Амбардагысы икмәк
2 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2017 ел уңышын җыйнап алуга багышланган киңәшмә үткәрде. Ул видеоконференция режимында узды.
Быел республика басуларында уңыш бик югары, – диде Марат Әхмәтов. – Әмма күп нәрсә безнең оешканлыкка бәйле булачак. Бигрәк тә август аенда”.
Татарстанның кайбер районнарында игеннәрне урып-җыю башланган инде.
Министр быелгы урак өстенең гади булмаячагын искәртте. Чөнки урып-җыю башка елларда июль уртасында башланса, быел ике атнага соңара. Көннәр дә кыскара бара.
Министр урынбасары Илдус Габдрахманов әйтүенчә, быелгы урып-җыю барышы киптерү агрегатлары егәрлегенә бәйле булачак. Алар бар да тәүлек буе эшләргә тиеш.
Марат Әхмәтов барлык районнарны урып-җыюга керешергә чакырды. Август аеның яртысыннан артыгында яңгырлы көннәр көтелә. Шуңа күрә көтеп торуның мәгънәсе юк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю йомгаклары буенча алдынгы экипажларны бүләкләү турында карар кабул итте. Һәрберсе 100 әр мең сумлык 200 премия биреләчәк.
Район башлыгы Илшат Нуриев киңәшмәне дәвам итеп, алда торган кичектергесез бурычларга тукталды.
– Август аенда аеруча оешканлык күрсәтеп эшләргә кирәк булачак, – диде ул. – Уракка керешергә вакыт җитте, терлек азыгы әзерләү дәвам итә, көзге чәчү, туфрак эшкәртү, орлык салу – барысы да үз вакытында башкарылырга тиеш. Соңгы вакытта сөт кими, баш санын киметүче хуҗалыклар бар, моңа һич тә юл куярга ярамый.
Вакыт кадерен белеп эшләргә, кызыксындыру чараларын киң кулланырга. Быел дымлы ашлык кайту ихтималы зур, эшне оештырганда шуны истә тотарга. Хуҗалыклар үз көчләре белән генә булдыра алмаса, элеватор ашлык кабул итәргә әзер. Ашлыкны ташыганда югалтулар була, моңа да чик куярга кирәк.
Хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәдә урып-җыю чорында элегрәк халыкның бердәм булып ындыр табакларында эшләвен искә алдылар. Соңгы елларда авылларда урак өсте икәнлеген белми дә калалар. “Ашлыгын да бирәбез, акчасын да түлибез,” – ди җитәкчеләр. “Икмәк булса, җыр да була,” – дип тикмәгә генә әйтмиләр бит. Башта икмәкне булдырырга кирәк.
Әлеге киңәшмәдән соң район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән элеваторда булдык. Җитәкчелек алышынгач биредә үзгәрешләр зур булган. Инде сүнә башлаган предприятиедә яңадан тормыш кайный. Буяганнар, агартканнар, төзәтәсен төзәтеп, яңартасын яңартканнар.Һәркайда җыйнаклык, тәртип, чисталык.
– Без 50 мең тонна ашлык кабул итәргә әзер, – ди директор Ләйсән Әһлиуллина. – Кирәге чыкса, күбрәк тә кабул итә алачакбыз. Беренче ашлык килүен без дә дулкынланып көтәбез.
Шунысы бераз гаҗәп тоелды – безнең ра- йоннан әлегә Лотфуллин З.Р. хуҗалыгы гына килешү төзегән. Әгерҗе, Питрәч, Теләче, Балтач районнары хуҗалыклары күптән килешү төзеп куйган. Безнекеләр ни көтә?
Быел тулы көчкә эшли алырбыз, дип көтә җитәкче. Эшкә өстәмә кешеләр дә алачаклар. Дымлы, хәтта чүпле ашлык та кабул итәчәкләр.
Ильяс Фәттахов