Күрәсем килә иде
Кадрия ханым тәрәзә каршына килеп басты да, урамга текәлде. Яңгыр яуган вакытны бик ярата ул. Юк, пычракка батып, манма су булып урамда йөрүне түгел, әлбәттә. Ә җылы өйдә тәрәзә каршында утырып урамны күзәтү ошый аңа. Яңгыр тамчыларының түбә калаена бәрелеп үзләренчә бер төрле тавыш чыгарулары ук күңеленә ятыш. Әнә, өй каршындагы миләш яфракларына куналар да, җиргә сикерәләр. Кайберләре көмеш бөртекләредәй ялтырап–ялтырап китәләр.
Яңгырлы көннең тагын бер уңай ягы бар, үткәннәрне искә төшерергә ярдәм итә ул. Озак бер әйбергә карап торсаң, башка әллә нинди уйлар килә бит. Нәкъ шуның кебек. Соңгы вакытта Кадрия ханым гел бала табу йортында булган хәлне исенә төшерә. Нигә башына кереп урнашты соң әле ул аның? 36 ел вакыт үткән бит инде. Улына 36 яшь тулды, үзе әби булды. Ә менә зур күзләре белән томырылып карап йотлыга–йотлыга имгән сабыйны һич исеннән чыгара алмый. Шушы көннәрдә, улының туган көнен билгеләп үткәндә, ул шул 80нче елның салкын февраль көннәрен яңадан башыннан кичерде.
Баласын табып, беренче тапкыр ана булу хисе кичергәннән соң шактый вакыт үтеп китте. Улы да әнә акрынлап егет булып килә. Егетләргә хас калын тавыш керә башлады үзенә. Кадерлесен, алма бөртеген күз алдына китереп, Кадрия ханым елмаеп куйды.
– Әллә тагын бер бала алып кайтабызмы? – дип сорап куйды ул беркөнне иреннән уенын–чынын бергә кушып.
– Табиблар ярамый, диделәр бит инде. Димәк, ярамый. Беренчесеннән чак исән калдың. Миңа синең сау–сәламәт булуың кирәк, – диде ире.
– Табиблар әйтер лә ул. Әнә күрше Гадениягә дә кан басымың бик югары, бала табарга ярамый, дигәннәр иде. Икене тапты. Җен кебек. Үзе дә, балалары да.
– Гадения белән чагыштырма үзеңне. Аннан бер кеше организмы икенчесенекенә ошамый. Табибларны тыңла. Утыз икедә икәнеңне дә онытма.
Иренең катгый җавабын ишетеп, Кадрия тынып калды. “Эт өрә тора, бүре йөри тора”, – дип уйлап куйды ул елмаеп, һәм елмайганын күрмәдеме икән, дигәндәй, иренә сиздермичә генә күз төшереп. Балага узып куйса, пычагыма да бара алмый. 32 яшь булса ни. Гадения әнә 36да иде.
Һәм шулай килеп чыкты да. Үз дигәнен итте бит Кадрия. Чыннан да ире бер сүз дә әйтә алмады. Вакыты–вакыты белән көрсенгәләп кенә куйды. Исән–сау гына алып кайта күрсен, диюе булгандыр инде.
Бала тудыру йортында ул иң карт әни иде. Бик авырдан тапты. Тагын бер мәртәбә үлем белән күзгә–күз очраша язды. Әмма тапты бит. Аның улы бар! Тагын бер улы.
Иртән йокыдан уятып балаларны алып керә башладылар. Яшь әниләрнең сөенечләре эчләренә сыймый. Үзләре әле сабый, әнә берсе баланы ничек итеп тотарга кирәк икәнен дә белми. Үзалдына елмаеп Кадрия үзенә чират җиткәнен көтте. Ишектән күзен алмады. Бүлмәдәгеләрнең барысына да китерделәр бит инде. Нигә аның улы юк. Борчылма, Кадрия, менә хәзер ишек ачылыр да, бераз тыгызрак итеп төрелгән кечкенә генә тере төргәкне сиңа да алып кереп бирерләр. Һәм нәниең кечкенә генә авызы белән күк- рәгеңә ябышып имә башлар. Хатын үзен шулай юатты.
Тик баланы китермәделәр. Күкрәк тәмам тулды, авырта ук башлады. Кадрия акрын гына торып, җайлап кына коридорга чыкты. Авырдан тапты, дип алып килмәгәннәрдер, күрәсең. Балам ашыйсы килеп елап ятадыр. Ул коридор буйлап китте. Шунда бер бүлмәдән бик каты бала елаганы ишетелде. Адымнарын тизләтеп хатын шул якка атлады. Көтмәгәндә ишектән килеп чыккан шәфкать туташы Кадрияне күреп аптырап калды.
– Сезгә әле торырга ярамый. Нигә монда чыктыгыз? – дип сорады.
– Улымны имезергә алып килмәделәр. Күкрәгем тәмам тулды. Авырта. Ул да ачтыр, балакаем.
– Ә сезгә әле имезергә ярамый. Үзегез дә аңларга тиеш. Авырдан таптыгыз.
– Аның ашыйсы киләдер. Әнә бит ничек елый.
– Борчылмагыз, сезнеке түгел ул. Улыгызның тамагы тук, рәхәтләнеп йоклый. Ә бу баланы әнисе калдырып чыгып китте. Икенче ай биредә тора инде ул. Барыгыз, бар, бүлмәгезгә кереп ятыгыз, – дип шәфкать туташы аны куа ук башлады.
– Карагыз әле, андый зур булгач, тамагы туймыйдыр сабыйның. Бирегез үземә, имезим. Моның кадәр сөтне савып ташлап әрәм итеп булмый бит инде, – диде Кадрия күкрәкләренә күрсәтеп.
Шәфкать туташы хатынга ни дип җавап бирергә белми аптырап калды. Аннан табибә белән сөйләшергә дип, бер бүлмәгә кереп китте. Кадрия дә үз урынына кереп ятты. Балаларны әле алып чыгып китмәгәннәр. Әниләренең күкрәкләренә борыннарын төрткәннәр дә тәмләп йокыга ук талганнар. Мышнаганнары гына ишетелә. Әниләрне генә күр син. Берсе баласы белән бергә йокыга ук киткән. Икенчесе нарасыена мөкиббән китеп карап тора.
– Алай текәлеп карама. Күз тидерерсең. Ата–ананың күзе тиз тия балага, – диде аңа Кадрия шыпырт кына.
– Ул шундый матур, Кадрия апа. Күзне алып булмый, – дип җавап бирде яшь ана.– Нинди татлы хис икән ул ана булу.
Шунда аларның сүзен бүлеп ишек ачылды һәм бала күтәргән шәфкать туташы килеп керде.
– Менә, Кадрия апа, теге баланы алып кердем. Кире уйламадыгызмы?
– Юк, юк, китерегез, – дип палатадашларының аптырау- лы күз карашлары астында хатын балага үрелде. – Малаймы, кызмы?
– Малай, – диде шәфкать туташы һәм балаларны җыя башлады.
– Азрак кына торсыннан инде, Гадилә апа. Кара, ничек матур итеп йоклый..
– Туеп бетәрсең әле, наным. Ярар, Кадрия апагыз ашатып бетергәнче генә торып торсыннар.
Ул чыгып китүгә бар да Кадрия янына җыйналды.
– Кадрия апа, нишлисең син, чит кеше баласын ашатасың түгелме соң?
– Булса ни, бала бит ул. Аның ни гөнаһысы бар? Мин аны ярата да башладым инде. Карагыз, нинди матур бала.
Хатын назлы елмаеп күкрәгенә ике кулы белән ябышкан, күк йөзедәй зәп–зәңгәр, зур күзле баладан күзен алмады, аны яратып күкрәгенә кысты. Тегесе ашарга комачаулама әле, дигәндәй, тыпырчынгандай итеп алды.
– Карале, кара, яратмаган булды, – диде Кадрия көлеп. – Аша, балам, аша, башка борчымыйм. Югыйсә, алып чыгып та китәрләр, тамагың туймый калыр.
Бала бераздан ана кулында изрәп йоклап та китте. Сабый, кемнәр кулына эләгерсең икән инде син? Ни йөзләре белән калдырып китте икән сине әниең? Кадрия шулай сөйләнә–сөйләнә баланы кочаклап үзе дә йоклап киткәнен сизми дә калды. Баланы яныннан ала башлагач күзләрен ачкан иде, шәфкать туташы икәнен белгәч, яңадан йомды.
Анага баласын икенче, өченче көнне дә кертмәделәр. Хәзер инде дөресен әйттеләр. Бала хәлсез булып туды, табиблар күзәтүе астында ята, сабыр булыгыз, диделәр. Палатада Кадрия еласа, балалар табу йорты баскыч төбендә кызының хәлен белергә килгән әнисе үзенә урын таба алмады. Ире генә салкын канлы булып калырга тырышты, ничек булдыра ала, шулай хатынын юатты.
Гөлсинә Зәкиева