Төзиләр, яңарталар

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Төзиләр, яңарталар

Сыер торакларын ныклап төзекләндерү, силос, сенаж траншеялары төзү буенча республика программасы безнең районда да уңышлы эшләп килә.

 – Быел 27 ферма төзекләндерелә, 14 силос, сенаж траншеясы төзелә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин – “Северный” ширкәте әлеге программага кереп ел саен сыер торакларын төзекләндерә. Быел “Казанка” хуҗалыгы Күпербашта өч торак төзекләндерүгә кереште.

Бу программа бик отышлы. Хуҗалык үз көче белән торак төзекләндерә яисә траншея төзи икән, дәүләт тотылган чыгымнарның 30 процентын кире кайтара.

“Северный” ширкәте соңгы елларда күп төзи. Шекәдә ныклап төзекләндерелә торган сыерлар торагында булдык. Тыштан да, эчтән дә яңартылган, эшләү өчен шартлар күпкә яхшыртылган. Бозаулар торагын да үзгәртеп корганнар. 400 танага исәпләнгән өр-яңа торак төзи башлаганнар.

Носы авылында яңартылган ашлык склады сафка басты.

“Кызыл Яр” хуҗалыгында үзгәрешләр бик зур. Инвесторның (Әтнә районының “Таң” хуҗалыгы) ныклап эшләргә килгәнлеге күренеп тора. Узган ел Түбән Орыда ике ашлык склады төзеп куйдылар. Ашлык эшкәртү линиясенең беренче чираты сафка басты. Безнең район өчен бөтенләй яңа технология кулланыла торган итеп бозаулар торагы үзгәртеп корылды. Сыер торакларын да яңартуга керештеләр.

Программа нигезендә 3 әр мең тонна сыешлы ике силос, сенаж траншеясы төзелеп бетеп килә.

“Аю” ширкәтендә быел ындыр табагына керү юлларына таш түшәгәннәр. Ашлык эшкәртү линияләре яңарды, терлек торакларында күп эш башкарылды.

“Яңарыш” ширкәтендә дә яңалыклар бар. Ике силос, сенаж траншеясы төзеделәр. Озакламый үзләренең катнаш азык цехлары эшли башлый.

Һәр хуҗалыкта тулы көчкә терлек азыгы әзерлиләр. Узган елның ачы тәҗрибәсе азыкны запас белән әзерләргә кирәклеген күрсәтте. Моның өчен быел мөмкинлекләр зур.

Урак өсте якынлаша. “Борчактан башларга туры килер, ахрысы”, – ди “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин. – Бер атна-ун көннән керешербез, дип торабыз”.

– Район буенча бер комбайнга уртача 388 гектар мәйдан туры килә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Комбайннарның әзерлеге начар түгел.

Урып-җыюга әзерлек буенча конкурста “Игенче” ширкәте беренче урынна алды. “Яңарыш”, “Курса МТСы” ширкәтләре – икенче, “Северный” хуҗалыгы өченче булды. Район башлыгы Илшат Нуриев әлеге хуҗалыклар җитәкчеләренә Дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырды.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International