Арчалар Казанда
Казан Сабантуенда беренче тапкыр гына катнашу түгел. Искиткеч күңелле һәм матур үтә. Хәер, Сабантуй бит инде ул. Халыкның көтеп алган, яраткан милли бәйрәме. Күңелле очрашулар, җыр–бию, танылган эстрада артистлары чыгышларын карап хозурлану, көрәш, ат чабышы һәм башкалар.
Электән килгән традиция буенча арчалар да аннан читтә калмый. Ә безнекеләр бер эшкә тотынса, сокланырга гына кала. Нинди генә чара булмасын, җиренә җиткереп, башкалар көнләшерлек итеп оештыралар. Монда бар да аякка баса: мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән җырчылар, биючеләр, кул эшләре осталары...
Арчалар ел саен Казанның бик матур урында, Тынычлык бистәсе янындагы каенлыкта үткән Сабантуй бәйрәмендә катнаша. Үз биләмәсен төзи. Алар гына түгел, республиканың башка районнары да үз биләмәләрен булдырып, матур күренешләр тәкъдим итә, үз сәхнәләрендә чыгыш ясап, казаннарның күңелен күрә. Кыскасы, халык кайнап торган, һәр кайдан музыка яңгыраган, берсеннән-берсе матур, милли костюмнардан татар, мари, керәшен, удмурт кызлары каршы алган зур урам хасил була.
Биләмәләргә килгәндә, бу юлы да һәрберсе аны үз йолаларына, гореф–гадәтләренә туры китереп, үзләренчә бизәргә тырышкан. Әлеге төбәкләрдә халык күбрәк нәрсә белән шөгыльләнә? Шуңа игътибарны юнәлткән. Безнең Арча, билгеле инде, чигелгән түбәтәйләр, читекләр белән дан тота. Чигелгән сурәтләре елдан ел катлаулана, матурайганнан матурая. Шуңа алар яныннан халык та өзелми.
Арчадан Рәмзия Галимҗанова нинди генә түбәтәйләр алып килмәгән! Арча станциясеннән Альбина Зыятдинова – тегү остасы. Аңа кулларыңнан куан, диясе генә килә. Җиденче мәктәптә сәхнә костюмнарының барысы да аның кулы аша уза. Ә татар хатын–кызлары яулыклары – искиткеч! Барда җыенында чират торып алып бетергәннәр иде, Казанда да бик яраттылар. Мөрәледән Минсадыйк Әсхәдуллинның агач эшләнмәләре, Арчадан Анна Петрованың үзе ясаган магнитлары, Илсөя Әхмәдиеваның чигелгән читекләре, Ләйлә Гарипованың, Миләүшә Хәбибуллинаның чигелгән әйберләре кемне генә битараф калдыра алсын! Ә кояштай якты елмаеп, ерактан ук үзләренә тартып торучы милли киемнәрдән гүзәл татар кызлары кулындагы чәкчәкне ничек авыз итми үтәсең!
Биләмәбез бизәлеше ягыннан да һәрвакыттагыча бай һәм зәвыклы иде. Җигелгән атка кадәр бар. Корт оялары янында умартачы бал тәкъдим итеп тора. “Казан арты” тарих–этнография музее тарихи экспонатларыннан торган күргәзмә оештырган. Тере почмак бик күпләрне үзенә җәлеп итте. Тәвә кошы, тутый кош, төрле токымлы, берсеннән–берсе матур йорт кошлары янында халык мәш килде. Яшьләр, балалар фоторәсемнәргә төште.
Теләгән кеше уеннарда катнашты, татар моңнарын сөючеләр өчен җыр-бию тынмады. “Аллегро” бию төркеме, Флера Шакирова җитәкчелегендәге ”Арча таңнары” җыр ансамбле, Арча сандугачлары Рилә Абдрахманова, Расих Галимҗанов, Сөмбел Заһидуллина, Арча Мәдәният йорты гармунчылар ансамбле, Инсаф Гаптелбәров, Мөнир Мәрдәнов көне буе диярлек сәхнәдән төш- мәде.
Гөлсинә Зәкиева