Алар гаилә йоласына тугрылыклы

2017 елның 11 августы, җомга

Алар гаилә йоласына тугрылыклы

Арчадан Мортазиннар гаиләсе Ульяновскида узган “Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017” төбәкара фестиваль-конкурсында “Гаилә эше” номинациясендә җиңүче булды.

Россиянең 14 төбәгеннән сайлап алынган гаиләләр арасында Татарстан данын яклап катнашкан райондашларыбызның җиңүе район өчен генә түгел, Татарстан өчен дә горурлык. Былтыр әлеге гаиләнең учагын саклаучы Зилә ханым “Нечкәбил”дә катнашып, чыгышлары белән Татарстан тамашачысын шаккатырган иде. Бөтенроссия конкурсына да Татарстан данын яклап әлеге гаиләнең тәкъдим ителүе юкка түгел, чөнки “Нечкәбил”дәге чыгышларында гаиләдәге гореф-гадәтне саклау, бер-беренә хөрмәт хисе ачык чагылды.

Конкурска гаилә үзләре генә түгел, Зилә әти-әнисен, кыз туганнарын, аларның балаларын һәм хезмәттәшләрен дә ияртеп барды. Булатның әти-әнисе дә улы һәм килене өчен чыгыш ясарга барасы иде, Рамазан аенда читтә 4 көн буе ураза тотулары кыен булыр дип кире уйладылар. Телефон аша гел хәлләрен белешеп торды алар балаларының. Уңышлары өчен Зилә Азат кызы якыннарына гына түгел, балалар сәнгать мәктәбеннән хезмәттәшләре Тайфә Гидиятулина, Венер Хисамиев, Альмира Кәримова, Игорь Пономарев, директоры Гөлнара Сабировага чиксез рәхмәтле. “Гаиләләрен калдырып 4 көн безнең өчен җан атып тордылар. Аңарчы никадәр әзерләнеп, репетицияләрдә вакытларын, ялларын кызганмадылар. Һәммәсенә зур рәхмәт”, — ди ул.

Зилә белән Булатның танышып, мәхәббәт хисләре бөреләнүенә Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты шаһит. Берсе музыкант, икенчесе биюче булу нияте белән хыял диңгезендә йөзгән гашыйкларның кавышып яши башлауларына инде 10 ел узып та киткән. Гаиләнең сөю тулы назында коенып Камил белән Рүзәл үсеп килә. Арча сәнгать мәктәбендә балаларга бию серләрен өйрәтүче әниләренең авыр хезмәтен күреп үсүче егетләр үзләре дә бию түгәрәгенә яратып йөри. Ә иң яраткан шөгыльләре — Боз сараенда хоккей уйнау.

 Салисә апа балаларын кечкенәдән Тукай әкиятләре белән тәрбияләп үстерә. Кызларының өчесен дә өч яшьтән бию түгәрәгенә бирә алар. Лилиясе тәрбияче һөнәрен сайласа да, сәнгатьне үзеннән калдырмый яши. Зиләсе биюче булырга укып чыккач, Земфирасының да шул юлдан китәсе килгән. Тик ана каршы төшә: “Гаиләдә бер биюче җиткән!” Төпчекләре банкта эшләсә дә, иҗатка омтылган күңелне бикләп куеп буламыни — бер генә сәнгать чарасы да аңардан башка узмый.

Күңеле белән балачакка кайтып килергә яраткан Зилә конкурска да үзенең үткәнен тәкъдим итә. Тукай әкиятләре буенча театральләшкән тамашада гаиләнең хирыслыгы, осталыклары өлешчә булса да чагылыш тапты, әби белән бабай да оныклары янәшәсендә җыр-биюгә осталыкларын күрсәтте жюрига.

Конкурста катнашыр өчен репетициягә әби белән бабай оныкларын ияртеп Яшел Үзәннән Арчага килеп йөрде. Мәшәкатьле булса да, сер бирмәделәр — Зилә кызларының гаиләсе җиңү генә яуласын! Ике яктан да әти-әниләр Зилә белән Булатның төп терәге. Мөмкин булган кадәр ярдәм итеп яшиләр. Оныкларга да рәхәт. Үзләрен яратып торучы әби-бабайлы булу зур бәхет ул. Әнә, Зилә ханым үз әти-әнисеннән бигрәк Фаил абый белән Сиринә апага рәхмәтле булуын әйтә: “Кайнанам белән кайнатам төп терәгебез. Мин эштән бушый алмыйм, Булат Казанда эшли, шунлыктан, балаларны мәктәптән алып түгәрәкләргә йөртү, күз-колак булу әти-әни җилкәсенә төшә. Әти-әниләребез без, балалар, дип яши. Без йорт салганда да бик күп көч куйдылар. Аларга да игелек күрсәтеп яши алсак иде”, — ди килен.

Аларның үзенә тартып торучы нурлы нигезләре кадерле кунакларны — ике яктан да әти-әни, кыз туганнарның гаиләләрен еш кабул итә. Озын ялларда, бәйрәмнәрдә зур йорт шау итеп тора.

Әтисе кеченәдән үзен кул астында эшкә өйрәтеп үстергәнгә, Булат та улларын шул үрнәктә тәрбияләргә тырыша. Малайларны чиратлашып умарталыкта эш барышын күзәтергә алып бара ул. Бал аертканда икесен дә. Егетләр дә битлек киеп әтиләре янында булышып, аңа ярдәм итеп йөри. Аларга карагач, Зилә еш кына үзенең балачагын искә төшерә. Дәү әнисе Саймә каникулларда оныкларын гына түгел, туганнан–туган, хәтта өченче буын туганнарын да үз янына җыя иде. Балалар, туганнар бер-берсен белеп үсеннәр, туганлык җепләре өзелмәсен дигән икән, моны хәзер аңлый Зилә. Дәү әнисе юк инде, тик алар династиясе Сабантуйларга ел саен Яңа Чишмә районының Зирекле авылына туганнан–туган абыйларына җыелыша. Туганнар Мәскәүдән, Пермь өлкәсеннән үк кайта. Гаилә традицияләрен саклап яшәүче Мортазиннарга быел Франциядән кунак килеп төшкән. Удмуртиядән китеп шул илдә яшәүче журналист Светлана Русских-Энгехард аларның йортындагы җылылыкка, хөрмәткә сокланып, тагын кайтасы килү теләге белән киткән. Димәк, аларны хәзер Франциядә дә беләләр.

Хыяллары зурдан Мортазиннарның. Үзләре җиңгән “Нечкәбил”гә инде бер гаиләне дә әзерли башлаганнар. Моның өчен өч ел дәвамында районыбызда Зилә Мортазина җаваплы булачак.

Тиздән алар Мәскәүгә бүләкләү тантанасына барачак. “Ел гаиләсе-2017” Бөтенроссия онлайн конкурсында катнашып, җиңү яулаганнар. Ә аңарчы, 24 августта гаиләне ТР Президенты белән очрашу көтә.

Розалия Зиннәтова.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International