Авылларны тәвәккәл, булган кешеләр саклап калачак

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Авылларны тәвәккәл, булган кешеләр саклап калачак

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина житәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары шәхси эшмәкәр Д.Ш.Фәсәхиев сәнәгать мәйданчыгында, Иске Кырлай авыл жирлегендәге объектларда булдылар. Семинар Арча район Советының икътисад, авыл хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы кысаларында үтте.

Иң башта шәхси эшмәкәр Д. Ш. Шакировның сәнәгать мәйданчыгындагы эшләр белән таныштылар. Биредә двигательләр ремонтлау, полиэтелиннан су һәм газ торбалары җитештерү, сэндвич панельләр эшләү цехларын карадылар.

Даниял Фәсәхиев Арча белән Түбән Мәтәскә арасындагы металл корылмалардан эшләп куелган “Шакир чишмәсе”н дә күрсәтте.

– Суның сыйфатын тикшерттек, әйбәт, – диде ул. – Монда су җир астыннан саркып чыгып, елап кына утыра иде. Юлын ачып, чишмә эшләп куйдык. Менә хәзер, үзегез күрәсез, чишмә ничек ургылып ага. Кыйбладан төнъяк- ка аккан чишмә суы шифалы була.

Чишмә юл уңаенда гына, юлчыларга да бик уңайлы. Арчалар да күп килә, диләр. Сукмак салынган, димәк, халык йөри. Әти-әнинең исемен мәңгеләштерү өчен халыкка чишмә ясап куйсаң да ярый икән. Игелекле эш.

Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов Түбән Мәтәскәдә пилорама тотучы Зариповлар хуҗалыгына алып керде. Урамда балкып торган матур йортка бер соклансак, капкадан эчкә узгач, брусчатка җәелгән, чәчәкле зур ишегалдын күреп икенче сокландык. Артта бәрәңге бакчасы урынындагы пилорама безне тагы да гаҗәпләндерде. Әлфия—Рафил Зариповлар улы Рамил, килене Айсылу гаиләсе белән яшиләр.

– Барыбыз да пилорама эшендә инде без, – диләр. – Агачны Мари республикасыннан алып кайтабыз. Агачтан кирпеч аслыклары ясыйбыз.

– Ел да Сабантуйга 8 мең сумлык велосипед бирә алар, – дип мактады үзләрен Фәргать Сираҗетдинов.

Шушы ук авылдан Ринат Нәбиуллин хуҗалыгына да кердек. Ул үзенең станоклары, агачтан затлы ишекләр, тәрәзәләр эшләве белән кызыксындырды.

– Бер станок кына да 375 мең сум тора, – диде ул. – Ә затлы ишекне, тәрәзәне бары тик яхшы станок белән генә эшләп була.

Агачтан эшләнгән тәрәзә, ишекләрне эзләп, Казанга барасы да юк, үзебездә, Түбән Мәтәскәдә генә икән алар.

 Түбән Мәтәскәдә 8 сыер асраучы Хәлисә—Илнар Сәгъ- диевлар хуҗалыгы белән дә таныштык. Аларның тагын 4 таналары, сарыклары бар. Илнар үзе Үрнәк училищесын тәмамлаган. Ә Хәлисә – укытучы.

– Укытырга да, хуҗалыкны алып барырга да ничек өлгерәсез? – дип сорыйбыз Хәлисәдән.

– Өлгерәм, – ди Хәлисә. – Сыерны аппарат сава.

– Сөтне кая урнаштырасыз? – дип тә кызыксындык.

– Сөт җыючыларга тапшырабыз. Бездән алып, Казанга барып сатучылар бар. Катыгын, сөтен өйгә дә килеп алалар.

– Алар Сабантуйга, Яңа елга берәр тәкә бирә, – дип, рәхмәт әйтте Сәгъдиевларга Фәргать Сираҗетдинов.

Мөндештәге яңа балалар бакчасы шәһәр балаларын, әти-әниләрне дә кызыктырыр- лык. Зур, иркен, матур бакчада Арчада яшәүче балалар да тәрбияләнә.

– Бакчада 29 ел эшлим, – дип сөйләде бакча мөдире Римма Мостафина. – Элек ягып җылыта торган бакчада да эшләдем. Хәзер бик рәхәт. Идәннәр җылытылып эшләнде. Спортзал бар. Балалар саны арта бара. Хәтта чират та бар.

Мөндеш авылындагы «Гарипов» крестьян-фермер хужалыгы эшне киңәйткән. Хәлим Гариповны иң тыйнак фермерларның берсе, әмма ул үзенекен эшли, максатына ирешүчән кеше, диләр. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Ферма мөдире булып эшләгән.

– Башта үз хуҗалыгымда 12 сыерга кадәр асрадым, – дип сөйли. – Аннан терлек торагы, җир алып, сыерлар санын арттырдым. Сыерларны 57гә җиткердем, терлек саны 135. Хуҗалыкта 10нан артык кеше эшли. Мине борчып торган бер нәрсә бар: җирләр төрле урында. Шул җирләрне менә шушында ферма янына туп- ларга иде. Сыерларны көтүгә чыгара алмыйм.

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина, бу мәсәләне өйрәнеп, уңай хәл итәргә тырышырга кирәк, диде. Семинар-утырышта уңай күренешләр турында гына түгел, проблемалар турында да сөйләшенде. Район икътисад бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов дәүләт програмаларын аңлатты һәм сорауларга җавап бирде.

Авылларны менә шундый тәвәккәл, булган кешеләр саклап калачак. Дәүләт программалары ярдәмендә аларның саны тагын да артыр, дип уйлыйбыз.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International