Ежков белән бергә укыган
Үзенең Советлар Союзы Герое Валентин Ежков белән укыган елларын еш искә төшерә Надежда Яркова. Гел янәшәсендә булучы Светланага да, социаль хезмәткәр Гүзәл Әскәровага да үткәннәре турында сөйләргә ярата ул.
Арчада колхозчы гаиләсендә туып үсә Надя. Ул заманнарда тормыш авырлыгы белем алырга комачауласа да, тырыш кыз бирешми, Арчаның 1 нче мәктәбендә 10 сыйныф тәмамлый. Сыйныфташы, чая, җитез, тәвәккәл Валентинның берзаман герой булганына да гаҗәпләнмәгән. “Ул гел башка малайлардан аерылып торды. Беркай- чан кызларны кыерсытмады. Малайларга үзен кимсетергә ирек бирмәде”, — дип сөйли географияне яратып укыган сыйныфташы турында. Сыйныфларындагы 30 баланың 1 се генә татар милләтеннән була аларның.
Мәктәпне тәмамлаган кыз сугыш елларында телеграфист булып эшли. Ләкин укыйсы килү теләге тынгы бирми үзенә — 1952 елда тәвәккәлләп педагогика институтына барып керә. Һәм 21 ел буе үзе укыган Арчаның 1 нче мәктәбендә чит телләр укытып лаеклы ялга чыга.
Тормыш кору, әни булу бәхете елмайса да, баласыннан игелек күреп яшәү насыйп булмый аңа. Баласын бәләкәй чагында ук мәңгелеккә югалткан ханым гомерен хезмәткә багышлый. Туганнары да, ярдәмчел күршеләре дә ташламый үзен, мәктәп коллективы бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр белән килә. “Туганнан туган сеңлесе атна саен кайтып хәлен белеп, ярдәм итеп китә, — ди караучы Светлана. — Үзе дә кешегә бик салынмаска тырыша. Кайчак хәтта савыт-сабасын да юып куя”.
Күзләре начар күреп, бер колагы бөтенләй ишетмәсә дә, өйдә таяк- ка таянып йөри алуына куана ул. “Кешегә мәшәкать тудырмасам иде”, — ди. Әтисенең әнисе 95 яшенә җитеп дөнья куйган Надежда Александровнаның. Аллаһы Тәгалә гомер язган булса, белмәссең, бәлки аңардан да уздырыр әле...
Розалия Зиннәтова