8 июльдә Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Арча Мәдәният йортында узган “Яратырга килдек без бу җиргә” дигән кичә дә шуңа багышланды.
Бу көнне бирегә 39 ел бергә гомер иткән Фәридә һәм Рәис Гатиятуллиннар, гәрәбә туйларын (34 ел) билгеләп үтүче Илфира һәм Илдус Шакировлар, 10 ел бергә яшәгән Зилә һәм Айдар Галиуллиннар, 48 ел тигез гомер итүче Дания һәм Нәкыйф Вәлиуллиннар, зөбәрҗәт туйларына (55 ел) җиткән Галиябану һәм Әлтаф Мөхетдиновлар чакырылган иде.
Бәйрәм үзенчәлекле бүләкләүдән башланды. Үзенчәлеге шунда, 34 ел Урта Бирәзәдә бергә тигез гомер итеп, өч бала тәрбияләп үстергән, хәзер онык- лары белән горурланып яшәүче Илфира һәм Илдус Шакировларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.
Илдусның 38 ел хезмәт стажы бар. Шуның 10 елын Россия инкассация бүлегенең Татарстан филиалында шофер булып эшли. Күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары – эш сөючәнлеге, максатына ирешә белүе нәтиҗәсе. Илфира хезмәт юлын вожатый булып башлап, мәктәп директоры вазыйфасына кадәр күтәрелә. 29 ел гомерен мәгарифкә багышлый. Хәзерге вакытта ул Наласа авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты.
Бу көнне аларны котларга балалары, онык- лары гына түгел, Наласа балалар бакчасыннан Гөлназ Абдрахманова, Римма Хөсәенова да килгән иде. Чулпан һәм Рөстәм Сабировлар башкарган җыр да Шакировларга бүләк булып яңгырады.
Фәридә һәм Рәис Гатиятуллиннар Яңа Иябаштан. 1978 елдан бирле бергә бу пар. Фәридә апа 27 ел почта бүлекчәсен җитәкли, пенсиягә чыкканчы сак- лык банкының авылдагы кассасында эшли. Рәис абый икътисадчы була.
– Эш, гаилә, балалар, оныклар дип гомер үткәнен сизми дә калдык. Олыгайган көннәрдә бер–береңә кирәк булуыңны тагын да ныграк аңлыйсың икән, – диләр алар.
– Чал чәчләрегез, битләрегездәге җыерчыкларыгыз арасында без салганнары бар икән, гафу үтенәбез. Киләчәктә бервакытта да йөзегезгә кызыллык китермәбез.– диде кызлары Рузия.
Әти–әни өчен моннан да кадерлерәк, йөрәккә рәхәтрәк сүзләр бар микән? Өстәвенә онык- лары Әмир курайда уйнап үзләренә бүләк ясады. Менә ул бәхет!
Кушлавычта 55 ел гомер иткән Галиябану апа белән Әлтаф абый соклану уятты. Күпме кеше килгән аларны котларга! Балалары, оныклары, оныкчыклары, кияү–киленнәре. Өлкәннәр чәчәккә күмелде бу көнне.
– Төп нигездә 25 ел бергә яшибез. Искиткеч кешеләр алар.Сабыр холыклы, кешелекле, ярдәмчел, – диде киленнәре Гөлназ.
18 яшендә гаиләгә тугызынчы кеше булып килгән Галиябану апа үзе дә 36 ел кайнана, кайната белән яши.
– Алар булмаса, эшкә дә тынычлап йөри алмас идек. Әлтаф 52 ел комбайнда, мин 30 елга якын клубта эшләдек. Кайтышыбызга кайнар ризык әзер, өч балабыз караулы, – ди Галиябану апа.
Урта Сәрдәдән Дания һәм Нәкыйф Вәлиуллиннар турында да нәкъ шул сүзләрне әйтергә була. Икесенең дә гомерләре мәктәптә уза. Дания апа укытучы, Нәкыйф абый мәктәп директоры. Хәзерге вакытта ул авылның имам–хатибы, ә Дания апа аның уң кулы. Балалар, оныклар – горурлыклары. Санкт–Петербургта яшәп, туган телен онытмаган, үзләрен саф татар телендә котлаган оныклары Таһир безне дә сокландырды. Икенче оныгы биеде, өченчесе җырлады. Бар да алар хөрмәтенә. Горурланыр- лык урын да бар.
Ә Яңа Кенәрдән Зилә һәм Айдар 10 ел бергә. Шушы вакыт эчендә дә үзләрен үрнәк гаилә итеп танытырга өлгергәннәр. Ике балалары үсеп килә. Яраткан эшләре бар. Айдар үз эшен ачып җибәргән, Зилә терапевт. Бик активлар.
Бәхетле парларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, авыл җирлекләре башлыклары Газинур Сәфәров, Рафаэль Фәхретдинов, Резеда Батталова, Әхтәм Хәкимҗанов тәбрикләде. Расих Галимҗанов, Булат Бәхтияров башкарган җырлар да алар өчен яңгырады. Ә иң күңелле мизгел – ЗАГС бүлегенең дан китабына кул кую булгандыр, мөгаен.
Шунысы кызык, бу көнне 6 яшь пар балдаклар алышты. Юбилярлар алдыннан гына язылышкан Чиканаста яшәүче Алинә белән Рәмис Йосыповлар да үз ояларын корып, балалар үстереп, озак еллар бәхетле яшәү турында хыяллана. “Моның өчен сабырлык, сәламәтлек, тырышлык кирәк. Бәхетле булсыннар”, – диләр әти–әниләре.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА