Симетбаш җыены – 2017
Үткән шимбәдә Симетбаш авылында бик матур бәйрәм булды. Быел туктаусыз яуган яңгырлар Сабантуйларны үткәрергә хәйран аяк чалды. Бәйрәмнәргә тансыклаган халык, соңарып килгәннәр машинасын кая куярга белмичә аптырап йөрделәр...
Хәер, һәркемгә урын җитте, машинага да, халыкка да. Көндезге эсселәр сүрелә төшкәч, кичке сәгать 4ләрдә башлануы әйбәт булды. Матур итеп, салют белән башланды ул. Халык рәхәтләнеп эскәмияләргә тезелешеп утырып, мәйдандагы тамашаны карады. Кем белән сөйләшсәң дә, ничек килдек әле, артистларны якыннан күреп, уеннар, көрәш карап, ярышларда катнашып, бүләкләр алып, Җәвитне тыңлап, күңелләр ачылып китте, рәхмәт оештыручыларга, диделәр.
Район башлыгы Илшат Нуриев, Симетбашта туып-үскән һәм бәйрәмнең иганәчесе “Таттелеком” җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, “МТС” компаниясенең Татарстан буенча җитәкчесе Марат Шакиров халыкны милли бәйрәм белән котладылар, исәнлек-саулык, ил-көннәребез тыныч булсын, дип теләделәр. Ә бәйрәмнең түрендә авылның ихтирамга лаеклы иң өлкән апа-абыйлары утырды. Аларга түбәтәйләр, яулык- лар бүләк иттеләр. Симет- баш авылының үзенә генә хас матур йолалары да бар. Авылның иң яшь кешесе – быел гына туган Раязга да бүләк булды. Укытучылар Ләйсән белән Рашат Гайфуллиннарның дүртенче балалары ул. Илһамия—Фәнис (әнисе Мәсхүдә) Бәйрәмовларның йорты иң матуры дип игълан ителде. Илһамия кулга оста кеше. Матурлыкны ул үзе тудыра. Иң яшь гаилә Ләйлә—Раил Закировлар да мәйданга чакырылды.
Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Җәвит Шакиров уеннарга чакырып кына торды. Этеп йөри торган арбага ир белән хатынның бер-берсен утыртып йөгерүе бигрәк тә кызык булды.
– Сез ир белән хатынмы, шо-то не похо-ож! – дип, Жәвит уенга чыккан парларны гына түгел, бөтен халыкны көлдерде. Әнә шундый гади, күңелле рухта барды бәйрәм.
Мәйдандагы озын колганың очына карасаң, башың әйләнә. Аның башына менеп җитәргә, ай-һай! Әмма менделәр, берәү генә түгел, әллә ничәү. Багана башына менгән кыю егетләргә ноутбук, микродулкынлы мич, утүккә кадәр бүләк иттеләр. 25 мең сумлык кәрәзле телефонга лоторея уены уйнатылды. Бәйрәм башында телефон “симка”лары сатып алганнар исем–фамилияләрен язып, әрҗәгә салдылар. Уенны мәйданда йөргән нәни кызчыктан уйнаттылар. Бу көтелмәгән бәхет Биектау егете Рафил Шәрәфиевка елмайды.
Бәйрәмгә килгән халык якыннан күренекле җырчыларны тыңлау бәхетенә иреште. Якташыбыз Фердинанд Фәтхи, Салават Фәтхетдинов, Назлыгөл, Илнар Сәйфиев, Лилия Муллагалиева һ.б. җырчылар чыгыш ясады.
Татарча көрәшкә тирә-юнь батырлары да (Казан, Яшел Үзән, Питрәчтән һ.б.) килгән иде. Үзебезнекеләрдән Күпербаштан Илшат Һидиятов, Югары Мәтәскәдән Фаил Рәхимов, Наласадан Фаяз Зарипов һ.б. көрәште. Баш батыр булып Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллин калды. Батырга зур телевизор һәм тәкә бирделәр.
Караңгы төшкәне сизелмәде дә. Болын өстенә татарча бию көйләре агылды. Бар да бии!
...Кичке сәгать 10. Кайтыр юлга чыктык. Юл машина фараларыннан ялт-йолт килеп тора. Тезелешеп Арчага кадәр кайттык.
Румия Надршина