Саумы, авылдашлар!

2017 елның 21 июле, җомга

Саумы, авылдашлар!

Авыл халкының бергә җыелып, бәйрәм үткәрүе ул авылдашларның, сыйныфташларның күрешү көне дә. Айван авылы халкы бәйрәмен элек-электән саклап килә.

Үземнең дә йөрәк түзмәде, көн кояшлы, матур булгангамы, туган авылым Айванга авыл бәйрәменә бардым. Үткән шимбәдә көндезге сәгать 11дә башланып, кичке сәгать 5кә кадәр барды ул. Бәйрәмне алып баручылар Арчаның 7нче мәктәбе директоры Альмира Гатауллина, Айван мәдәният йорты җитәкчесе Гөлзилә Миңнуллинага, уеннарны үткәрүчеләргә рәхмәт, 6 сәгать буе бертуктаусыз сөйләп, уеннар оештырып, халыкның күңелен күреп тордылар.

Бәйрәм сөлгесен авылның ихтирамга лаеклы өлкән кешеләре, авылда уңышка ирешкән яшьләр, балалар күтәрде. Хезмәт алдынгылары Файсал Зиннәтуллин, Дамир Заһидуллин, Хәләф Хафизов, Илфат Җәләев һ.б. хөрмәт белән әйтеп үтелде. Авылның иң өлкән кешеләре, заманында терлекчелектә эшләгән ветераннар Тәвилә Кәримуллина, Мөнирә Шәйхиева, Әлфинур Миннебаева, Сөмбелә Әхмәдуллина, Мәдинә Миңнуллина, Тәлига Хәйруллина, Нәҗибә Афзалова бәйрәм түрендә утырырга лаек апалар. Килә алганнар чәй өстәле янында тамаша карады. Бүген авылның иң өлкән кешесе – 1923 елгы Нәҗибә апа Афзалова. Ире вафат булгач, Актаныш якларыннан туган авылына күчеп кайткан Венера кайнанасын үзеннән калдырмады. Менә нинди кешеләр бар безнең авылда!

Бәйрәмдә 27 төрле уен үткәрелде. Күрше Теләче районыннан килгән кунаклар: “Безгә монда өйрәнерлек нәрсәләр бар икән”, — дип сөйләшеп тордылар. Көчле ир-егетләр, хатын-кызлар бүләкне җыеп та карады! Абыйлы энеле Руслан, Русил Гыйззәтуллиннар күп төрле уеннарда катнашты. Алар капчык сугышында, таяк тартышуда, гер күтәрүдә, кул көрәшендә.., хәтта машина тартуда да җиңү яуладылар. Кул көрәшендә хатын-кызларыбыз да сынатмады. Кулга иң көчле Гөлшат Кәримуллина булып чыкты. Ветеран Әхкәм Хафизов электән таяк тартышуда, кул көрәшендә катнашып, җиңүләр яулап килә. Быел да карап кына утырмады, мәйданга чыкты.

50 килолы капчыкны күтәреп йөгерүдә дә безнең хатын-кызларыбыз активлык күрсәтте. Фидаил белән Илфира кызы Илгизә Хәйретдиновага тиңнәр булмады. Өенә югары сортлы бер капчык он белән кайтып китте. Гер күтәрүдә, гер ыргытуда да ул арада иң көчле хатын-кыз булып чыкты.

Айван электән җырчыларга бай авыл. Рәдиф Исмәгыйлев үзе генә дә ни тора! Авылыбыз кодагыйлары да җырчылар безнең. Кызларын Айван егетләренә кияүгә биргән Разия Гайнетдинова, Гөлйөзем Фазылҗанованың җырлаганын рәхәтләнеп тыңладык.

Татарча көрәштә баш батыр булып Югары Мәтәскәдән Фаил Рәхимов калды. Икенче урынны Айваннан Рөстәм Миннәшәев, өченче урынны Русил Гыйззәтуллин алды.

Хөрмәтле авылдашлар, барыбыз да исән-сау булыйк! Киләсе очрашуларга кадәр!

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International