Быел бигрәк тә күңелле

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Быел бигрәк тә күңелле

Быел Сабантуй аеруча киң колач җәйгән иде. Мәйдан тирәли әйләнеп чыгу өчен генә дә күпме вакыт үтте. Ә анда балаларны кызыктыра торган уенчыклар, уеннар, бәйгеләр, тәм-том... Ни генә юк.

- Урыны да бик матур шул. Мин читтә яшим, әмма Сабантуена кайт-мый калганым юк. Шуннан үземә ел буена энергия алып китәм, - диде ерак Себер якларында яшәүче Сәкинә ханым. - Камиллекнең чиге юк, диләр. Быел Казансу паркы ямь өстенә ямь өстәде.

- Кая барма, я спорт ярышы, я концерт, я уен. Менә капчык киеп йөгердем әле. Дөрес, килеп җитә алмадым, егылдым. Шулай да бүләккә яулык бирделәр, - ди ире.

Чыннан да, уеннар бик кызыклы иде. Әлбәттә, бәйрәмнең тәмен белеп, уеннарда катнашып, үзенә күңеллелек ясап йөргән кеше өчен. Мәйдан уртасында капчык та киеп йөгерделәр, җәйге кызу һавада чаңгы да “шудылар”, капчык белән дә сугыштылар, авыш колгада да йөрделәр, биек колгага да менделәр. Монда һәрвакыттагыча Арчадан Илфат Әскәровка тиңнәр булмады. Ул колгага менеп кенә калмый, иң очына җиткәч төрле трюклар да ясый. Хәтта астан карап торганнарның котлары алына. Шундый җиңел кеше инде ул Илфат.  Үзенчәлекле дә. Үзе биюче. Ул сәхнәдә биеми, очып кына йөри. Үзе шигырьләр яза, шуларга көйләр иҗат итә, җырлый. Машинасы була торып та велосипедта йөри. Сабантуйга да ул ел дәвамында әзерләнә. Әйе, мондый уңыш үзеннән үзе килми. Җиңүе өчен Илфатка махсус бүләк тапшырылды.

Спорт ярышлары да күп төрле иде. Волейбол, футбол, баскетбол, зур теннис, җиңел атлетика һәм башкалар. Спортчылар тиргә батып уйныйлар. Сабантуйда җиңү  яулады дигән исеме генә дә ни тора шул.

Фәрит Минхәиров үзенең бочче осталарын да алып төшкән иде. Алар да уйнады бу көнне. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Сабантуйда җиңү, бүләк алу гына түгел, рухи яктан зур ярдәм дә.

- Мәйданга керегез, уеннарда катнашыгыз, күңел ачыгыз. Балаларыгызны да калдырмагыз. Балачакта Сабантуй бәйрәме аеруча нык хәтергә сеңеп кала, - дип чакырды алып баручы.

Чыннан да, балачагыбызны, шул вакытта Сабантуйга барган вакытларыбызны без әле дә искә алып сөйлибез. Бүген дә хәтердә, беренче сыйныфка барасы ел иде бугай, туганым белән икебезгә әни матур күлмәкләр алып бирде, чәчләрне ясады. Шул матур күлмәкләрне киеп, менә безне күрегез, дигәндәй,  горур атлап, авыл буйлап җитәкләшеп үткәнне гомер онытмыйм.

- Шул балалар өчен дип йөрибез дә инде. Аларның күңелен күрер-                гә тырышабыз. Шунысы гына, хәзер юк-бар белән балаларны көйләп булмый. Аның өчен хәйран акча кирәк, - ди көлеп Фәния ханым.

- Безнекенә батут булсын. Бер генә тапкыр сикерергә дә риза түгел, - дип кушылды икенче яшь ханым. – Улыма да бәйрәм ясыйсы килә, кесә дә юкара. Алып кайтып та китеп булмый.

Мондый матурлыктан балаларны өстерәп тә алып китә алмыйсың. Батут әнә адым саен. Балалар гына түгел, җиткән кызлар да, егетләр дә шунда сикерә. Кызыкмы шул, дип сорагач, берсе:

- Адреналин, - дип бер сүз белән җавап бирде.

Адреналин өстәүче уеннар санап бетерерлек түгел. Бассейнда кечкенә әкияти көймәләрдә йөзәләр, тирда аталар, таганда атыналар һәм башкалар. Алай гынамы, һава шарына утырып күккә дә күтәрелделәр.

- Күптәнге хыялым тормышка ашты. Мин бүген шундый бәхетле, - диде бер кыз шатлыгыннан тыны кысылып.

Ә икенчеләренә диңгез тубыктан. Казансу паркында алар рәхәтләнеп су коенды. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә. Шунда ук концертлар да булды. Арча сәнгать мәктәбе зур концерт оештырды. Район үзешчәннәре чыгыш ясады. Ветераннар өчен махсус сәхнәдә “Рус җыры”, “Яшь йөрәкләр” ансамбльләренә тиңнәр булмады. Алар ансамбль белән дә, аерым-аерым да чыгыш ясады.

Тыныч уеннар яратучылар өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек иде. Арча укучылар сарае һәм Яңа Кенәр иҗат йорты хезмәткәрләре төрле осталык класслары үткәрде. Яңа Кенәрдән  Гөлгенә Абдуллаҗанова сәйләннән чәчәкләр ясарга, Руфина Галиева тәлинкәләргә декоратив рәсемнәр төшерергә, укучылар сараеннан Сабина Галимова аквагрим сыларга, Җәмилә Низамиева, Светлана Әхмәтҗанова, Елена Галиева табигать шартларында учак ягып коймак, пылау пешерергә өйрәтте.

- Сабантуйларда болай ял иткәнем юк иде, - диделәр ирле-хатынлы Садыйковлар. – Быел бигрәк рәхәт, башыннан ахырына кадәр стадионда булдык, күңел булганчы ял иттек. Тәм-томнар белән дә сыйландык. Оештыручыларга зур рәхмәт. Безгә бик ошады.

Барлык кешенең дә фикере шундый булгандыр, дип уйлыйбыз. Чөнки быелгы Арча Сабантуе тыныч, матур, рәхәт узды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International