Киләчәк сәләтле балалар кулында

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Киләчәк сәләтле балалар кулында

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов, Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова һәм яшь эшмәкәрләр Инсаф Габделгазизов, Салават Нуриев “Сәләтле киләчәк” лагеренда ял итүче балалар белән очрашып, түгәрәк өстәл артында районның бүгенгесе, киләчәге хакында әңгәмә корды.

Лагерьда ял итү бәхете шәһәр һәм районыбыз мәктәпләренең сәләтле балаларына елмайды. Балаларның кунакларга сораулары күп җыелган. Район башлыгы яки эшмәкәр булу өчен кайда белем алырга кирәк, балачакта җитәкчеләр кем булырга хыялланган, Арчаның киләчәген ничек күз алдына китерәсез, киләчәктә шәһәребездә кинотеатр булачакмы, ничә тел беләсез, Арчада каникул вакытларында яшүсмерләргә эшләү мәсьәләсен хәл итеп булмыймы, шәһәрдә велоюл төзеп булмыймы? һ.б.

Район башлыгы балаларның барлык соравына тулы җавап бирде. Алар белән сез arskmedia.ru сайтында таныша аласыз.

Түгәрәк өстәл юкка гына оештырылмады. Әңгәмәгә нигезләнеп, балалар проект эшчәнлеге өчен идея алырга, аны эшләргә өйрәнеп, тәкъдим итәргә тиеш иде. Район башлыгы балаларга мөрәҗәгать итеп: “Сез яшь буын, без күреп бетермәгәнне дә күреп, үзегезне, яшьләрне борчыган мәсьәләләрне күтәреп, безгә тәкъдимнәрегезне җиткерә аласыз. Бәлки районның киләчәге өчен, сезне районның нинди проблемалары борчый, шуңа нигезләнеп, проект эшләрсез. Мәсәлән, бер проектны мондый темага эшләргә мөмкин: киләсе елга лагерьны нинди рәвештә күз алдына китерәсез? Әгәр районны кызыксындырырлык темалы проект эшлисез икән, район аны тормышка ашырырга булышырга әзер”.

31 июльдә район башлыгы биредә балаларның проект яклауларын карады. Араларында, киләчәктә тормышка ашырырга мөмкиннәре дә бар. “Сезнең белән түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдән соң кызыксындырган, борчыган мәсьәләләрегезне оешма-учреждение җитәкчеләре белән уртага салып сөйләштек, эшләргә мөмкин булган сораулар буенча күрсәтмәләр бирелде”, — диде Илшат Нуриев балаларга.

Җитәкчеләр дә, балалар да лагерьның үзләренә ошавын әйтә. Җитәкчелек бу көнне балаларга шатлыклы хәбәрне җиткерде — лагерь эшчәнлеген кышкы каникул вакытында да дәвам итәчәк һәм бу киләчәктә гадәткә кертеләчәк. Ә аңа кадәр, проект яклауда беренче 3 урынны алган сәләтле балалар август уртасында Казанда талантларны ачу җәйге мәктәбендә ял итеп, күп кенә яңалыкларга өйрәнеп кайтачак. Аларны мәктәпкә, ябылу тантанасына кунак булып килгән, лагерьны оештыруда нык ярдәм иткән Талантлар университеты вәкилләре чакырып калды. Тантанада бер атна эчендә үзләрен һәрьяк- лап күрсәткән сәләтле балалар төрле номинацияләрдә дипломнарга, рәхмәт хатларына ия булды.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International