Кемдер сәнәк, кемдер сәбәп эзли

2017 елның 8 июле, шимбә

Бүген һәркем яңгырлар турында сөйли. Сөйләрлек тә шул, көн дә ява, төн дә ява, ничек кенә ява әле – вакыты белән болыт егылып төшә диярсең. “Җир күчәре күчтеме икән әллә?” – ди берәүләр, “Яусын әйдә, җәен дымның артыгы юк, корылык яман”, – ди икенчеләр.
– Май яңгыры –әйбәт яңгыр, июнь яңгыры – иң бай яңгыр, июль яңгыры – иң зур уңыш яңгыры, – ди Казахстанда һәм безнең районда озак еллар хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән, Яңа Кишет авылында яшәүче Рәиф абый Әхмәтшин.
Белгечләр 2010 елгы корылыкта туфракның өске катламы белән аскы катламы арасындагы дым аерылган иде, ниһаять, ул өзеклек юкка чыкты, диләр.
Инде саннар теленә күчсәк, апрельдә безнең районда уртача 35,3 мм явым–төшем теркәлгән. Иң күбе Чүпрәле районында – 48,6 мм. Тәтештә – 39,4, Кама Тамагында – 36 мм. Алардан кала Кайбыч районы һәм без. Баулыда – 3, Актанышта –4,2 мм. Майда безнең районда 32,8 мм яңгыр яуган. Кайбыч, Әлкидә ике тапкыр күбрәк. Күршебез Әтнәдә – 21 мм. Июньдә бездә 53,8 мм яңгыр яуган. Бөгелмәдә – 184,7 мм. Иң азы Әтнәдә – 22,2 мм гына.
Болай карап торганда яңгыр күп ява шикелле. Июль башыннан бездә 14,8 мм яуган. Ә менә Яңа Чишмәдә – 98,5 мм. Мондый яңгырны күз алдына китерүе дә кыен. Шул ук вакытта күрше Балтачта 3 мм. Актанышта 1,8 мм гына. Сарманда бөтенләй яумаган.
Туфракта дым күп, дип шатланырга, көннәр ачылып эшләп алырга да мөмкинлек бирсә иде, дип теләргә генә кала.
Бу елны 1978 елга охшаталар. Әлеге ел турында якташ язучыбыз Гариф Ахунов “Без бит Арча яклары” повестенда менә ниләр яза: 
“...Яңгыр Арчаны ике кулсыз итте дә куйды.
Яңгырлар вакытында мин ике мәртәбә Арча якларына чыгып кердем. Берсе – “Тукай–Кырлай”га, икенчесе “Куйбышев” колхозына.
“Тукай–Кырлай” председателе безне шактый ук тонык чырай белән каршы алды.
– Хәлләрегез ничек? – дип сорагач:
– Берничек тә түгел, – диде.
– Яңгыр туктамаса ниш- 
ләргә исәбегез соң? – дидек без аның хәленә кереп.
– Туктамаячак инде ул. Бетте инде игеннәр!.. – дип кул селтәде.
...Фәйзрахмановны без идарәдә очраттык. Озын буйлы, ак чырайлы – киеме дә, уйлаган уйлары да якты кеше булып чык-ты “Куйбышев” колхозы председателе.
...– Беләсезме? Моңаерга сәбәп күрмим әле мин. Беренчедән, колхозның эше игеннәрне җыеп алу белән генә бетми бит. Бәрәңге бар әле. Бәрәңгегә бик тә кирәк иде яңгыр. Бер атна эчендә ул аңа үткәрде. Инде август ахырына кадәр яумаса да, дым җитәрлек. Икенчедән, урманнар корып бара иде. Өченчедән, без аяз вакытта игеннең кырык процентын җыеп, сугып калырга өлгердек.
... Күк йөзендә тагын болытлар куера, тамырлана башлаганны күреп, без кайту юлына ашык-тык”.
Шушы урында мин район хуҗалыкларының азык әзерләү буенча күрсәткечләренә күз салдым. Район буенча 3082 тонна печән әзерләнгән. Шуның 540 тоннасы – “Северный”, 470 тоннасы “Ватан” хуҗалыгында. “Яңарыш” ширкәте – 6210, “Ак барс” агрокомплексы” – 4550, “Ватан” ширкәте 4000 тонна сенаж салган. “Северный” ширкәте – 520, “Казанка” ширкәте 216 тонна төрелгән сенаж әзерләгән.
“Ак барс” агрокомп- лексы, “Кырлай”, “Курса МТСы” ширкәтләре 18–25 тонна витаминлы печән әзерләделәр.
Шул ук вакытта азык әзерләүгә бөтенләй керешмәүчеләр дә бар. Алар күккә карап сәбәп эзли. 
Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International