Балалар ярата

2017 елның 21 июле, җомга

Балалар ярата

Май аенда таныш ханым белән сөйләшкәнебез хәтердә: “Кызны мәчеткә дини лагерьга бирәм. Шуны белешергә барам әле. Кызым бик ярата ул лагерьны, ел саен барасы килеп тора”, — дигән иде.

Арчада дини лагерьның дәрәҗәсе әти-әниләр арасында күптән популярлашып китсә дә, шәхсән үземнең барып күрә алган юк иде әле. Ә ул бәхет елмайды — лагерьның ябылу тантанасына безне дә чакырдылар. Бу көн балалар өчен чын бәйрәм рухын алды — рәхәтләнеп уйнап, истәлек бүләкләре алдылар, мул табынлы өстәл артында сыйланып, лагерьда узган көннәрендәге тәэсирләре белән уртаклашты алар.

Бәйрәм башланганчы малайлар-кызлар Җиңү паркындагы эскәмия- ләрдә күләгәдә утыра иде. Бер төркем янына барып сүз каттым. Араларында “Арча” радио- сындагы хит-парадта җиңү яулаган Азат Исмәгыйлев тә бар. Арчаның 5 гимназиясендә быел 7 нче сыйныфка күчкән Азат бу лагерьга 4 ел йөри икән инде. “Без дустым, күршем Рамил Каюмов белән Зур Бирәзәдә яшибез. Көн саен иртән 7 дә өйдән чыгып китәбез. Лагерьның кайчан эшли башлаячагын авылдагы Гөлнара абыстайдан белешеп торабыз. Ел саен киләсе килеп тора. Озаккарак сузылса да әйбәт булыр иде”, — ди ул. Дәү әнисе, әти-әнисе намазда икән Азатның. Азат та, Рамил дә дәү әнинең җылы кочагында иркәләнеп үскән малайлар. “Мин дүрт ел инде намаз укыйм, — дип сөйли Азат. — Дәү әни мине сигез яшьтән намазга бастырды, ә мин кызыктырып, күршем Рамилне. “Әйдәле, улым, әтиеңнең дәвамчысы булырсың”, — диде. Көн саен иртәнге намаз белән ястүне укыйм, көндез лагерьда вакытта калганнарын да укырга вакыт бар. Ураза да тотасым килгән иде, көннәр эссе булгач, дәү әни түзә алмассың диде. Намаз укыгач күңел чистарып кала, ә тәһарәт алу үзе бер рәхәт. Дин яхшылыкка гына өйрәтә. Сыйныфташлар үзләрен тәртипсез тотканда да аларга яхшылык турында аңлатырга тырышам. Быелгы лагерь вакытында без пәйгамбәрләр тарихын күп өйрәндек, азанны ничек дөрес әйтергә, моң белән ничек укырга кирәклеге турында белдек. Монда иптәшләр белән аралашу рәхәт”. Арчада яшәүче Салих Мөхәммәтҗанов та бирегә җаны тарткан дус-ишләре белән аралашырга килә. Быел яз район буенча дини бәйгедә 1 урынны алган Салих дини гаилә тәрбиясе йогынтысында үсә. 4 яшеннән намаз укый башлаган 11 яшьлек үсмер гарәпчә укый-яза белә. “Монда гел киләсе килеп тора”, — ди ул.

Лагерьга килгәндә “бисмилла” да әйтә белмәгән бала әкренләп гарәпчә укый-яза белә, намаз тәртибенә төшенә башлый. Укытучыдан күп тырышлык сорый торган хезмәтләр. Гел укырга, кагыйдәләр генә өйрәнеп баланы ялыктырмас өчен укытучылары балаларга милли уеннар уйната. Алар быел икәү булган — “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә гыйлем эстәүче Яңа Кенәр кызы Гөлзилә Сабирова белән Казаклардан Фәридә Шәмионова. Туташлар балаларның аң-белеменнән канәгать булып, киләсе елларда да, әгәр чакырсалар, бирегә кайтып эшләү нияте белән китә.

Лагерьны ел да Арчаның Җәмигъ мәчете имамы Илгизәр Хөсәенов белән җәмәгате Сания апа оештыра. “Быел лагерьга көн саен 60 ка якын бала йөрде. 1 нчене тәмамлап, укый-яза белгән балаларны кабул итәбез, яшьләре чикләнмәгән. Быел рамазан аенда мәчеттә көн саен ифтар узды. Анда ризык алып килүчеләр дә, үзләре уздыручылар да күп булды, безнең ифтарга дип алган ризыклар мул калды, лагерьның соңгы көненә мул итеп тотарлык булды. Бүгенге бәйрәм көненә пилмән пешердек. Пешекчеләр Фәүзия, Тәгъзимәләр ифтарны әзерләде, Фәүзия лагерьда йөргән балаларны да тәмле ризыклары белән сөендерде. Шөкер, лагерьны уздыру өчен мәчеткә килгән сәдака акчалары җитте. Тик киләсе елларда иганәчеләр булса, бик шат булыр идек”.

Сабантуй рухында оештырылган бу бәйрәмдә балалар чүлмәк тә ватты, баудан әйбер дә кисте, спорт уеннары да уйнады. Мәчеттә урнашкан мәдрәсә шәкертләре белән киләсе елга кадәр саубуллашты. Киләсе елга тагын да ишәеп килерләр, иншалла.

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International