Өч бертуган абыйсы сугыштан кайтмаган
Арча станциясендә яшәүче Кәримә Йосыповага 95 яшь тулды. Шул уңайдан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Резедә Галиуллина юбилярга Президент В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Күңелле мизгелләр. Балалар, оныклар янда, район җитәкчелеге чәчәкләр, Котлау открыткалары, бүләкләр белән тәбрикләргә килгән. Дулкынланудан Кәримә апа ни еларга, ни көләргә белмәде. Нурлы йөзе сөенечтән бары тик балкыды гына...
1922 елда туган Кәримә апа тарихның нинди генә вакыйгаларының шаһиты булмаган! Ачлык, сугыш еллары, сугыштан соңгы еллар..., һәм бүгенге рәхәт тормышны да күрергә насыйп була аңа. Өч бертуган абыйсы Хәсән, Госман, Мансур бер-бер артлы сугышка китә. Аларның берсе дә сугыштан туган авылына әйләнеп кайта алмый. Ана йөрәге ничек чыдады икән? Менә нинди авыр заманалар булган! Ә без зарланырга гына торабыз... Кәримә апа абыйсы Мансурның Кызыл Йолдыз ордены кавалеры булуы белән горурлана.
Кәримә апа тумышы белән Яңа Әтнә авылыннан. 6 бала үсә алар. 7 сыйныфны тәмамлагач, туган колхозында эшли. Яшьтән туганнарына Ташкентка чыгып китә. Сугыш башлангач, туган авылына кайта. Шурабаш һәм Байкал авылларында башлангыч сыйныфларны укыта. Шул елларны ул 1944 елда яраланып сугыштан кайткан Шурабаштан Нурислам исемле егет белән таныша һәм 1946 елда кияүгә чыга. 4 бала үстерәләр. Яңа Кенәр авылында гомер итәләр. Кәримә мех предприя- тиесендә кисүче булып эшли. “Бөек Ватан сугышы елларында аерата хезмәт иткәне өчен» дигән медаль белән бүләкләнә. «Башка орден, медальләре дә бар», — ди кызы Рәмзия. Нурисламга төрле эшләр башкарырга туры килә. Май заводы директоры, мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире булып та эшли.
— Әти йомшак кеше иде, — дип искә ала балалары. – 1988 елда вафат булды. Үскәндә без аларны күрмәдек тә. Иртән эшкә чыгып китәрләр, кич кенә кайтып керерләр иде. Өйдәге эшне бүлешеп башкардык. Беребез дә тәртипсез булып үсмәдек. Әти-әни үрнәгендә тәрбияләнгәнбез инде.
Кызлары Нурия, Рәмзия югары белем ала. Олы кызы Нурия гаиләсе белән Яр Чаллыда яши. Педагогика институтын тәмамлап, гомер буе укытучы булып эшләгән. Рәмзия — Биектау- да. Ул югары белемле төзүче. Рифаты Әлмәттә, механиклар әзерләүче техникумны тәмамлап, Әлмәттә заводта эшләгән. Ә кечесе Ришат Арча станциясендә гомер итә.
– Үрнәк училищесын тәмамлап, шофер булып эшләдем, – ди.
Олыгайган көндә балалары исән-сау булган ананы бәхетле ана, диләр. Юбилеена балалары җыелышып кайтып җиткән. Мәш килеп, коръән ашы үткәрергә әзерләнеп йөриләр. Әни кешегә моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме соң? Иң мөһиме ул бүген ялгыз түгел. Улы Ришат-Мөршидә гаиләсе белән яши. Яңа Кенәрдә гомер иткән Кәримә апа соңгы елларны кече улы янына яшәргә килә.
— Өч кыш чыктым инде монда, — ди Кәримә апа.
Без Кәримә апага исәнлек-саулык, тыныч көннәр телибез.
Румия Саттарова