Гармуннар да ясаган

2017 елның 14 июле, җомга

Шушмабашта яшәүче Миңнегөл Сөләймановага 90 яшь тулды. Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина аңа РФ Президентының һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды. 
Тирә-ягыбыз, яшәгән җиребез яхшы кешеләр белән матур. Нинди яшьтә булса да, матур күңелле кеше хөрмәткә лаек. Күңеле саф, гүзәл кешегә һәркем тартыла. Миңнегөл апа белән аралашканда шуларны уйлап утырдым. Яшьлегендә ире Нурмөхәммәт абый белән гармуннар ясап халыкны сөендергән апаның ничек күңеле гүзәл булмасын да, аңа күңел тартылмасын инде! Алар ясаган кыңгыраулы тальян гармуннар әле бүген дә Минтимер Шәймиевта, Вагыйз Минһаҗевта, Фатыйх Сибагатуллинда һәм исемнәре саналмаган бик күпләрдә кадерле ядкәр булып саклана. 
Әнә шул Миңнегөл апа үзен котларга килүчеләрнең “Хәлең ничек?” дигән соравына җавап итеп, “18дә!” дигән көр тавыш белән каршы алды. Ә үзенең тормышы бер дә “бал да май гына” булмаган... Әтисе үлгәндә 6 яшь булса, 17 яшендә әнисез дә кала кыз. Әтиле булып яшәгәндә дә тормышлары ах итәрлек булмый. Иске Кырлайда яшәгән гаилә бәхет эзләп Казанбашка күчеп килә. Тома ятим калгач кыз Арча станциясендә яшәүче абыйсы гаиләсенә килеп керә. Тик эшкә батыр була. 8 сыйныфны (ул чакта 8 не тәмамлаулар дәрәҗәле бит!) яхшы билгеләренә тәмамлаган кызны читкә җибәрәселәре килми, колхозда иң җаваплы, авыр хезмәткә — тракторчы итеп куялар. Вакыт белән исәпләшми, ал-ялны белми эшли ул. 1943 елда тырышлыгын бәяләп, авыл Советы секретаре итеп билгелиләр. Берничә айдан, рәисне фронтка алалар, шулай итеп бар хезмәт Миңнегөл җилкәсенә кала. Сугыш елларындагы хезмәте өчен берничә ат йөге ашлык китергәннәре бүген дә исендә. Шул чакта бер капчык онны аерып алып куя да: “Әни, авылда кем өзгәләнеп сорап килә, шуңа өлеш чыгар”, — ди. Казанбашның күп ятимен үлемнән саклап кала ул он. 
“Мин килен булып төшкәндә Шушмабаш ярлы авыл иде. Нурмөхәммәт мине урлап алып кайтты, — дип яшьлек хатирәләре белән уртаклаша Миңнегөл апа. — Сугыштан кайтмый калган абыем кебек бөдрә чәчле чибәр егет булгангамы, ошаттым шул үзен”. 45 ел тигез яшәү насыйп була аларга. Шушмабашка килгәч Миңнегөл апа шактый ел кибеттә эшли, аннан 20 ел гомерен Шушмабаш участок хастаханәсендә пешекче хезмәтенә багышлый. Намуслы хезмәте өчен ул чактагы баш табиб В.Кувинның Рәхмәт хатын бүген дә кадерле истәлек итеп саклый. 
“Әти мулла, әни абыс- тай булып, авылыбызга иман нуры таратып гомер иттеләр. Кечкенәдән әни миңа ураза тоттырып, намаз укырга өйрәтеп үстерде”, — дип сөйләгән әби әле узган елга кадәр биш вакыт намазын укып яшәгән. Сыналган, күп сыналган ул тормышта. Ике улын мәңгелеккә югалткан. Шуңа күрәдер, һәркемгә “Бала хәсрәте күрергә язмасын”, — дигән теләктә яши. 
Балалары үз яннарына яшәргә алып китәргә теләсә дә, нигезен ятим итәсе килми. Озак бергә гомер иткән песие дә гел үз янында. Аны ничек калдырып китәсең ди? Иң зур терәге — авылда яшәүче кызы Гөлфия, улы Илсур. Көнгә әллә ничә төшеп менәләр. Башка балалары, оныкларына кадәр ярдәменнән ташламый, кемнең вакыты бар — әби янына кереп чыгалар, атна ахырында кайталар. 
Тормыштан канәгать Миңнегөл апа . “Үз йортымда соңгы көнемә кадәр иман кәлимәләре укып яши алсам иде”, — ди.
Розалия ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International