Дамир Нуриәхмәтов: «...Кояш нуры бүләк итәр кешең бармы?»
Бу сүзләр бары тик Дамирныкы гына.
Караңгы төн. Шомлы уйлар өшеткәндә җанны Кояш нуры бүләк итәр Кешең бармы? (Дүртьюллыклар).
Шигърият дөньясында әнә шулай уйланып, гыйбрәтләнеп утырабыз... Арча үзәк китапханәсендә Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтовның “Ачтым күңелем пәрдәсен” китабын тәкъдир итү кичәсе бара. Кичәне китапханәнең бүлек мөдире Әлфия Галимова алып барды. Җыр, шигырь укулар белән бик матур узды ул. Казаннан якташыбыз, галим, шагыйрь Рифат Җамал, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм аның тормыш иптәше, рәссам-бизәүче Фәйзрахман Камалов кайтты. Шагыйрьне котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде.
Китапханәнең зур залы тулы халык иде. Кичәдә районның “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе һәвәскәрләре, “Яшәү яме” клубы ветераннары һәм Дамирның бертуганнары, якыннары, дуслары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Китапка кереш сүзне Шәмсия Җиһангирова язган.
– Кереш сүз язу бик җаваплы хезмәт, – дип сөйләде шагыйрә. – Иҗат кешесен мактап, башыннан сыйпап кына торсаң, ул үсүдән туктарга мөмкин. Без автор белән ачыктан-ачык аңлаштык. Дамир җайлы, ипле кеше булып чыкты. Беренчесен укуга шигырьләренә тартылдым. Йотлыгып укый башлыйм. Һәм, шөкер, һәр шигыре саен диярлек күңел кылларын “чиртеп алучы” ачышлар таба барам. Шигырь язучылар күп, ә Дамир башкалар әйтмәгәнне әйтә белә. Әрсезләргә юл ачык. Мин шагыйрь түгел, мин шагыйрь- ләрдән үрнәк алучы гына, ди безнең тыйнак шагыйребез. Без аны мактыйк. Мин бик шат, Дамир кебек шагыйрьне ачуыма.
Безнең “Арча хәбәрләре” газетасының да иң тыйнак хәбәрчеләренең берсе ул. Без Дамирның шигырьләрен, мәкаләләрен яратабыз. Редакциягә ешрак килүен телибез. Дамир авылда төрле мәдәни чаралар үткәргәндә олы ярдәмче дә. Якыннары аны уен-көлкеле, дип тә сөйләделәр.
– 3 апаем, 2 абый, 1 сеңлем бар, – дип сөйләде Дамир. – Әти “Октябрь” колхозында баш хисапчы булып эшләде...
Сүз өзелде... Бераз тынычлангач дәвам итте.
– Әти (Фәтхрахман), чын мәгънәсендә, герой кеше иде. 17 яшьтән сугышка китеп, батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Дан орденнары алган кеше. Бик төпле иде. Бервакытта да тавыш күтәргәне булмады. Әни (Суфия) укытучы булып эшләде.
Якыннары өлкән Нуриәхмәтовларны тәртипле балалар үстерде, дип сөйләделәр.
Дамирның тормыш иптәше Рәмзия ханым сөйләргә чыккач, Дамир бәхетле икән, дигән уй баштан йөгереп үтте. Без Рәмзияне кешелекле, әйбәт укытучы буларак беләбез. Дамирның тормыш иптәше кем икәнне моңарчы белми идем.
– Дамирның бик авыр вакытлары булды, – дип сөйләде Рәмзия ханым. – Шундый көннәрнең берсендә район газетасы редакциясенең хатлар бүлеге мөдире Румия ханым шалтыратты. Ул Дамирны Әбүнәчеләр көненә чакырды. Барды Дамир, очрашудан бик күңеле үсеп кайтты. Ул анда «Каурый каләм» берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова, иҗатташ дуслары белән танышты. Ялкынланып, «Каурый каләм» берләшмәсе дәресләренә йөри башлады. Менә бүген шуның җимешләрен, бәхетле мизгелләрне татыйбыз. Дамир ул бик белемле, акыллы кеше. Күп укый. Табигатьтә йөрергә ярата. Тәмле үлән чәйләре әзерли. Без аның белән танышканда бу әдәбият укытучысыдыр инде, дип уйлаган идем. Ике малай үстердек. Эшне бергә эшлибез.
«Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова шигырьләргә анализ ясады. Оптимистик рухтагы шигырьләр, дигән бәяне бирде ул. Дамир гына әйтеп бирә алган юлларны укып күрсәтте.
Тиздән, 7 сентябрдә, Дамирның туган көне. Аңа 56 яшь тула. Дамирның үкенече бар. Ул югары белем алмавына үкенә. Армиягә киткәнче Арча автотранспорт предприятиесендә слесарь булып эшли. Армиядән кайткач, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, «Октябрь» колхозында башта шофер, аннары газ хезмәте буенча слесарь булып хезмәт итә. Күп еллар туган авылында кырчылык бригадасын җитәкли. Газ операторы булып һәм банкларда сак хезмәтендә дә эшләргә туры килә аңа.
Наласа авыл җирлеге башлыгы, Урта Бирәзәдә яшәүче Илфира Шакирова:
– Дамир ул туган нигезне саклап калучы, – дип сөйләде.
– Китап чыгару ул зур бәхет, – дип башлады сүзен якташ шагыйребез Рифат Җамал. – Байлар язучыларга кызыга. Байлар туплаган байлыкны җиңел генә үскән малайлары тарката. Ә менә безнең, шагыйрьләрнең, язучыларның байлыгы халыкка кала. Шәмсиягә бик зур рәхмәт. Кулъязманы эшкәртү бик авыр хезмәт. “Каурый каләм” берләшмәсенә, район җитәкчелегенә рәхмәт. Җылы сүздән күңел үсенә, усал сүздән күңел күшегә, диләрме әле. Иҗат ул шундый нәрсә, ком юып ятам, бәлки алтын чыгар...
Рифат Җамал язучыларның халәтен, үсеш юлын әйтте дә бирде. Бөтен язган да алтын була алмый. Ә аны табарга, тапкан саен тагын эзләргә кирәк. Туктамаска! Без дә шул теләктә.
Румия Надршина.