Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов белән әңгәмәне терлек азыгы әзерләү турында сөйләшүдән башладык. Чөнки җәйнең икенче аеның яртысы җитте, ә хуҗалыкларда әзерләнгән азык бик аз, анысын да бик сыйфатлы дип әйтеп булмый.
– Әйе, һава торышы әлегә кадәр бик үзенчәлекле торды, – диде Ринат Фәйзрахманов. – Көн саен диярлек яуган яңгырлар эшне катлауландырды, быел әйбәт азык әзерлим дисәң, оста хәрәкәт итәргә кирәк. Менә бер хуҗалыктан кындырак үләненнән әзерләнгән печәнне анализга китерделәр. Дымлылыгы 25 процент. Ә ул норма буенча 14–17 процент булырга тиеш. Әлеге печән күгәрәчәк инде, мондый азыкны әзерләп йөрүнең мәгънәсе юк. Әгәр вакытында бу массаны чокыр- га тутырсалар, менә дигән сенаж булган булыр иде.
“Ватан” ширкәтендә салынган сенаж норма таләпләренә туры килә.
Әзерләнгән азыкны анализга китерергә бик ашыгып тормыйлар. Безнең белгечләр үзләре урынга бара, хуҗалык вәкиле катнашында печән, сенажны анализга ала. Нинди азык әзерләү һәр җитәкче, белгеч өчен кызыклы булырга тиеш, чөнки алыначак продукция, бозауларның сәламәтлеге шул азык сыйфатына бәйле.
–Терлекләрнең сәламәтлеге турында сүз кузгалгач, бу турыда тулырак әйтеп китегез инде.
– Шөкер, безнең район куркыныч йогышлы авырулардан имин санала. Республикада ветеринария хезмәте үз бурычларын үти алсын өчен бөтен шартлар тудырылган. Безнең районда республика программасы нигезендә 4 яңа ветеринария пункты сафка басты. Әлеге пунктлар куелуның максаты – авыллардагы хайваннарны үзвакытында дәвалау, йогышлы авырулар таралуга юл куймау. Белгечләр йорт хайваннарына операция дә ясый ала, дәвалый, сыерларны ясалма орлыкландыра, сезонлы профилактик вакциналар ясый.
Быел безнең белгечләр “Ак барс агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Яңарыш”, Нуриев Р.И., Закирҗанов Р.М. хуҗалыкларында сыерларны мастит авыруыннан дәваладылар, әлеге чирне булдырмау юлларын өйрәттеләр.
– Кайлардандыр кош гриппы, дуңгызларда африка чумасы авырулары янап тора...
– Безнең районда кош- чылык фабрикалары юк, хәзер инде дуңгыз да асрамыйлар. Бу яктан безгә артык куркасы юк. Әле менә соңгы вакытта тагын да хәтәррәк хәбәрләр килә, монысы инде, чыннан да, куркыныч. Сүз бу юлы сыерлардагы авыру турында бара. Алла сакласын, килеп җитә күрмәсен, чөнки аның зыяны бик зур булачак. Аны дәвалап та булмый.
– Бу турыда тулырак аңлатсагыз иде.
– Июнь–июль айларында Саратов, Оренбург өлкәләренең шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрдә йогышлы төер дерматиты авыруы барлыгы ачыкланды. Мондый терлекнең тәнендә бик күп төерләр барлыкка килә, бизгәк тота, күзләр, сулыш, ашказаны–эчәк органнары зарарлана. Сыерның сөте кими, ябыга, бозаулау сроклары бозыла, үгезләр дә яраксызга чыга. Вирусны кан эчүче бөҗәкләр тарата, әйләнә–тирәгә тире кисәкләре, сөт, җенес орлыгы, селәгәй һәм кан аша эләгә. Өч көннән мал үлә.
– Ничек сакланырга?
Ераклардан мал ташу белән шөгыльләнүче кешеләрне тиз арада җыеп сөйләшәчәкбез. Аларга бер үтенеч: әлеге өлкәләрдән районга мал алып кайта күрмәгез! Башка урыннардан алып кайтканда да бөтен документлары булсын. Алып кайткач тиз арада безгә хәбәр итәргә, белгечләр килеп өч көн эчендә бөтен процедураларны уздырачаклар. Шулай эшләгәндә үзегез дә тыныч булырсыз, район да имин калыр.
Ильяс ФӘТТАХОВ