Теләге изге

2017 елның 28 июле, җомга

Теләге изге

Маһаный апа Галиева 25 июль көнне 95 яшьлек юбилеена балаларын, якыннарын җыйды. Янәшәсендә балалары “Әни” дип өзелеп тора әбинең. Үзенең дә зиһене камил, дөнья хәлләреннән хәбәрдар, тормышыннан канәгать булып яшәүче ана балаларына рәхмәт укып туя алмый.

Яшь чагыннан йокыны үз итми ул. Тәүлеккә берничә генә сәгать йокы аның өчен норма. Тынгысыз күңеле “картлык” дигән усал сүз белән килешергә теләми, гел нидер эшлисе килеп җилкенеп тора. Әле мөмкинлегем барында, дип керләрен дә үзе юарга тырыша икән.

Гомере хезмәттә узган аның, гомуми хезмәт еллары 53 кә тула. Гаиләләре белән кирпеч заводына шактый елларны багышлаганнар. Үзләре эшләгән елларда балалары да каникул саен шунда эшләп хезмәтнең тәмен татып, эшкә өйрәнеп үсә. “Балаларыма авыр хезмәт эләкте”, — дип бүген борчылып утырса да, әниләренең таләпчәнлегенә балалар рәхмәт укый.

Улы Ринат гаиләсе белән яши әби. Хәрби улы, хезмәт вакыты тулгач, гаиләсе белән әнисе янына кайтып урнашып, аңа терәк булып, аз гына булса да бурычын түләргә ниятләгән. Арчада тагын ике баласы яши Маһаный апаның, алар да төп йортка вакытлары булган саен килеп китә. Әни исән-сау булганда аның бер хәлен белеп чыгуы да рәхәт бит! Ә Равиләсе читтә, ерак Украинада. Аның белән күрешүләр сирәк эләгә.

4 бала үстергән әбинең 9 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Үткәннәрен гыйбрәт итеп, бүгенге көннәренә шөкер кыла белсеннәр, дип аларга да сөйләргә тырыша ул.

— И, яшь чакта төрлесен күрдек инде.. 40 градус салкында окоп казулар... Норма тутырсаң ярты кило ипи бирәләр. Ул ашарлык түгел, чи. Тик тамак ач, ашап бетерәсе килә... Үкчәләр өшеп киез итеккә ябыша иде. Урман кисүдә дә билдән кар ерып агач төпләрен көрибез, аннан агачны кул пычкысы белән кисәбез, агач баскан иптәшләр дә булды... Сез булдырасыз, дип безне — шушы хезмәтләрне башкарган кызларны трактор, комбайнга укытырга җибәрделәр. Сугыш бетеп ир-атлар кайткач безгә аларда эшләү насыйп булмас дип уйлаган идек, комбайнда да эшләргә туры килде. Ул ватылса запас частьлар юк...

Сугыш узган егет Габделгани белән димләп кавыштыралар Маһаный апаны. Шул насыйбы белән 40 елдан артык тигез яшәп калалар. “Габделгани 89 елда үлде. Ул ут эчендә сугышкан кеше, безнең бүгенге кебек рәхәт тормышларны күрә алмады. Сугышта үлгән атларга кадәр ашап сугыштык дип сөйли иде”, — дип уфтана.

Бүгенге көндә әбинең балаларыннан кала төп юанычы — “Арча хәбәрләре” газетасы һәм “Арча” радиосы. “Газетаны хәрефен дә калдырмый укып бетерәм”, — ди. Ике күзенә дә операция ясалган, аның өчен балаларына рәхмәтле әби. Юлдашы — таягына таянып ишегалларында йөреп керә. Күзләре белән дөньяны күрә, колаклары ишетеп, балалары белән сөйләшеп утыра ала — менә ул бәхет! Теләкләре дә изге: “Балаларыма да үземнеке кебек бәхетле картлык насыйп булсын!” 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International