Район Советы утырышы
15 июльдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 16 нчы утырышы булды. Аны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев ачты һәм алып барды.
Утырышта район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев “Арча муниципаль районының 2017 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше” турында чыгыш ясады.
Арча муниципаль районының бюджеты беренче яртыеллыкта еллык планга карата 52,6 процентка үтәлгән.
Район бюджетының керем өлешенең төп чыганагы булып физик шәхесләр кеременә салым тора, ул бюджет керемнәренең 75,6 процентын тәшкил итә. Әлеге керемнәр 2016 елга караганда 14,5 процентка арткан.
Физик шәхесләр кеременә салымны төп түләүчеләр булып “Арча”, “АСПК”, “Ак Барс” агрокомплексы”, “ГазпромТрансгазКазань”, “Татавтодор”, “Таттелеком”, “Россия тимер юллары”, “Челтәрле компания”, “Арскнефтепродукт”, “Арча элеваторы”, “Ватан”, “Северный”, “Курса МТСы” оешмалары һәм ширкәтләре тора.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина “Арча муниципаль районында 2017-2018 елларда экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча муниципаль программаны тормышка ашыру турында” чыгыш ясады.
Районда бүгенге көндә 81 дини оешма теркәлгән: 79 мәчет, 2 православие мәхәлләсе бар, 2 мәдрәсә эшли.
Хәзерге вакытта экстремистик һәм террорчылык юнәлешендәге маддәләр буенча җәза үтүчеләр, исламның радикаль формаларын кабул итүчеләр юк.
Районда иң күп чит ил кешеләре Арча шәһәрендә, Чиканас һәм Айван авылларында яши.
Быел Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча миграция законнарын бозучыларны ачыклау максатында 180 чара уздырылган. Ел башыннан 15 җинаять ачыкланган, 12 җинаять эше кузгатылган.
Утырышта шулай ук муниципаль хокукый актларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләре каралды.
Район Советы утырышы карарлары белән Арча муниципаль районының рәсми сайтында танышырга мөмкин.