Күпербашта яшәп, гомеренең 30 елын китапханә хезмәтенә, халыкка мәгърифәт нуры таратуга багышлаган Сәвия Исмәгыйлева 4 июль көнне 90 яшен тутырды.
Юбиляр әбине котлап, РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырырга район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фазылова һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резидә Галиуллина килде.
Күпербашка төшкәндә Любовь Михайловна белән Лилия Рафиковна китапханәдә Сәвия апа белән бергә эшләгән еллары турында искә төшереп, Сәвия апаның намуслы, туры сүзле, тырыш, кыскасы, яхшы кеше булуы хакында сөйләшеп төштеләр. “Кайсы гына китапха- нәчедән сорасаң да, “О, безгә Сәвия апа кебек эшләргә әле”, — диләр иде. Ул безнең остаз булды, туры сүзле булырга өйрәтте”, — дип искә төшерделәр.
Кунакларын өйдә аягүрә басып каршы алды Сәвия апа. “Люба, син бит!” — дип танып үз итеп дәшүенә Любовь Михайловнаның таныр микән дигән шикләре шундук юкка чыкты. И, китте шуннан элеккеге хезмәттәшләрнең бергә эшләгән еллар турындагы хатирәләре.... Бәйрәм чараларына чакырып элеккеге хезмәттәшләре белән очраштырганга Лилия Фазыловага да рәхмәтен җиткерде юбиляр.
Сугыш елларында яшьтән, 16 яшеннән хезмәт арбасына җигелә Казанбаш кызы: 4 ел Югары Пошалымда балалар укыта, аннан район мәгариф бүлегендә инспектор, Казиледә клуб мөдире булып эшли (клубта ул елларда халыкка кычкырып укулар ярдәмендә дә белем бирәләр иде) һәм 50 нче елдан өч дистә ел дәвамында, лаеклы ялга чыкканчы Күпербаш китапханәсе мөдире. “Бүгенге китапханә мин эшләгән елларда ачылды, үзем йөреп ачтырдым”, — ди ул горурланып. — Элек укырга, укыганны тыңларга кеше күп килә, мин кеше арасыннан үзем чак кереп-чыгып йөри идем”. Китапханәдә бүген дә аның кулы белән эшләнгән журнал-күрсәтмәләрне кулланалар икән, “Сәвия апа истәлеге”, — дип саклыйлар. Без килгәндә Сәвия апа янында күршесе — авылның фельдшеры Роза ханым да бар иде. Ул күршесенең китапханә, китап сулышы белән яшәвен гадәти хәл кебек әйтеп куйды: “Сәвия апа бүген дә китап авторларын гына түгел, әсәрләрнең эчтәлегенә кадәр сөйләп бирә. Ул урамыбызның гына түгел, авылыбызның да горурлыгы. Бик хөрмәт итәбез үзен”.
Күңеле яхшы кешегә тартылучылар күп. Күрше-тирә Сәвия апаның хәлен белергә, аның белән сөйләшеп утырырга еш керә. Тормыш тәҗрибәсе зур әби кешегә киңәшен кызганмый. Ә Роза апа турында аеруча үз итеп әйтә: “Катырак суласам да, хәлемне аңлап кереп җитүче күршем ул!” Аннан мәрхүм ирен искә төшереп: “Мансур да бик хөрмәт итте Розаны. Кайчак Роза белән сүз бетмичә урамда озаграк сөйләшеп торсак, утырып сөйләшегез, дип эскәмиягә кадәр чыгарып куя торган иде. Мансур тормышымда терәк, таяныч, чын ир булды. 10 ел инде ялгызым калдырып киткәненә...”.
Яшьлегендә әнисен кадерләп яшәгән Сәвия апаны Аллаһы Тәгалә картлыгында зурлый, рәхәттә яшәтә. “7 ел урында яткан әнине карап 32 яшемдә генә тормыш кордым мин. Мансур сабыр итеп көтеп торды”, — ди. Соңламаган, Аллаһы Тәгалә үзенә язганын биргән — 80 яшькә кадәр пар канат булып яшәп, 4 бала үстерергә дә, 8 оныгын, 4 оныкчыгын сөяргә дә насыйп иткән. “Моның кадәр гомер биргәнгә мең шөкер. Тик быел бераз сәламәтлек какшады әле”, — дисә дә, сөбханалла, бүген дә йортның йозагы ул. Улы Илнур белән килене Мәдинә эштә чакта үрдәк-чебешләр аның күзәтүендә. Буш вакытларында әрвахларга, балаларына, оныкларына догада, янындагы оныгы Айсылуны үгет-нәсыйхәтләре, назлары белән бүләкли, армиядәге оныгы Рөстәмнең кайтыр көннәрен саный. “Балаларымның таза-сау булуы — минем өчен шул зур бәхет. Хөкүмәткә рәхмәт, 90 яшьлегемә шулай зурлап килеп керсеннәр әле!”, — ди. 8 бала арасында төпчеге булып туып үсеп, араларында 92 яшенә җитеп дөнья куйган апасының яшенә таба атлавы да зур бүләк.
Бәхет, тынычлык хакимлек итүче йорттан барыбыз да илаһи көч белән кайтып киттек. Сөйләшеп сүзләр бетмәде әле Сәвия апа белән, тагын күрешергә язсын. Зиһене камил, дөньядан хәбәрдар, тормышның һәр өлкәсенә карата фикере булган әби янына күрше-тирә юкка агылмый икән.
Розалия ЗИННӘТОВА