12 июльдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең 2017 елның 6 аендагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә булды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район прокуроры Ринат Ситдыйков катнашты.
Киңәшмәне бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев ачты.
- Бүлек коллективы 2017 елның беренче яртыеллыгында алга куелган бурычларны уңышлы үтәде, - диде ул. – Тормышка ашырылган чаралар районда оператив хәлне контрольдә тотарга мөмкинлек бирде.
Быел 6 айда районда 146 җинаять теркәлгән. Бу узган елның шул чорындагыдан 16,1 процентка азрак. Юл – транспорт һәлакәтләре, аларда һәлак булучылар кимегән. Балигъ булмаганнар тарафыннан бер генә җинаять ясалмау да куандыра.
Шул ук вакытта икътисадый, коорупция юнәлешендәге, наркотиклар, законсыз корал белән бәйле җинаятьләрне ачыклау буенча эшне активлаштырасы бар. Дөрес, бу бик четерекле эш, чөнки берәү дә мин ришвәт алдым яки бюджет акчасын урладым яисә законсыз коралым бар дип килмәячәк.
Җинаятьләрне ачу, җинаять эшләрен тикшерү күрсәткечләрен яхшыр- ту буенча да ныклап эшләү таләп ителә.
Бүлек җитәкчесе урынбасары Ирек Габидуллин чыгышыннан күренгәнчә, җәмәгать урыннарында ясалган җинаятьләрнең 86, 2 проценты ачылган. Бу узган елгы күрсәткечтән югарырак.
Урамнарда 23 җинаять теркәлгән, узган ел бу чорда 32 җинаять ясалган булган.
Хокук тәртибен саклау- га җәмәгать оешмаларын да катнаштыру профилактика эшенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Районда 20 ирекле халык дружинасы төзелгән, аларда 202 кеше исәпләнә. Алар барлык авыл җирлекләрендә дә төзелде. Дружиначылар катнашында быел ярты елда 98 административ хокук бозу ачыкланды.
Быел 6 айда ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 6097 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган. Төп бурыч – юл- транспорт һәлакәтләрен булдырмау юнәлешендә профилактика эшен яхшырту, җәяүлеләр һәм транспорт йөртүчеләр арасында аңлату эшләрен активлашты- ру.
- Юлларда иминлекне саклауда ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок инспекторлары гына түгел, ә барлык хезмәткәрләр катнашырга тиеш, - диде Айдар Баһавиев. - Мин үзем, мәсәлән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны һәр көнне ачыклыйм. Полиция хезмәткәрләре яныннан машина “оча” икән, ул аңа игътибар итми калса, нинди хезмәткәр була инде? Хәзер бу мәсьәләдә таләп катгый.
- Шәһәрдәге автобус тукталышларында кай- чан тәртип саласыз? – дип сорады район прокуроры Ринат Ситдыйков. – Кешеләр зарлана, прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр бар.
Дөрестән дә, Сызгановлар урамындагы тукталышта машиналар тулган, автобус туктый, кешеләр утыра алмый. Эвакуатор белән тиешсез урында тукталган машиналарны алып китеп тә карадылар, берне алып китсәләр икәү килеп туктый.
ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин бу юнәлештә эшне активлаштырачак- ларын әйтте. Шулай ук җәяүлеләрне дә үз юлларыннан йөрер-гә өйрәтүне дәвам итәчәкләр.
Болар барысы да кешеләр иминлеген, гомерен саклау максатында эшләнә.
Шунысын әйтергә кирәк, киңәшмәдәге чыгышлар хисап ясауга гына кайтып калмады, алар анализлы, эшчәнлекне тагын да яхшыр- туга омтылу рухында иде.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина бүлек коллективының районда иминлекне тәэмин итүдә зур эш башкаруын билгеләп үтте, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Ильяс ФӘТТАХОВ