Шатланалар
Бәйрәм кызып барганда каршыга «Ладья» шахмат клубы җитәкчесе Әмир абый Шәяхмәтов очрады. Шатлыгы йөзенә чыккан.
– Нинди бәхет елмайды, Әмир абый?
– Шахмат ярышы уздырдык! Ничә еллар сорап йөрдек бит. Быел менә ризалык алдык. Красиков дигән райком секретаре Сабантуйларда үзе шахмат уйный торган булган. Шахмат – башны да эшләтә, ял да ул!
Бәйгедә Түбән Атыдан Мидхәт Гайнетдинов җиңгән, Арчадан Марсель Хәлилов – икенче, Ленар Вахитов өченче урында.
Яңа Кенәрдән Гүзәл Төхвәтуллина – беренче, Ашытбаштан Нәркизә Кавиева – икенче, Фаягөл Гатауллина өченче урынны алган.
Ильяс СӘХӘПОВ