Милләтең белән горурлан!
Капка ачылып китте. Чиләк-көянтәле, аллы-гөлле күлмәктән, ак яулыктан татар килене килеп чыкты. Янәшәсендә кызлар. Җырлый-җырлый чишмәгә килделәр.
Һәр көн саен таң яктысы
Сирпеп битеңнән үбәр.
Син барасы су юлына
Зөһрә йолдыз нур сибәр.
Күңелнең кайсыдыр чылбыры чыңлап куйды. Чыңлауның аһәңе үткәннәргә, әби-бабаларыбызга барып тоташты. Йөрәк әллә нишләде, күзләр дымланды... Соңыннан кем белән сөйләшсәм дә, шушы халәтне аңлатырга тырышты. Милләтне югалтырга ярамый. Татар булуың белән горурланырга кирәк!
Тамаша Түбән Мәтәскә чишмәсе янында барды. Бөтендөнья татар конгрессы VI корылтаеның бер төркем делегатлары килү хөрмәтенә оештырылды ул. Төрле төбәк татарларының чишмә янында биеп, җырлап, күңел ачуы кызыклы тамаша гына түгел, ул төрле җирләрдә яшәүче татарларның күрешүе дә иде. Ничек дулкынланмыйсың! Татарстанның Чирмешән, Яңа Чишмә районнарыннан, Сахалин, Тверь, Вильнюс шәһәрләреннән, Мәскәү өлкәсеннән килгән милләттәшләребез бөек шагыйребез Г. Тукайны биргән Арча җирендә ләбаса! Иң элек мәктәпкә килделәр. Кунак- ларны Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов, Түбән Мәтәскә мәктәбе директоры Зөлфәт Дәүләтбаев каршы алды. Милләттәшләребез мәктәп бакчасының чәчәк, яшелчә түтәлләрен, кыяр теплицасын кызыксынып карадылар. Мәктәптә оста куллар эшләгән сувенирлар, коллективның уңышлары, туризмга көйләнгән спортзал һәм Г. Тукай иҗатына багышланган әдәби мәйданчык, музей кунаклар күңеленә хуш килде. Үзе язган шигырьләрен укыган Түбән Мәтәскә укучысы Әнисә Гаффарованың уңышларына исләре китте. 2014 елда районның Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты, шушы ук елны Татарстан Республикасының Туфан Миңнуллин исемендәге премиясе лауреаты, 2015 елда районның Гариф Ахунов исемендәге премиясе лауреаты иде Әнисә.
Җиңү язы килде җиргә кабат.
Тетрәп куям һәйкәлләргә карап:
Күпме гомерләрне сугыш өзгән,
Тол-ятимнәр, дим, ничек түзгән?
(“Җиңү язы килде җиргә кабат”)
Мәктәп белән тоташкан балалар бакчасыннан чәчәкле ишегалдына чыктылар, ә анда кунакларны Шурабашның “Чордашлар” фольклор ансамбле гармуннар белән җырлап каршы алды. Учакта пешкән шулпадан авыз итеп, мәктәп янында фотоларга төшкәннән соң милләттәшләребез татар гаиләләре яшәгән йортларда булдылар. Иң беренче чиратта мәктәп белән янәшәдә генә диярлек Зариповлар йортына керделәр. Урамнан ук балкып торган йортның ишегалдына кергәч, брусчаткалы, чәчәкле мохиткә эләгәсең, ә йортның эченә үткәч, ике катлы заманча итеп эшләнгән өй эченең гүзәллегенә сокланмый мөмкин түгел. Кунаклар: “Бу матурлыкны үзегез тудырдыгызмы, әллә осталар эшләдеме?” – дип сорадылар. “Үзебез дә, осталар да,” – дип җавап бирде Зарипов- лар. Арт яктагы бакчадагы йөк машиналарын, трактор, агач эшкәртү станокларын да кызыксынып карадылар.
Сәгъдиевлар гаиләсе күп итеп сыер асраулары, нык тормышлары белән милләттәшләребезне кызыксындырды. “Азыкны каян аласыз, сөтне кая куясыз?” – дигән сораулар бирделәр. “Терлек азыгын сатып алабыз, сөтне җыючыларга тапшырабыз”, – дип сөйләде Халисә һәм Илнар Сәгъдиевлар.
Вак бисерләрдән мог- җизалар тудыручы Рәмзия Абушаева йортында да булдык.
Милләттәшләребез белән Түбән Мәтәскәнең чишмә буенда аерылыштык. Дулкынландыргыч мизгелләр иде алар. Безне милләт дигән туганлык җепләре бер-беребезгә тагын да якынайтты.
– Татарстанда яшәсәк тә, Арча авылларының мондый үзгәреш кичерүен үз күзләребез белән күрү иң изге тойгыларны уятты, – дип, уй-фикерләре белән уртаклашты Яңа Чишмәдән Камил Хәйруллин.
Ә Вильнюста яшәүче татар кызлары Карина, Катя, Камилла, Эльвина: “Һичшиксез татарча сөйләшергә өйрәнәбез”, – дигән фикергә килделәр. Алар Литвада татар җыр ансамбленә йөриләр. Үзләрен корылтайга Вильнюста татар мәдәният үзәге директоры Альмира Пармаксицоглу җыеп алып килгән.
Тверь шәһәреннән килгән Ревиз Ернеев белән рәхәтләнеп татарча сөйләштек.
– Мин үзем Пермь өлкәсенең Индирка дигән авылында туып-үстем. Татар мәктәбендә укыдым. Телне, милләтне саклауга килгәндә Аллаһы Тәгалә яшәтә аны!
– Ә бит үзебезгә дә тырышырга кирәк!
– Әлбәттә. Пәйгамбәребез, китмәсен өчен дөяңне бәйләп куй, дигән бит.
Көньяк Сахалин шәһәреннән Вәсилә Җәгъфәрова: “Әлмәт ягыннан киткәнемә 12 ел, агроном, – дип сөйләде. – Кызганыч, Сахалинда татарлар урыслашып беткән. “Дуслык” җыр ансаблен җитәклим. Татарларга татарча өйрәтәм, милләтне саклап калырга тырышабыз”. Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәреннән Әлфия Шәмсетдинова шигырьләр яза. “2001 елда Щелковода мәчет төзелде”, – ди.
Безгә Аллаһ җанны
Чиста итеп биргән.
Иң бәхетле кеше
Шуны аңлый белгән.
Калебенә аның
Иман нуры иңгән, – дип яза Әлфия ханым.
Корылтай делегатлары Арча җиреннән, татар авылында булып, милләттәшләре белән очрашып, татар булулары белән горурланып, һәр милләт үзен саклап калсын, кабат очрашырга язсын дип, иман нуры җыеп китте.
Румия Надршина