Сак булыгыз! Ут!
Балалар катнашында янгын чыгу очраклары очрап тора. Җәйге чорда, алар каникулда вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәк. Янгыннарның нинди югалтуларга китерүләрен аңлатып, саклык чараларын исләренә төшереп тору да зыян итми.
Шуны күздә тотып, район мәгариф бүлеге балалар арасында янгын куркынычсызлыгы буенча “Сак булыгыз! Ут!” дигән иң яхшы рәсемгә, кул эшләренә бәйге игълан иткән иде.
Район бәйгесенә 14 мәктәптән 50 эш килгән. Хәзер инде төрле номинацияләр буенча җиңүчеләре дә билгеле. “Иң яшь катнашучы” номинациясендә беренче урынга Яңа Кырлай балалар бакчасында тәрбияләнүче Солтан Фәйзрахманов иншасы лаек булган. Декоратив кул эшләре буенча бишенче гимназия укучылары җиңүче. Беренче урында Камил Йосыпов, икенче урында Рияз Сәгыйтов. Рәсем буенча беренче урында Иске Чүриле мәктәбеннән Радил Зыятдинов, икенче урында – дүртенче мәктәптән Адель Бәйрәмов, өченче урында – Яңа Кыр- лай балалар бакчасыннан Азалия Хәйретдинова.
8-12 яшьлекләр арасында Эльвира Хәсәнова хикәясе (Апайкино-Гарь) иң яхшы дип табылган. Казанбаш мәктәбеннән Айгиз Әгъзамов, бишенче гимназиядән Эмиль Әкбәров, Ташкичүдән Рәшидә Хәкимҗанова эшләре, Яңа Кенәр интернат-мәктәбеннән Тимур Андреев, Әсхәт Шакиров, Казанбаштан Гөлназ Хисмәтуллина рәсемнәре призлы урыннарны яулаган.
13-16 яшьлекләр арасында да җиңүчеләр бар. Яңа Кенәр интернат мәктәбеннән Фәнис Нурмөхәммәтов белән Илназ Хәсәнов әкият язып, беренче-икенче урыннарны яулаганнар. Сеҗе мәктәбеннән Радил Җагъфаров эше иң яхшы дип табылган. Рәсем буенча интернат мәктәп укучылары (Александр Алексеев, Фәридә Вәлиева, Айнур Ибраһимов) призлы урыннарны алган.