Чишмә дә шатлангандыр

2017 елның 28 июле, җомга

Чишмә дә шатлангандыр

Арча күпфункцияле үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова күңелендә шулкадәр күп идея яши, әнә шул идеяләре аңа хезмәтен фанатларча башкарырга ярдәм итә дә.

19 июль көнне аның инициативасы белән биредә “Туган җиребезнең табигатен саклыйк!” исеме астында экологик фестиваль узды. Экология елы кысаларында балалар күңелендә табигатькә, Җир-анабызга карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү максатына корылган чарага кемнәр генә кунакка чакырылмаган: “Ашыт” дәүләт тыюлыгы инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов белән Гөлнара Абдрахманова, “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, бочче секциясенә йөрүче, үзәктә узучы чараларда катнашучы балалар...

Экологларның районыбыздагы табигать байлык- лары турында сөйләвен мөкиббән китеп тыңлады балалар. Фестивальне ачканда “Өмет чаткылары” табигать турындагы әйтемнәрен җиткерсә, бочче командасы кызлары — Зилә Сөнгатуллина, Ралинә Шакирова, Зәринә Әсхиева, Гөлүсә Гарифҗанова, тренерлары Фәрит Минхәиров белән бергәләп, күрсәтмә чыгышлары белән җанландырды. Фестиваль кунакларына, тамашачыларга Арча Үзәк китапханәсенең 1 нче филиалы мөдире Любовь Капралова китап күргәзмәсе тәкъдим итте. “Таттелеком” профсоюз оешмасы хезмәткәрләре дә балаларга бүләк белән килгән — үз хезмәтләре турында таныштырып, алар балаларга флагчык, блокнот, ручка, шарлар өләште.

2015 елда Илмира Фазылҗанова күпфукнцияле үзәк каршында талантлы 10 баланы туплап “Күзгә күренмәс сакчылар” дигән клуб берләшмәсе оештыра. Әнә шул 10 бала белән нинди генә игелекле эш башкармый алар: чишмәләрне, зиратларны чистарту, мохтаҗларга ярдәм итү ди- сеңме, шулай ук агач утыр- ту, клубның тирә-юнен чистарту эшләрендә дә үз өлешләрен кертәләр. Яшьтәшләренең гел игелек кылу юлында йөрүе башка балаларны да кызыктырмый калмый, әлбәттә, бүгенге чарага 80 ләп бала җыелу — шуның үрнәге. Ә “Күзгә күренмәс сакчылар”ның бәйрәм көнендә клуб җитәкчесенең, эколог- ларның дипломнарына ия булу нинди горурлык!

Чара башында ук алар үзләренең җыр-биюләре белән чыгыш ясады. Сәхнәне Наилә Хәнәфиева, Розалия Гапдерахманова, Азалия Әхмәтшина, Рамилә Гәрәева һ.б. җырлары ямьләде. Аннан сәяхәт Һади Такташ урамыннан чишмәгә таба “Туган җир сукмаклары буйлап” китте. Транспорантлар, флагчыклар күтәргән балалар табигать турында җырлар җырлап урам буйлап атлый. Биштәрләрендә табигать кочагында сыйланасы ризыклар. Балачакның иң рәхәт, күңелле мизгелләренең берсе бу.

Тау астындагы чишмә дә бу көнне үз янына килгән бала-чага тавышын үз иткәндер. Фестиваль чишмә янәшәсендәге болынлыкта дәвам итте. Монда балалар табигатьне рәнҗетергә ярамганлыкка басым ясалган мисаллар белән сәхнә күренешләре күрсәтте, командаларга бүленеп ярыштылар. Жюри-эко- логлар тарафыннан ярышның җиңүчеләре билгеләнеп, алар “Җирне саклагыз!” дигән теманы сыйдырган дискларга, истәлек бүләкләренә ия булды.

Илмира Фазылҗанова фестиваль кунакларына, балаларга рәхмәт әйтсә, алар исә балалар күңеленә матурлык өләшә алуы, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә аз гына булса да өлеш кертә алуы өчен аның үзенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Балалар күңелендә табигатькә карата аз гына булса да соклану, ярату тәрбияләп булса иде, дигән хыяллар белән тотынган идем клуб төзегән вакытта, менә, нәтиҗәсен хәзер, ике елга якын вакыт узгач татыйм — 10 баланың яшәешенә кызыгып 80 гә якын бала җыелды. Үз өлешен керткән һәркемнең хезмәте файда китерә, чөнки һәммәбезгә тирә-ягыбыз табигатен кадерләп яшәү миссиясе йөкләнгән”, — ди Илмира Мәхмүт кызы.

Бәйрәмгә шатланып күктән кояш елмая. Аяк астында шау чәчәк, болын чәчәге, алар арасында чикерткә сайрый. Якында гына казлар каңгылдаша, бозаулар печән уртлый. Табигать-Ана бүләк иткән хозурлык. Мондый хозурлыкны күреп үскән баланың күңеленә туган ягының гүзәллеге уелып калачак. Һичшиксез!

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International