Пар канатлар

2017 елның 21 июле, җомга

Пар канатлар

Арча ЗАГСында озак еллар бергә яшәгән парларны тәбрикләү инде күркәм традициягә әйләнде. Юбиляр гаиләләр яшьлекләрендә насыйп булмаган тантаналы шартларда гомер бәйрәмен уздыра, Дан китабына кул куя.

15 июль көнне ЗАГС хезмәткәрләре 60 ел иңгә-иң куеп яшәгән Хаҗирә һәм Таһир Кадыйровларны, 50 ел пар канатлар булып гомер иткән Орнашбаштан Әминә һәм Мөнир Касыймовларны гаилә бәйрәменә дәште. Балалар, оныклар белән бик күңелле бәйрәм булды ул көн.

Мөнир абыйны районда күпләр белә булыр. Районыбызның “аяклы тарихы” ул. Радиодан да еш чыгыш ясый. Гел егетләрчә җитез хәрәкәтле, нинди генә тема кузгатсаң да, үз фикере белән авызына каратырга сәләтле Мөнир абыйның гомер юлы да, баксаң, яшьләргә үрнәк икән! 50 ел дип әйтергә генә ансат! Аларның мәхәббәт тарихы да үзгә: 1949 елда Орнашбаш башлангыч мәктәбенә укырга кергәч күзе төшкән Әминәсе белән ярты гасыр тигез гомер итә. Үзенең яшьлек яры белән кавышып гомер итә алуы өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып яши Мөнир абый. Ялгышмаган ул шундый кызны сайлап. 7 ел бер сыйныфта күрше партада утырган күптән сыналган кыз шул ул!

“Мәктәпне тәмамлау белән колхоз эшенә чумдык. Мин — төзү эшенә, Әминә терлекчелеккә”, — дип искә ала юбиляр яшьлек елларын. Аннан хезмәт сукмаклары югарыга үрли — 17 ел партия оешмасы секретаре, авыл советы депутаты була Мөнир абый. Колхозның проф- союз оешмасы рәисе булып эшли. Терәге Әминә апа да эшкә батыр була — колхозның авыр эшләрендә хезмәт куя. Бер ул һәм бер кызга гомер, тиешле тәрбия биреп үстерә алар. Бүгенге бәйрәмдә балаларының ихлас рәхмәт һәм соклану сүзләрен ишетү ата-анага чиксез горурлык булгандыр. Башкортстанда яшәүче кызы гаиләсе, балалары белән махсус шушы бәйрәмгә дә кайткан. Ә туганнары — Орнашбаш авылы мәдәният йортының техник хезмәткәре Розалия Вәлиева тарафыннан бүләк ителгән җыр аларга бигрәк тә зур бүләк булгандыр.

Авылдашлары тарафыннан да ихтирам, хөрмәт казанып яши Касыймовлар. “Киңәш кирәк булса да авылдашлар Мөнир абыйга килә”, — ди авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов.

Яңа Кишет егете Таһир Чиканас кызы Хаҗирәне урларга ниятли. Тик уңганлыгы, булдыклылыгы, чаялыгы белән үрнәк кызны урлап буламы соң?! Егеткә әти-әнисеннән кызның кулын сорап, пар атларга җигелгән тарантасларда алып китәргә туры килә. Урак вакыты, уракчылар яшьләрне кул болгап бәхет теләп озатып кала.

Таһир абый 25 ел хуҗалык мөдире булып эшләсә, Хаҗирә апа мәктәп балаларын тәмле ашлары белән сыйлый. Аның тәмле ашларын авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов та мактап искә ала. Пар канатлар куенында 4 бала үсә. Тырыш, намуслы хезмәтләре, гадилекләре белән авылдашлары арасында ихтирамга лаек булып, үз үрнәкләрендә балаларын да шундый тырыш, эш сөючән, кешелекле итеп тәрбияләгән алар. Балалары, оныклары котлау сүзләренә кушып газизләренә җыр да алып килгән — оныкларының дусты Алсу җыр бүләк итте аларга.

Бәхет. Шушы биш хәрефле сүз үзенә никадәр мәгънә сыйдырган. Менә шул сүз җир йөзендәге барча кешегә юлдаш булса иде. Бүгенге юбилярларыбыз кебек.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International