ПИОНЕР ҮГЕЗЛӘРЕ МЕДАЛЬ АЛДЫ

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

5–7 июль көннәрендә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының Лаеш районындагы тәҗрибә басуларында “Бөтенроссия кыр көне – 2017” күргәзмә-форум уздырылды. 
Бирегә Россия Федерациясе төбәкләреннән, чит илләрдән галимнәр, белгечләр, җитәкчеләр килде. 60 гектарлы басуда өр-яңа техника, казанышлар, технологияләр тупланган иде. Ачу тантанасында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Республикасы авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 
Әлеге күргәзмә-форумга безнең район вәкилләре дә барды. Күргәннәр, чыннан да, тәэсирләндерерлек. 
– Безнең районнан “Пионер” крестьян-фермер хуҗалыгы нәселле үгезләр, тәкәләр һәм сарыклар, “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте бизәлгән җигүле атлар белән катнашты, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Шулай ук арчаларның йорт-ишегалды һәрвакыттагыча зур кызыксыну уятты. 
Арчалар катнашып кына калмаган, җиңү яулаган да булып чыкты әле! “Пионер” крестьян-фермер хуҗалыгының үгезләре алтын медаль отты бит әле!” – дип хәбәр итте безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. 
“Пионер” крестьян-фермер хуҗалыгы баш зоотехнигы Рифат Мөхәммәтшин белән элемтәгә кердек. 
– Ит юнәлешендәге терлекләр үрчетү буенча беренче урынны алган өчен бирделәр медальне, – диде ул. – Абердин-ангус токымлы терлекләр асрыйбыз без. Аларның ите югары бәяләнә – тереләтә килограммы – 250 сум. Үгезләрне алып барган идек, икесен дә сатып алып киттеләр. Үгезләре бер тоннага да җитәргә мөмкин, биш центнерлылары иң яхшы итле санала. 
7 июльдә “Кыр көне”ндә катнашучы агрохимиклар Арчага килде. Алар Күпербаш известь карьерында булып, анда эшләр барышын карадылар, басуларга известь кертүнең файдасы турында сөйләштеләр. 
Татарстан Республикасында 27 районда известь карьерлары сакланган икән. Шуның берсе – Күпербашта. Кунаклар иң беренче булып известь әзерләү цехының стенасы буйлап язылган сүзләргә игътибар иттеләр. Ә анда болай дип язылган: “Туфракны известьлау – туфракның уңдырышлылыгын арттыруның мөһим звеносы”. Белмәгәннәр кунаклар киләсе булгач әле генә язып куйганнар, дип тә уйлагандыр. Чынлап та, бүген генә язган кебек, уңмаган да, коелмаган да. Ә бит бу сүзләрне язганга 40 елга якын вакыт узган! Вәт ясап караганнар ул вакытта буяуны! 
Заманында известьны һәр колхоз файдалана иде. Чөнки минераль ашлама керткән саен туфракның ачылыгы арта, ашлама “эшләми” башлый. Известь кертсәң, ачылык бетә. Бик гади әйбер, ике икең дүрт кебек. 
Кунаклар шул турыда сөйләшә торсын, безне күбрәк үзебезнең район кызыксындыра. 
– Арча районындагы сөрүлек җирләренең 5961 гектары көчле ачылыкта, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – Болар – элеккеге “Вамин-Арча”, “Вамин-Мәрҗани” җирләре. Уртача ачылыкта – 15964, аз ачылыкта – 29944 гектар. 
2017 елда 3227 гектарда известьлау үткәрелгән. Иң күп эшләүче – “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте. “Ватан”, “Кыр- лай”, “Игенче”, “Курса МТС”ы хуҗалыклары ел саен 500–600 гектарга известь кертә. 
Известь керткән өчен дәүләт акча да бирә әле. 
Кунаклар эшлекле сөйләшүдән соң Яңа Кырлайга юл тотты. Анда алар Г.Тукай музей-комплексын карадылар. 
Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International