Боз сарае хыялда гына калмасын иде!

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Боз сарае хыялда гына калмасын иде!

Арчада Боз сарае төзелүе балалар һәм шулай ук олылар бәхетенә булды. Без дә 5 яшьтән малайларны йөртә башладык. Бозда ике көн урындыксыман таянгычны этеп йөрделәр дә, өченче көнне киттеләр бозда шуып... Тренерлары Булат Гыйззәтуллин балалар белән бик җитди шөгыльләнә.

Уйнарга, шаярырга гына торган малайларны да тәртипкә өйрәтә. Зурраклар ярышка барып, оттырып кайткач, “5 яшьтән Боз сараенда шөгыльләнеп үскән хоккейчыны авыл бозында уйнаган бала җиңә алмый”, – дигән фикерләрне ишетергә туры килде. Ник авыл малае Арча Боз сараенда шөгыльләнә алмый? Бу турыда редакциягә дә килеп әйтүчеләр булды. Әлбәттә, Боз сараена һәркемгә ишек ачык. Хәтта күрше-тирә районнардан да балаларын йөртүчеләр бар. Баланы Боз сараена йөртү өчен әти-әнинең вакыты, транспорты һәм бензинга акчасы булу кирәк. Бәлки автобус белән мәктәпләр йөртә алыр? Без бу сорауны Арча Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакировка да бирдек. Илһам Мәхмүтович: “Район башлыгы Илшат Нуриев хоккей, хоккейчылар белән кызыксына, ярдәм итә, авыл балаларын Боз сараена йөртү мәсьәләсе уңай хәл ителер, дип уйлыйбыз”, – диде.

Бу мәсьәләдә боз кузгалды, дисәк тә була. Хоккей уйнаучы авыл малайлары бер атнага Арчага җыелды. Арча педагогика көллияте тулай торагында яшиләр, ашханәдә тукланалар, Боз сараенда күнекмәләр алалар, хоккей, Арча педагогика көллияте спорт мәйданчыгында футбол уйныйлар. Үткән җомгада район башлыгы Илшат Нуриев Боз сараена килеп, хәлләрен белеп китте. Хоккейның бик тә әһәмиятле спорт төре булуын әйтеп үтте, тырышырга, уңышларга ирешергә өндәде. Бу очрашуга күңелләре булган малайлар тагы да дәртләнеп, тырышып шөгыльләнә башладылар. Соңыннан хоккейчы малайлар белән сөйләштек. Апаздан 8 сыйныф укучысы Рүзәл Әхмәтов:

– 5 яшьтән хоккей уйныйм, – дип сөйләде. – Жәй көне хоккей уйнау безнең өчен көтелмәгән яхшы яңалык булды.

 Яңа Кенәрдән 5нче сыйныфка күчкән Фәнил Ситдыйков:

– Ике ел Яңа Кенәр мәктәбе боз тартмасында шөгыльләнәм. Билгеле, Боз сараенда әйбәтрәк. Кар көрисе юк, бозы да шома.

Иске Иябаштан 6 сыйныф укучысы Илназ Шакирҗанов:

– Хоккей уйнарга Яңа Кырлайга йөрибез, – дип сөйләде. – Монда әйбәт, озаграк булсак иде әле! Безнең атлар да бар. Ат чабышында да катнашам.

Хоккейчы малайлардан:

– Боз сараенда шөгыльләнергә телисезме? – дип сорадым.

– Әйе! – дип җавап бирде алар бертавыштан.

– Ә ни өчен Боз сараена йөрмисез?

– Әти-әнинең вакыты юк.

– Вакыты табылыр иде аның, юл ерак, бензинга акча кирәк...

– Монда сезгә ошыймы?

– Ничек кенә әле!

Өлкән вожатыйлары – Иске Ашыт мәктәбе физкультура укытучысы Марат Габделәхәтов.

– 15 ел хоккейчыларның тренеры булып эшлим, – дип сөйләде ул. – Авыл баласы кышын берничә ай гына бозда хоккей уйный, ә Боз сараенда ел әйләнәсе! Кар яуса, башта бозны көрәп хәлдән таясың. Ә монда әзер бозга килеп, махсус киемнәр киеп, белемле тренерлар кул астында даими шөгыльләнәләр. Аерма бар.

– Арча Боз сараенда мөмкинлекләр зур, – дип сөйләде тренер Булат Гыйз- зәтуллин. – Җәен бер ай гына туктап тордык. Бала бозда 11 ай шөгыльләнә. Боз сараенда боз да тигез, сыйфатлы. Тренажер зал булу да әһәмиятле. Капкачылар иптәшләре белән шөгыльләнгәннән тыш, тагын аерым да шөгыльләнәләр.

Боз сарае ачылгач, кечкенәдән йөргән балаларның уңышлары да бар. “Драконы”, “Арча” командалары (тренеры Булат Гәрәев) хәтта шәһәр командаларын да җиңә башладылар.

...Авыллардан спорт күнекмәләре алырга, хоккей уйнарга килгән 33 бала. Алар белән Боз сараеның 4 тренеры шөгыльләнә: Артур Гәрәев, Булат Гыйззәтуллин, Евгений Уваров һәм Евгений Тимащук. Өлкән вожатый Марат Габделәхәтов та балалар белән бозда.

Хоккейчы малайларга уңышлар телибез. Боз сарае авыл баласының хыялында гына калмас, дип ышанабыз.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International