Әдәби тәнкыйть кирәк

2017 елның 14 июле, җомга

Хәзер шигърият сөючеләргә үз иҗат җимешләрен дөньяга чыгару мөмкинлекләре артты. Якын–тирәдәге (Казан арты) җиде район иҗатчыларын берләштергән “Ызандашлар” төркеме шуларның берсе. 
Узган елның августыннан эшли башлады ул. Оештыручысы һәм җитәкчесе Арчада яшәп иҗат итүче шагыйрь, прозаик Зиннур Тимергалиев. Әтнә район газетасы журналисты Сүрия Мингатина белән бергә алып баралар. “Ызандашлар” төркеме, аның эше, планнары белән танышу максатыннан без берничә сорау белән Зиннур Тимергалиевка мөрәҗәгать иттек. 
– Иң беренче шуны аңлатып китегез әле, бу төркемне оештыруга сезне нәрсә этәрде?
– Хәзер әдәби берләшмәләр район саен бар. Аларның һәрберсе иҗат итүче утызлап кешене берләштерә. Әмма шигырь язу рифманы туры китерү яки иҗек санап утыру гына түгел ул. Һәр шигырьнең үз тематикасы, үзара бәйләнеше булырга тиеш. Аннан профессионал шагыйрьләр тарафыннан тәнкыйть тә кирәк. Дөрес, язучылар әдәби берләшмәләргә очрашуларга кайта. Тик алар киңәш–табыш та бирми, тәнкыйтьләми дә. Үсәргә, камилләшергә, өйрәнергә теләгән иҗат ияләре өчен бу гына җитми, аларга беренче чиратта тән- кыйть кирәк. Мин үзем дә тәнкыйтькә мохтаҗ. Район газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллинга бик рәхмәтле мин. Ул танылган язучы Вакыйф Нуриев белән таныштыр- ды. Ә Вакыйф Нуриев миңа прозаның “умыртка баганасын” күрсәтте.
– Сезнең әсәрләр “матбугат.ру”да басылып, мактауга гына түгел, тәнкыйтьләүләргә дә дучар була бит инде.
– Әмма алар профессионал тәнкыйтьчеләр түгел. Мәртәбәле язу- чылар берәгәйле итеп аңлаталар. Ә моның өчен күзгә күз очрашу кирәк. Шуны күздә тотып оешты да инде бу төркем. Дөресрәге, тәнкыйтькә мохтаҗлык үзе үк шуңа этәрде. Башта ватсапта аралаштык, аннан үз төркемебезне булдырдык.
– Бу төркемдә хәзерге вакытта ничә кеше бар?
– Башта шуны әйтеп китим әле. Әлеге җиде районда да булып, алардагы әдәби берләшмәләр әгъзалары белән очраштык. Исрафил Насыйбуллин һәр район редакциясенә чыгып, алар белән элемтә урнаштырырга ярдәм итте. Беренче аралашканда ук кайберләренең иҗатлары бөтенләй аерылып торуы күренде. Мәсәлән, Әтнәдән Гөлүсә Батталова, Сүрия Мингатина, Балтачтан Гүзәлә, Кукмарадан Мәгъфүр Закиров, Теләчедән Айгөл Имамиева, шулай ук Гөлзилә Гафурова һәм башкалар. “Ызандашлар” төркемендә бүгенгә барлыгы 28 кеше. Арчада ике тапкыр төркемдәшләрнең очрашуы да булды инде.
– Төркемнең эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
– Алда әйткәнемчә, профессиональ тән- кыйть. Нокта, өтергә кадәр тикшерелә. Килүчеләр күп булды. Әмма биш, бәлки, ундыр да, кешенең берсе генә калды. Чөнки бар кеше дә тәнкыйтьне кабул итә алмый. Темалар сайлаганда бертөрлелектән качу, темалар алышу өчен төрле бәйгеләр үткәрәбез. Тәнкыйть мәкаләләре белән танышабыз. Көчле бәхәсләр бара. Фикерләр туры килмәгән очракта үпкәләшү дигән нәрсә юк. 
– “Ызандашлар” турында Татарстан язу- чылар берлегенә мәгълүмме?
– Әйе, аны бөтен язу- чылар белә. Гөлзилә Гафурова, Гүзәлә, Сүрия Мингатина язучылар берлегенә тәкъдим итәрлек. Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, драматург Гафур Каюмов бик күп ярдәм итә. 
– Төркемгә керергә теләүчеләр булса, кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә?
– 89376167547 номеры белән миңа шалтыратырга кирәк. Яшь буенча чикләүләр юк. Керергә теләүчеләргә таләпләр катлаулы. Төркемнең активы бар. Башта иҗатын карыйбыз, өметлеме, юкмы икәнен билгелибез. Шигырьләр мәгънәле булса, рифмага туры килмәсә дә алабыз. Кешегә ачылып китәргә мөмкинлек бирәбез. Халык арасына чыгарга, язу- чылар белән очрашыр- га ярдәм итәбез. “Матбугат.ру” үзе безгә аерым рубрика бирде. Аны Сүрия Мингатина алып бара. Язмаларын шунда чыгарабыз.
– Киләчәккә планнарыгыз?
– Төркемнең гимнын, шигырьләр җыентыгын чыгарырга җыенабыз. Җиде районнан талантлы иҗатчыларны барлыйбыз. Берәрсен булса да профессионал язучы дәрәҗәсенә күтәрүне планлаштырабыз. Август аенда “Башваткыч”та катнашачакбыз.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International