Мәтәскә егете шаккатырды!

2017 елның 14 июле, җомга

Үткән якшәмбедә булып үткән Сикертән Сабантуенда шаккатыргыч хәл булды: татарча көрәш буенча дөнья чемпионы Рамил Синәкәевны (Әлмәттән) 19 яшьлек Түбән Мәтәскә егете Илшат Фазылҗанов күтәреп салды! Халык «Аһ!» итте.
Уңышлардан тынычлана төшкәч, без Илшатны икенче көнне редакциягә кунакка чакырдык. Озын буйлы чибәр егет бүлмәгә балкып, елмаеп килеп керде һәм матур итеп кул биреп күреште. Күңелдән Арча педагогика көллияте менә нинди якты егетләр тәрбияли, дигән уй йөгереп үтте. Илшат үзе дә Арча педагогика көллияте укытучыларына рәхмәт әйтеп бетерә алмый. Егет сөйләшүе белән дә ачык кеше булып чыкты.
– Я, сөйлә, әле, ничек дөнья чемпионын җиңә алдың? - дип сүз башладык без.
– Сикертән Сабантуе республика дәрәҗәсендәге бәйрәм булды. Минем авырлыкта (75 кг) 14 көрәшче идек. Дөнья чемпионы Рамил Синәкәев белән көрәшәсен белгәч дулкынландым. Бил тотышка көндәшемнең көчле көрәшче икәнен чамалап алдым. Бер бал белән алга чыкты бу. Мин озын, ул кыска. Екмакчы була, аякта басып калам. Мин дә бер балл алуга ирештем. 1:1 булды. Ул алымга, контратакага керде. Миндә дә ышаныч артты, алган күнекмәләремне искә төшереп, хәрәкәт иттем. Сизәм, халык дулкынлана, кычкыра, миңа көч бирә... Чемпионны 3:2 исәбе белән җиңдем! Бу минем генә җиңү түгел, әти-әнинең дә, тренерларның, көллият укытучыларының да җиңүе. Бүген дә шалтыраталар әле.
– Көчле көрәшчеләр белән бил алышкан булдымы?
– Башкортстаннан Россия чемпионы Артур Зөлкәрнәев белән көрәштек. Бик көчле көрәшче, ул мине 3:2 исәбе белән җиңде. Без спортзалда Арча педагогика көллиятендә бергә укыган Татарстан чемпионы Рамил Хәкимҗанов белән көрәшәбез. Бөтен дөнья дер селкенеп тора. Астан хезмәткәрләр менеп җитә, бинаны җимерәсез ич инде, бар кайтыгыз дип... Без дуслар, Сикертән Сабантуенда да бергә көрәштек.
– Син ничә яшьтән көрәштә? Тренерларың кемнәр?
– 11 яшьтән. Беренче тренерым Арчада Рөстәм Гапделбәров булды. Хәзер “Арча” спорт комплексында Фәнис Зарипов һәм Илшат Идиятов- та шөгыльләнәм. 
– Йөзә беләсеңме?
– Нишләп белмәскә, мин бит авыл малае!
– Малай вакытта нинди идең?
– Бер ташбаш идем инде!
– Әти-әниең кемнәр?
– Әни, Идалия, Казанга барып-кайтып эшләп йөри, әти, Марат, балык хуҗалыгында хезмәт итә. Без өч малай: иң олысы мин, энекәшләр Ришат һәм Әмир. Әтинең әнисе дәү әнием, Сәкинә, шулай ук безнең белән яши. Дәү әни бик борчыла инде, имгәнә күрмә, ди.
– Ничек көрәшкә кереп киттегез? 
– Минем беренче тренерым әти. Ул шулай ук көрәшкән кеше. Миңа көрәш манекинын алып кайтып бирде. Шуннан башланды...
– Буең кемгә охшаган?
– Бездә озын кешеләр юк. Мине спорт тартып үстергәндер. Спортның төрле төре белән шөгыльләндем. Арча педагогика көллиятендә Мөдәрис Әсхәтович сыйныф җитәкчесе дә иде, физик тәрбия укытучысы да. Ул безне спортта тагын да чыныктыр- ды. Быел бөтен Рәсәй буенча педагогика көллиятендә укучылар арасында спорт ярышлары булды. 2нче урынны алдым. Анда без дәрес бирдек, турникта тартылдык, гимнастика ясадык, тест сорауларына җавап бирдек. Быел көллиятне тәмамладым. Мин – физкультура укытучысы.
– Нишләргә уйлыйсыз? 
– Районда калам. “Арча” спорт комплексында тренер булып эшләячәкмен. Алабуга педагогика институтында читтән торып укыячакмын.
– Җиңүләрең турында сөйләсәң иде.
– Малай вакытта Түбән Мәтәскә Сабантуенда җиңеп, әтәч алдым. Республика күләмендәге ярышларда 2нче, 3нче урыннарны алуга ирештем. Быел Түбән Мәтәскә Сабантуенда батыр калдым, печән чапкыч бүләк иттеләр. Сикертәндә – акчалата бүләк, Яңа Кенәрдә 2нче урынга – печән чапкычы, Лесхозда 3нче урынга микродулкынлы мич бирделәр. Минем татарча көрәшкә игътибар иткәннәре, көрәшчеләрнең дәрәҗәсен күтәргәннәре өчен район башлыгы Илшат Нуриевка, район көрәш федерация рәисе Ринат Алиевка рәхмәт әйтәсем килә.
– Илшат, без синең өчен бик шат. Уңышлар сиңа!
– Рәхмәт. 
Румия НАДРШИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International