Яшәлгән данлы еллар
Капка төбендә Фәрит абый Шәмсетдиновның үзе утырткан алмагачы үсә. Балалары, элеккеге хезмәттәшләре белән шау-гөр килеп, бергәләшеп фотога төшкәндә:
– Алмагачым янында фотога төшим әле! – дип, ямь—яшел булып җәелеп үсеп утырган агач янына килеп басты.
95 яшен тутырган Фәрит абый көне бүген. Юбилеен гомер иткән йортында үткәрергә Ульяновскидан кызлары кияве белән кайт- кан. Кунакларны капка төбенә чыгып каршы алды. Сугыш ветеранын котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул юбилярга Президент В. Путин һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Фәрит абый Шәмсетдинов озак еллар Яңа Кенәрдә район эчке эшләр бүлегенең учас-ток инспекторы булып эшли. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Баһавиев, ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Һашим Гарәпшин да юбилярны котладылар. Чәй өстәле янында сөйләшеп утыр- дылар. Сөбханалла, Фәрит абыйның хәтере дә, сәламәтлеге дә, күз тимәсен, яхшы сакланган. Юбилярның сөйләр сүзе күп.
– Кечкенәдән ат белән эшләдем, – дип искә төшерә ветеран. – 6 яшьтән җир тырмалап, сукалап үстем. Ат әтине санламый, ә мине тыңлый иде. Мин әби биргән шикәрне үзем ашамыйча атка каптыра идем. Бәлки шуңа яраткандыр...
Сугышка киткәнче ике ел тимерче булып эшләве физик яктан нык, көчле булырга ярдәм итте, ди. Алар әти-әнисенә 5 малай үсә. Вакыт-вакыт әнисе Шәһәрбану:
– Эх, берегез, ичмасам, кыз булмаган, – дип уфтана. – Хатын-кыз эшемә булышыр идегез, – ди.
Бәлки бер—бер артлы сугышка киткән улларын кызганып, әниләре:
– Кыз булып туган булсалар, сугышка бармаслар иде, – дип тә елагандыр.
Ананың бер улы сугыштан кайтмый... Фәрит абыйның хатыны Саймә апа да сугышта катнашкан, зенитчы. Ул бик тыйнак була. Сугыш турында берни дә сөйләмәде, диләр. 2014 елда вафат була. Фәрит абый: «Сугыштан исән-сау кайтсам, Саимәгә өйләнер идем, дип теләдем, теләгем кабул булды», – ди. 65 ел бергә гомер итәләр. Алар коры килгән 30 нчы елларның берсендә гаилә белән төялешеп Казахстанга чыгып китәләр. Әбисе Казахстанда үлгәч, шунда җирләнгәч, әтисе моңсуланып кала һәм киредән туган якларына кайтырга булалар.
– Без шундый тыныч гаиләдә үстек, – дип искә төшерә кызлары Гөлсинә ханым. – Әти белән әнинең кычкырышканын бервакытта да ишеткән булмады.
Алар ике кыз, бер малай үсә. Казанда яшәгән ир туганнары Фарук инде гүр иясе. Барысы да югары белем ала. Олы кызлары Даймә укытучы, Гөлсинә аптека системасында эшли, Фарук – очучы. Кызлар гаиләләре белән Ульяновскида яшиләр. Әниләре вафат булгач, әтиләрен үз яннарына алдыралар. Йорт авылда буш тора. Кайтып торалар. Казанда гомер иткән Фарукның улы төп йортка ешрак кайта, диләр.
Фәрит абый: “Сугышның башыннан ахырына кадәр иң кыен участокларда булдым, – дип сөйли. – Чөнки мин хезмәт иткән реактив снарядлы миномет гел дошманның үзәгенә һөҗүм итәргә тиеш була. Курка белмәдем, йөрәкле идем. Гел беренче булдык. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләндем. Сугыштан кайткач, милициядә эшләгәндә дә безнең Яңа Кенәр учас- тогы беренчелекне бирмәде.
Участок инспекторы булып эшләгән елларын бергәләп искә төшердек. Җинаятьчелек турында сөйләшкәндә Фәрит абый 23 авыл кергән Яңа Кенәр участогында яшәүчеләрнең берсен дә начар яктан искә алмады. Хәтта төрмәдән кайткач, килеп рәхмәт әйтүчеләр булды, диде. Һәр җирдә: «Фәрит Сәләхович, дип каршы алырлар иде», – ди. Ә менә читтән кайтып качып йөргән жинаятьчеләрне милиция хезмәткәрләре белән бергәләп тотулары турында сөйләде. “Ни хикмәт булгандыр, хәтерем ялгышмаса, 50нче еллар иде, безнең участокта бер елда 11 кеше асылынып үлде”, – дип тә искә төшерде ул.
Яңа Кенәрдә Фәрит абый утырткан капка төбендәге алмагач хуҗасына гомер теләп, шаулап үсеп утыра. Без дә Фәрит абыйга матур, аяз көннәр телибез.
Румия Надршина.