сезнең зур бәйрәм – чыгарылыш кичәсе. Бу еллар күңелләрегездә бик озак сак- 
ланыр. Алар сезнең өчен эзсез үтмәгәндер дип уйлыйм. Чөнки биредә сез яхшы һөнәр үзләштердегез, һәрберегез өчен бөтен барлыгын бирергә әзер торган укытучылар белән икенче йортыгызны, якын дусларыгызны таптыгыз, – диде педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова әле яңа гына студентлар булса, бу көннән башлап коллегаларына әверелгән егетләр һәм кызларга мөрәҗәгать итеп. – Киләчәктә дә югалып калмассыз, юлыгызда очраган киртәләрне җиңел генә атлап чыгып, югары үрләр яуларсыз дип ышанам.
Көллият җитәкчесенең гимназия сыйныфы укучыларына да әйтер сүзләре бар иде. “Киләчәктә дә тормышыгызда мондый тантаналы чаралар күп булыр. Әмма бүгенге көн кабатланмас. Арча педагогика көллиятендә укуыгыз белән горурланып яшәгез, – диде ул. – Безнең белән һәрчак янәшәдә булдыгыз. Бергә тәрбияләдек, тырыштык, уртак фикердә тордык. Рәхмәт сезгә”. Җитәкченең соңгы сүзләре аларның укытучыларына, әти–әниләренә юлланды.
Чыгарылыш төркемнәр, сыйныф җитәкчеләре Евгения Плотникова, Миләүшә Абделманова, Диана Гатиятуллина, Мөдәррис Гарипов, Сәрия Шәмсетдинова да бик матур теләкләр җиткерделәр. Тәҗрибәле укытучылар өчен бу беренче генә чыгарылыш түгел, әмма һәрберсе алар өчен аерым бер, якын һәм кадерле. Дүрт ел дәвамында туган йортларыннан, әти–әниләре, туганнарыннан еракта яшәгән балалар өчен алар иң якын кешеләренә, сердәшчеләренә, киңәшчеләренә, ярдәмчеләренә, дусларына әверелә. Юкка гына аларның күзләрен яшь пәрдәсе капламый. 
– Тормышта төрле хәлләр була. Һәрвакыт колач җәеп көтеп тә тормаслар. Үзегезгә юл ярып, ишек ачып керергә дә туры килер. Ничек кенә булмасын, югалып калмагыз, үз урыныгызны табыгыз, – диде Мөдәррис Гарипов.
– Максатлар куегыз, аларга ирешегез, үрләр яулагыз, әмма һәрвакыт кеше булып калыгыз, – диде Евгения Плотникова.
Яңа тормыш юлына шушы көнне беренче адымын ясаган егетләр һәм кызлар арасында нинди генә талантлар юк. Район, республика сәхнәләрен шаулаткан җырчылар, биючеләр, спортның төрле төрләре буенча район, рес- публика, Бөтенроссия 
ярышлары чемпионнары, олимпиадалар, төрле бәйгеләр җиңүчеләре һәм башкалар. Уку йортында яратып башкарган шөгыльләре, ирешкән уңышлары, һичшиксез, киләчәк хезмәтләренә нигез булып торачак. Алган дипломнарының игелеген күрергә язсын. Бүген һәр студент белем иле күгендәге кечкенә йолдызчык булса, киләчәктә иң якты йолдызларның берсенә әверелсен.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International