Бүген дә иң кирәкле кеше

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Бүген дә иң кирәкле кеше

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина 31 августта Үрнәк бистәсендә яшәүче Әшрәпбану Галимованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Әшрәпбану әби Кенәбаш авылында туган. 1941-1945 елларда Казанда дары заводында, 1945 елдан 1951 елга кадәр тукыма фабрикасында эшли. 1951 елда кияүгә чыга, ире белән Чиләбе шәһәренә китә. Үрнәк бистәсенә 1961 елда кайтып урнашалар. Биредә ул башта төзелештә, аннан соң икмәк пешерүче булып эшли.

Ире Гали Бөек Ватан сугышында катнашкан. “Сәламәтлеге какшады, бик әйбәт кеше иде, иртә китеп барды”,– ди Әшрәпбану әби.

Дүрт бала үстерәләр, 12 оныклары, 19 оныкчыклары бар. Әби барысына да кадерле, бүген дә тик тормый әле ул. Янәшәдәге тау битеннән җиләк җыя, бәрәңге казырга ярата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International