“Яңарыш”та арыш сугалар

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

“Яңарыш”та арыш сугалар

Район җитәкчесе Илшат Нуриев 5 августта хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары, район Советының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Анда сүз нигездә яңа уңыш ашлыгын югалтуларсыз, оешкан төстә урып–җыю турында барды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов үзенең чыгышында авыл хезмәтчәннәре алдында торган мөһим бурычларны билгеләп үтте.

– Август, сентябрь айлары бик киеренке булачак, – диде ул. – Безгә урып–җыю белән бергә азык, чәчү өчен җир әзерләргә, чәчәргә, терлекләр кышлату өчен фермаларны ремонтлауны дәвам итәргә кирәк.

Август аенда һава торышы буенча фаразлар куанырлык түгел. Яңгырлар, һава температурасы түбәнәю көтелә.

Узган ел урак өсте 19 июльдә башланган иде, 19 августка игеннәрнең 90 проценты урып–җыелды. Быел басуларның торышы яхшы. Салам да җитәрлек, башаклар да эре, әмма чүп үләннәр дә җитәрлек, соңгы көннәрдәге җил–яңгырда егылган мәйданнар да бар. Урып–җыю да 20 көнгә соңгарып башлана. Шуларны исәпкә алып, аеры уруны кулланырга туры киләчәк, дымлылык югары булганга зур күләмдәге ашлыкны киптерергә, элеватор хезмәтеннән файдаланырга туры киләчәк.

Район буенча 60 мең гектардагы игеннәрне урып–җыясы бар. Бер комбайнга уртача 388 гектар мәйдан туры килә. Әмма бу сан күп хуҗалыкарда зуррак. “Кишет” һәм “Венета” ширкәтләрендә, Закирҗанов Р.М. крестьян–фермер хуҗалыгында 700 гектар чамасы. “Үзәк”, “Кызыл Яр”, “Яңарыш”, Габбасов А.А. хуҗалыкларында 600 гектардан артык.

Әлеге хуҗалыклар язгы кыр эшләрендә, азык әзерләүдә сынатмадылар, урып–җыюда да шулай булыр, дигән ышаныч бар.

Әйтеп үтелгәнчә, быел күп мәйданнардагы игеннәрне теземнәргә салырга туры киләчәк. Бу очракта көндез турыдан–туры урып җыярга, төнлә теземнәрне суктырырга туры килә. Әлеге алым “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләрендә узган елларда кулланылды инде.

Безнең районда терлекләр күп. Республикада терлекчелек үскән хуҗалыкларда дымлы ашлыкны сыттыру алымы елдан–ел киңрәк кулланыла. Узган ел “Ак барс” агрокомплексы” һәм “Ватан” ширкәтләре бу технологияне кулланып махсус җиңсәләргә сыттырылган ашлык тутырдылар. Әлеге технологияне быел куллану башка хуҗалыклар өчен дә файдалы булыр.

Район хуҗалыкларында 25 киптерү агрегаты бар. Алар тәүлеккә 3 мең тонна ашлык киптерә ала. Элеваторның тәүлеккә 2 мең тонна ашлык киптерү мөмкинлеге бар.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин әйтүенчә, тамырда утырган игеннәрнең дымлылыгы көн саен 2–3 процентка кими. Һава торышына карап аларны егып алу отышлырак булачак. Борчакны урырга вакыт, кындырак үләне орлыгы өлгерде, аны сугарга кирәк. Көзге чәчүнең иң әйбәт срогы – 15–25 август. Быел күчмә фонд орлыгы булганнар ота. Чөнки яңа уңыш орлыгын суктырганнан соң кимендә ике атна тотарга кирәк.

Район җитәкчесе Илшат Нуриев быелгы урып–җыюның кыен булачагын, һәркемнең җаваплылык тоеп, халык белән аңлашып эшләргә кирәклеген искәртте. Түләү мәсьәләсен җайга салыр- га, ындыр табакларында өч сменалы эш оештырырга. Кыр эшләре чорында хезмәтне саклауга аеруча игътибар бирер- гә, чөнки кеше гомере, сәламәтлеге иң кадерлесе.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International