Дөнья йөген күтәргән буын

2017 елның 4 августы, җомга

Дөнья йөген күтәргән буын

Кызылъяр авылында яшәүче Мөршидә Нуриевага 90 яшь тулды. Шушы уңайдан район башлыгы урынбасары Любовь Осина юбилярны котлап, Президент В. Путинның, район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Мөршидә апа гомер буе терлекчелектә эшләгән. Ире Камил белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ул кече улы Идриснең гаиләсе белән яши.

– Игезәк сыңары идем мин, – дип сөйли Мөршидә апа. – Икенчебез кечкенә вакытта ук үлгән. Шуңа да бәлки мин гәүдәгә кечкенә булганмын. Озын толымлы, ак йөзле, сипкелле матур кыз идем.

Шаяртып сөйләшергә дә ярата Мөршидә апа. Андыйларны җор телле, диләр.

– Балаларны бер-бер артлы табып тордым, бабай куанып торды, балаларны яратты. Балаларны атка утыртып, төялешеп чыгып китәрләр иде. Тормышның ямен, тәмен белеп яшәдек, – ди.

Котлап чәчәкләр биргәч:

– Үз гомеремдә беренче тапкыр чәчәк тотам, – дип тә уены-чыны белән әйтеп куйды ул. Аннан җитдиләнә төшеп:

– Кулың эш белсә, морадыңа ирешеп була, – дип тә өстәде. – Терлекчелектә көн үтсенгә йөрмәдек без.

Ветеран үзенең терлекчелектә эшләве белән горурлана.

Мөршидә апа ара-тирә киленен мактап ала.

– Киленем бик әйбәт минем. Пешерергә дә әвәс...

Төп йорттагы килен Зөлфия Казанга барып-кайтып эшли. Шәфкать туташы булып хезмәт итә.

– Әти ат яратты, – дип сөйли төп йортта яшәүче Идрис. – Ат алып кайтып бирдем. Әти 2008 елда вафат булды.

...Сугыш балаларны иртә олыгайта. Мөршидә дә 7 сыйныфны тәмамлагач, колхоз эшенә чыга. Кыз төрле эшкә алына. Урман кисүдә дә катнаша. Өйдә дә эш бетми. Сугыш башлангач, хатын-кызлар, яшүсмерләр, карт-коры көнне төнгә ялгап, ару белми эшкә тотына. Мөршидә “Сугыш елларында аерата хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнә.

1955 елда Кызылъяр авылы егете Камил Нуриевка кияүгә чыга. Олы кызлары Фоадия Казанда яши. Әнисенең юбилеена кайткан иде. Улы Шамил шулай ук Казанда гаиләсе белән гомер итә. Радик та Казанда яшәүне кулайрак күрә. Идрис авылда төпләнеп кала. Зур агач йорт. Һавасы ук икенче. Мөршидә апа белән үткәннәрне искә төшереп, күңелле итеп сөйләшеп утырдык. Зарланмый. Улы Идрис тә тыныч кына елмаеп, сүзгә кушылгалап утырды. Чәчәкләр тотып, шау-гөр килеп, фотоларга төштеләр. Матур күлмәген кигән Мөршидә апа яшәреп киткәндәй булды. Шаярта. “Колхозга эшкә кеше кирәкмиме икән, барыйммы, барсам, мин башка эшне белмим инде, терлек карый беләм”, – ди.

... Урамга чыктык. Мөршидә апа өйдә калды. Балалары озатып калдылар. Мөршидә апага исән-имин яшәргә язсын.

Румия Саттарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International