“Безнең моннан китәсебез килми”

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

“Безнең моннан китәсебез килми”

5 августта Бөтендөнья татар конгрессы делегатларының бер төркеме Урта Курса авыл җирлегенә кергән авылларда булды. Аларны район башлыгы урынбасары Любовь Осина озатып йөрде.

Сарай–Чокырча авылында кунакларны авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина, “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов каршы алды. Авылның олысы–кечесе “Җидегән чишмә” янына җыелган, самавыр кайный, табада коймак пешә. “Җидегән чишмә” үзе бер хозурлык. Эшмәкәр Инил Габделхаков үзенең туган йорты янындагы чишмәләрне бергә туплатып гүзәллек дөньясы барлыкка китерде. Әлеге чишмә суын хәзер авыл уртасындагы самавырдан да алып була.

Менә шушы чишмә янында авыл үзешчәннәре “Су юлы” дип аталган тамаша күрсәттеләр. Чишмәләр турында җырлар яңгырады, халкыбызның чишмәләргә кагылышлы йолалары күз алдыннан үтте.

Кунаклар Урта Курса урта мәктәбенең бакчасындагы матурлыкка сокландылар, яңартылган мәктәпне, балалар бакчасындагы шартларны күреп хозурландылар.

Эшмәкәр Вәдүт Вафин төзеткән мәһабәт мәчет күпләрне үзенә тарта. Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина әйтүенчә, мәчеткә никах укыту, балага исем кушу өчен дә төрле урыннардан киләләр. Вәдүт Вафин муллага хезмәт хакы да түләп тора.

Кунаклар өч Курсаны тоташтырган асфальт юл буйлап узып төрле гаиләләргә таралышты. Аларны һәркайда ачык йөз белән каршы алдылар. Вәдүт Минһаҗев сигезенче дистәне вак-лый. Озак еллар тракторда эшләде. Ике улы авылда төпләнде. Марсель мәктәптә укыта, ел саен урып–җыю чорында комбайнда эшли. Киленнәре Гөлназ хисапчы, өч кыз үстерәләр. Өч сыер, дүрт үгезләре бар. Бакчада бәрәңге, яшелчә, җиләк–җимеш, чәчәкләр. Йорт–җир таза, эчкә керсәң үзе бер рәхәтлек. Хуҗалар елмаеп кына йөри, өстәлдә – туй сые.

– Әйдә, Вәдүт абый, гармунда уйнап җибәр әле, – диде авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина.

– Әй, гармун чормада инде, – диде хуҗа кеше. Кыстый торгач, чыгып гармун алып керде. Кунаклар да төшеп калганнардан түгел, гармунда уйнап җырлап бирүче тиз табылды. Вәдүт абый чыгып тагын бер гармун белән керде. Икәү генә аз тоелдымы – өченчесен күтәреп керде.

Марс Хәйруллиннар гаиләсендә дә сый–хөрмәт көтә иде. Үз көчләре белән көн күрүче фидакарь кешеләр гаиләсе бу. Марс сигезенче сыйныфны бетергәч фермага килә, сыер сава, озак еллардан бирле ферма мөдире. Хатыны Әлфинур лаеклы ялга чыкты. Абзарлары тулы мал, араларында үзенә бүләк итеп бирелгәне дә бар. Йорт–җирләренә, андагы тәртипкә, кунакчыллыкларына сокланырлык.

Районның данлыклы механизаторы Фәрит Гайнетдинов, озак еллар бригадир булып эшләгән хезмәт ветераны Ренат Абдуллин хуҗалыкларында күргәннәрдән дә бик канәгать калган кунаклар. Авылларның ныклыгы, йортларның төзеклеге, кешеләрнең ачыклыгы сокландырган аларны.

– Безгә монда бик ошады, безнең моннан китәсе дә килми, – дип шаяртып та алды алар.

Әле сәяхәт болар белән генә бетмәде. Урта Курса мәдәният йортында үзешчәннәр “Сепарат аерту” тамашасы куйды. Үзләренең сәхнә осталары халкыбызның үткәнен чагылдырган күренешне искиткеч матур итеп уйнап күрсәттеләр.

Бу көнне кунаклар яшь парлар Ризәлә һәм Надир Сибгатуллиннарның никахлашу тантанасын да кызыксынып карадылар.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International