Арча кенәзе тарихи туган җиренә кайтты
Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашучы милләттәшләребез бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани һәм язучы Мәхмүт Галәү исемнәре белән бәйле Арча районының Ташкичү авылына сәяхәт кылдылар.
Биредә алар күренекле шәхесләребез эшләгән һәм белем алган мәдрәсәнең данын яклап килүче Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе белән таныштылар. Кунаклар мәктәп ишегалдында быел гына бөек якташларыбызга куелган һәйкәлләргә беренче булып чәчәкләр салды, май аенда гына сафка баскан Шиһабетдин Мәрҗани музееның беренче кунаклары булдылар. Музей һәм һәйкәлләр “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте һәм милли рухлы башка иганәчеләр ярдәме белән төзелгән. Шулай ук делегатлар “Туган як” музее, мәктәп һәм балалар бакчасы белән дә танышты. Делегатларның һәрберсе милләтне саклап калу юнәлешендә зур эшләр башкаручы шәхесләр булуларына инандык. 1974 елда Ташкичү мәктәбен тәмамлаган, 36 ел Свердловск өлкәсендә гомер итүче Фәвия Сафиуллина татар теле укытучысы Венера апаларын рәхмәт сүзләре белән искә алды. Урал татарлары конгрессын җитәкләүче якташыбыз Уралда 43 татар авылының 19ында татар теле дәресләре укыту оештырылганлыгын хәбәр итте. Чыгышы белән Әлмәт районыннан Фәүзия Пак ярты гасырдан артык Пермьдә яши, шәһәр үзәгендә эшләп килүче “Чулпан” милли балалар бакчасын җитәкли. Ул 16 ел элек татар балалары өчен 5 төркем ачылуын, 132 бала татар телендә тәрбияләнүен әйтте. Башка милләт балалары өчен татар теле дәресләре оештырылган. “Рус балаларының татар телен аеруча кызыксынып өйрәнүләренә сокланам, татар балаларын өйрәтүе авыр. Гаиләдә күбрәк татарча сөйләшсеннәр дип, әбиләр, әниләр клублары оештырдык. Башкарган һәр эшемне мине үстергән Татарстаныма багышлыйм!” — ди Фәүзия ханым.
Уфада яшәүче Арча кенәзләре нәселеннән булган Әюпов Зөфәр Якуп улы борынгы бабаларының тарихи туган җиренә ашкынып кайтуын әйтте. Әлеге нәсел шәҗәрәсе 1260 елга Дамаск солтаны Сәләхетдин Әюбига барып тоташа. “Безнекеләр Явыз Иван Казанны басып алгач, Оренбург, Самара, Башкортстанга барып төпләнгән. Арчада Әюповлар калмаган микән? Табылсалар, нәсел шәҗәрәсе белән таныштырыр идем. Бик дулкынланам... Әтиләргә, бабаларга туган туфракны истәлеккә алып кайтырга җыенам”.
Кунаклар 19нчы гасыр архитектура истәлеге булып торган Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән бәйле атаклы Ташкичү мәчетендә дә булдылар. Биредә алар әлеге мәчетнең тарихы, ислам дине хакында фикер алышты, өйлә намазын укыдылар.
Кунаклар 4 төркемгә бүленеп, Ташкичү авылында гомер итүче үрнәк гаиләләрдә: Садриевлар, Хәкимовлар, Хөсәеновлар, Мәмсәдә Гариповларда кунакта булдылар, татар өенең мохите, көнкүреше белән таныштылар. Хуҗалар кунакларны якты йөз, мул табыннар белән каршы алды.
Чәй өстәле артында милләттәшләребез татар телен саклау юнәлешендә башкарылган хезмәтләре турында сөйләде, ярдәм сорап та мөрәҗәгать иттеләр. Мәсәлән, Владимир шәһәрендә эшләп килүче “Бәхет” татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мөкаддәс Мортазин балалар бакчасында татар төркеме ачылуын, ял көннәрендә укучыларга, өлкәннәргә татар телендә укыту оештырылуын хәбәр итте һәм биредә белем бирү өчен тәҗрибәле мөгаллимнәр җитешмәвен әйтте. “Бәлки Арча районыннан килеп бу эшкә алынучылар булыр. Укытырга килүчеләргә без бөтен уңайлы шартларны тудырырга әзер: алар рәсми рәвештә эшкә урнаштырылачак, торак белән тәэмин ителәчәк. Бары тик милли җанлы, халкыбызның киләчәге өчен кайгырган милләтпәрвәр шәхес булуын гына телибез”, — диде ул.
Киләсе тукталыш Ташкичү мәдәният йортында булды. Биредә “Өммегөлсем” фольклор ансамбле халкыбызның борынгы милли йолаларын күрсәтте.
Күңелләргә уелып калырлык әлеге очрашу халкыбызның милли гимнына әверелгән “Туган тел”не бергәләп башкару белән тәмамланды.
Гөлшат Моратова