Тәүлек буе эшлиләр
Соңгы көннәрдә терлек азыгы әзерләү өчен шартлар бик уңай. “Кишет”, “Ашыт”, “Кызылъяр”, “Үзәк”, “Ак барс” агрокомплексы” хуҗалыклары тәүлек буе эшлиләр.
“Кишет” ширкәтендә биш уру комбайны, егермеләп КамАЗ һәм башка техника эшли. Бер тәүлек эчендә биш мең тонна сенаж салдылар.
18 июльгә район буенча 9574 тонна печән әзерләнде, 69931 тонна сенаж салынды. “Курса МТС”ы, “Игенче” ширкәтләре җитәрлек күләмдә печән әзерләделәр. “Курса МТС”ы ширкәте халыкка 420 тонна печән бирде.
“Яңарыш” ширкәте — 9650, “Ватан” ширкәте — 6200, “Курса МТС”ы ширкәте 5600 тонна сенаж салдылар.
Район буенча бер шартлы терлеккә 9 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Тукай” ширкәтендә — 16, “Курса МТС”ында — 15, “Ватан”, “Игенче”, “Яңарыш” ширкәтләрендә 12 центнердан артык.
17 июльдә махсус комиссия хуҗалыкларда урып-җыюга әзерлекне тикшерә башлады. Беренче нәтиҗәләр әйбәт. Комиссия әгъзалары “Северный” ширкәте бүген үк уракка керешергә әзер дип бәяләде. Нуриев Р.И., Габбасов А.А., “Аю” хуҗалыкларында әзерлек әйбәт.
Комиссия урып-җыю техникасының, ындыр табакларының әзерлегенә, түләү тәртибенә һ.б. игътибар бирә.