Гүзәл затларыбыз сынатмый

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Гүзәл затларыбыз сынатмый

Гүзәл затлар арасында машина йөртүчеләр саны көннән-көн арта. Элек бөтен районда ике хатын-кыз шофер бар иде. Хәзер юлда барганда кайсы якка борылма, машинада руль артында алар.

Тормыш үзе шуны таләп итә, дисәң дә буладыр. Балаларны бакчага, сәнгать мәктәбенә, бассейнга, боз сараена һәм башка җирләргә кем йөртә? Әниләр. Шул ук вакытта эшкә дә өлгерергә кирәк. Каядыр барасы булса да, хәзер машинага шул кадәр ияләштек, җәяү чыгып китүне күз алдына да китерә алмыйбыз.

Россия эчке эшләр министр- лыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе машина белән идарә итүче гүзәл затларыбыз арасында бәйге үткәрүне дә матур традициягә кертеп җибәрде. Узган атнада Арчада “Автоледи-2017” бәйгесе булды. Анда машина белән идарә итүче җиде хатын-кыз катнашты. Арада әле күптән түгел машина йөртә башлаганнары да, стажлылары да бар.

Беренче чиратта автоледиларның машиналары тикшерү үтте. Тиешле документлары бармы, техник күзәтү узганмы, машина төзек хәлдәме һәм башкалар. Аннан бәйгенең иң авыр һәм катлаулы өлеше башланды – кызлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар.

- Мин 12 елга якын машина йөртәм. Алты ел элек автоледилар бәйгесендә катнашкан идем инде, Иң кыены - юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан бирү, - диде Алия Шакирҗанова.

15 еллык машина йөртү стажы булган Лилия Вәлиева өчен дә бәйгенең шушы өлеше авыррак тоела икән. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча компьютерда тапшырган имтиханга хәзер таләпләр бик зур. Егерме сорауның икесенә генә җавап бирә алмасаң да, аны тапшырмадың дигән сүз.

Ә менә автополигонда дәвам иткән машина йөртү осталыгына бәйгедә кызларның берсе дә сынатмады. Чигереп капкадан керү, тауга менеп-төшү, бормалы юлдан йөрү – бар да шома үтте. Аеруча Лилия Вәлиеваның җитезлеге, осталыгы сокландырды. Аңа җанатарлары – ике нәни кызы да көч биреп торды шул. Димәк, Лилиянең беренче урынны яулавында аларның да өлеше бар.

Икенче урынны Гөлнара Фәйзрахманова алды, өченче урында – Алия Шакирҗанова. Җиңүчеләргә чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырылды. Хәзер Лилия Вәлиева республика ярышында район данын яклаячак.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International