Күлдә су коенабызмы?

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Күлдә су коенабызмы?

Арчаның «Казансу» паркын яраттык. Заманча, матур парк кемнең генә күңеленә хуш килмәс икән?!

«Эскәмияләрендә утырып торсаң да, икенче төрле булып китәсең», – ди өлкәннәр дә. Яшьләрне әйткән дә юк, алар бар да шунда кебек: велосипедта, роликта, скин—бордта очалар гына! Хәер, паркка бернинди спорт җиһазыннан башка килсәң дә, үзеңә шөгыль табасың. Җәяү йөри, йөгерә, турникта, борыста тартыла, саф һавадагы тренажерларда шөгыльләнә, үрелгән баудан үрмәли, су коена, атынгычта атына аласың. Мин паркта еш булам. Бу юлларны күзәтүләремнән чыгып язам.

Узган җомга көнне кичке сәгать 8дә балалар белән паркка су коеныр- га төшеп киттек. Арча тавыннан стадионга төшү баскычларыннан турыдан гына тәпилибез. Әле кайчан гына авария хәлендә дип, ябылган баскыч юл иде ул. Тимердән өр-яңа баскычлар ясап, әлеге туры юлның ачылуына халык рәхмәт әйтеп бетерә алмый. Стадионда егетләр футбол уйный. Сеткалар белән урап алынган спорт мәйданчыгының да һәрвакыт ачык булуына игътибар итәм. Анда төрле яшьтәге балалар футбол тубы тибә.

Караңгы төшеп килсә дә, күлдә балалар да, олылар да су коеналар иде. Әти-әниләре балаларын судан алып чыга алмый. Безнең малайлар суга керүгә бака күреп алдылар. “Бака, бака”, – дип чыр-чу килеп, бакага ташландылар. Шунда эскәмиядә ял итеп утыручы бер абзый: “Димәк, су чиста, пычрак суда бака яши алмый”, – дип әйтеп куйды. Миңа су салкын кебек тоелды, тәннәрне чылатып, суга кергәч, аның рәхәтлеге... сөйләп, аңлатып булмый. Безнекеләр белән 9-10 яшьләрдәге бер малай аралашып китте. Бергәләп чумалар, йөзәләр. Үрнәктән Айрат исемле малай булып чыкты ул.

– Икенче көн киләбез инде, монда рәхәт, – диде ул.

– Бассейнда йөзәргә өйрәндеңме? – дип сорыйм.

– Юу-ук, авылдагы елгада...

Судан чыгасы килми. Янәшәдә генә бер төркем ир-егетләр бер ярдан икенче ярга йөзеп рәхәт чигә. “Эштән соң бик рәхәт, ничек ясаганнар бу күлне”, – дия-дия куанышып йөзәләр. Черкиләр куып кайтармаса, кайтасы түгел идек әле!

Икенче көнне кичке сәгать 7нче яртыда су коенырга төштек. Халык суда. Янәшәдәге мәйданчыкта яшьләр волейбол уйный. Ә якшәмбе көнне көндезге сәгать 2 тулып киткәч, су коендык. Халыкның күплегенә игътибар иттем. Рәхәтләндек су коенып. Беррәттән су коенучыларның фикерләре белән дә кызыксындым.

– 7-8 мең сум хезмәт хакына диңгезгә барып булмый. Бу безнең өчен бик шәп булды!

– Без Арчада тау астындагы урамда гына яшибез. Әллә кая барып йөрисе юк, оныкларны ияртәбез дә шушында киләбез. Кирәкми Төркияләре дә...

– Беркөнне иртәнге сәгать 6да да берәү су коена иде. Дөрес эшли ул. Иртән бигрәк тә су чиста була.

– Без Кәчедән килдек. Элек Казансу елгасында су коендык, яр буе ком иде, хәзер ул тирәне тал басып бетерде, аннан Казансу елгасы хәзер чиста да түгел. Монда чишмә суы, әйбәт. Балаларга гына түгел, үземә дә бик рәхәт.

– Башка елларны Мәскәүдән кайткан оныкны су коенырга кая алып барырга белми идем. Әби су коенырга алып бар, дип интектереп бетерә иде. Я Каенсар, я Көтек күленә алып барыр идем дә, мин машинада йөрмим. Быел бик рәхәт, тотабыз да шушында киләбез.

Су коенучылар янәшәдә генә бәдрәф юклыгыннан зарландылар. “Куак төбенә йөгерү эш түгел инде ул”, – диделәр. “Парк-та бәдрәф бар, лабаса”, – дим. Һәм: “Каян эзләп йөрисең аны!”, – дигән җавап ишетәм. Ял итүчеләр аяк- ларны юып, аяк киеме кию урыны юклыгын да әйттеләр. Киенү-чишенү бүлмәләрендә элгечләр, аяк астына такта аслыклар булсын иде, дип тә теләделәр, андагы саморезларның башын ник чыгарып калдырдылар икән, хәтәр, дип тә әйттеләр. Янәшәдә генә су, туңдырма сатсыннар иде, дип тә хыялландылар.

Күлне һәм аның тирәсендәге ял урынын нигездә “Эталон-сервис” ширкәте эшләде. Килешү нигезендә алар бу ял урынын 5 ел дәвамында карап торырга тиешләр. Су коенучыларның рәхмәт сүзләрен һәм теләкләрен “Эталон-сервис” җитәкчесе Булат Гыйльфановка җиткердем. Су сыйфаты турында да сөйләштек. Күлгә чишмә суының агып керә һәм чыгып китә торган юллары бар. Әмма соңгы көннәрдә чишмә күлгә агудан туктаган иде. Күл уртасындагы фонтан да тынып калган.

– Күлгә чишмә суы ике урыннан килә, – дип сөйләде Булат Гыйльфанов. – Аның беренчесе – Су анасы сыны янындагысын рәтләп, бүген күлгә чишмә суы килә башлаячак. Ә икенчесеннән – фонтан юлыннан күлгә һәрвакыт су килә. Ә күлдән суның чыгып китүе – анысының туктаганы юк. Күлдәге су һәрдаим алмашынып тора.

Мин әңгәмәдәшемә ял итүчеләрнең: “Нишләп су яшькелт икән? – дигән соравын да җиткердем.

– Кояш тәэсире һәм үләннәр нәтиҗәсендә барлыкка килгән фотосинтез күлдә гадәти хәл, – дип аңлатты Булат Гыйльфанов. – Күлдәге су даими алмашынып торгач, сәламәтлек өчен куркасы юк.

Шушы ук фикерне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов та куәтләде.

Без “Роспотребнадзор”ның берничә районга (шул исәптән Арчага да) хезмәт күрсәтүче территория бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Салкова белән сөйләштек. “Әгәр дә суны анализга алуны кирәк дип саныйлар икән, без анализ ясыйбыз”, – диде ул.

...Су өсте чыр-чу, шатлыклы авазлар белән тулы. Янәшәдә генә су өстенә карап, биек атынгычларда атыналар. Әйтерсең лә су өстенә очалар! Өстәл янына тезелешеп утырып, бала-чагалы гаиләләр тамак ялгый, чәчәк үстерүчеләр куакларга, агачларга, чәчәкләргә су сиптерә... Күңелле! Заманча, шәһәрчә! Яшисе килә!

Ә булдырганны саклап тоту – анысы безнең–ял итүчеләр бурычы. Ял итү паркының икенче өлеше дә төзелә.

Румия

Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International