Җәен дә балаларны кайгырталар

2017 елның 14 июле, җомга

Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе утырышы булды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов алып барды. 
Утырышта балалар һәм яшьләр арасында хәрби патриотик тәрбия һәм мәктәп укучыларының җәйге ялы турындагы мәсьәләләр каралды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Ибраһимов, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Илмира Шәкүрова, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркәтибе Лилия Завялова, район опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина нинди эш алып барулары, үткәрелгән чаралар турында сөйләделәр. Без ул чараларның күбесен газетабызда яктыртып бардык. Кабатлап тормыйбыз. Гадәтә балалар тәэсирле, дулкынландыргыч тәрбияви чараларны ярата. 21 июньдә “Казансу” паркында “Хәтер шәмен кабыз!” акциясе оештырылган кичне “41нең көзе” фильмы күрсәтелде. Ачык һавада зур экраннан “3D” форматындагы сугыш турындагы фильмны каравы искиткеч тәэсирле булды! Балалар, яшьләр кызыксынып карады. Яңгыр явып кына комачаулады. Әле дә шул турыда сөйлиләр. Сүз уңаеннан даими комиссия әгъзасы Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова белән ике арадагы сөйләшүне дә әйтеп үтәсе килә. Ул Арча педагогика көллиятендә укучы улының сугыш булган җирләрдә отряд белән эзләнүләрдә катнашуы турында дулкынланып сөйләде. “Менә шул студентларның берсен генә класс сәгатенә чакыр – дәрес тыңламый торган иң шук бала да авызын ачып тыңлаячак”, – диде ул. 
Җәйге каникуллар әти-әни өчен бик рәхәт вакыт. Дәрес әзерләтәсе юк. Әмма алга икенче мәсьәлә килеп баса – баланың җәйге ялы. Әле беркөнне “Мәктәп укучысының иң яхшы Мәдәни көндәлеге” конкурсында җиңгән 4нче сыйныф укучысы Илүзәнең әнисе Рәзинә Абдуллина белән сөйләшеп тордык. 
– Илүзә өйдәме, каникулны ничек үткәрә? – дип сорадым. 
– Бүгеннән “Шатлык” лагеренда, – дип сөйләде Рәзинә ханым кызы өчен куанып. – Узган ел да ял итте ул анда. Бик ошата. 
Бүгенге көндә районда төрле лагерьларда ял итәргә планлаштырылган 1534 баланың 1164е ял иткән инде. 
Утырыштан соң район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакировага:
– Бүген әти-әни сезгә баланы лагерьга урнаш- тырасы иде дип килсә, сез нәрсә тәкъдим итә аласыз? – дип сорадым.
Бу турыда алдан кайгыр- тырга кирәк икәнлекне беләбез, әмма мондый сорау гаиләдә җәен минуты белән туарга бик мөмкин.
– Бүген дә мөмкинлекләребез бар, – дип җавап бирде Миләүшә Ниязовна. – “Шатлык” лагереның өченче сменасы 25 июльдән башлана. Анда 70 бала ял итәчәк. Кырымда ял итәргә балалар туплыйбыз. Самолетта очачаклар һәм 18 көн ял итәчәкләр. 
Комиссия утырышында башкарылган эшләрнең күп булуы ассызык- лап үтелде, алга таба тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәклеге турында сөйләшенде. Сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү эшен җанландырып җибәрер- гә, бала үзенең хәбәрсез югалган бабасын, туганын эзләп карасын – утырышта әнә шундый тәкъдимнәр дә әйтелде.
Румия НАДРШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International