Мәхәббәттән — хөрмәт туа
Дөньяны мәхәббәт яшәтә. Гаиләдәге ярату, хөрмәт хисеннән торучы мохит кешенең күңеленә ныклап урнашып, үзе белән ияреп йөри һәм хезмәтендә уңышларга ирешүдә дә нык ярдәм итә.
Һәрхәлдә, Рәкыя һәм Рафис Җаббаровлар гаиләсендә шулай. Әлеге гаиләнең уңыш формуласы гади: хезмәт, тынычлык, бер-береңә хөрмәт.
Рафис Һади улын районда, аеруча өлкән, урта буыннар арасында белмәүчеләр сирәктер. Чөнки Рафис абый гомеренең 40 елдан артыгын авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган шәхес — 22 яшендә хезмәт юлын Балтач районында башлап җибәреп, аннан “Северный” совхозында агроном булып дәвам итә. Аннан хезмәт юлы җитәкчелек юнәлеше ала: “8 Март”, “Авангард”, “Байрак”, “Югары Аты” колхозларында рәис, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, “Вамин”да баш агроном. Бүген дә хезмәттә ул — “Лотфуллин З.Р.” хуҗалыгында агроном киңәшчесе. “Яшьтән сайлаган һөнәремә тугрылыклы калдым мин”, — ди заманында тирә-якка данлы, дәрәҗәле булган тимерче Һади малае.
Рафис абый гына түгел, Рәкыя апа да үз һөнәренә тугрылыклы калып, өч дистә елдан артык балаларга белем биргән ханым. Математика дөньясын сайлый Рәкыя, нигәдер күңеле шуны үз итә. Хезмәт юлын Носы мәктәбендә башлаган Апаз кызын насыйп яры белән дә Носы юллары күрештерә. Мәктәп укучылары белән бәрәңге чүпләгән чакларда агроном егет белән күрешкәләсәләр дә, якыннан аралашканнары булмый. Ә кызны бер күрүдә ошаткан Рафис үз дигәненә ирешми кала торганнардан түгел, кызның мәктәптән кайткан чакларын чамалап, атына утыртып авылына алып төшәргә тырыша. Игътибар, наз хисләре күңелне эретми кала димени?! Рәкыяның күңеленә әкренләп мәхәббәт үз юлын сала. Инде бергәләп тормыш итә башлаганнарына да 37 елдан артык гомер узган. Никадәр шатлык- лар кичерелгән дә, кайгыларны бергә күтәрелгән. Сынауның күтәрә алмастай тоелганы белән сынады шул аларны язмыш. Уллары Рамилне мәңгелеккә югалткач таңнар атмас, кояш бүтән чыкмас кебек тоелган иде...
Әле ярый Рамилнең нарасыйлары — игезәк оныклары Сәгыйть белән Сәгыйдә моңаерга ирек бирми, әби-бабайлары янында көтеп алынган кадерле кунак алар. Киленнәре Гүзәлнең кайнана белән кайнатасына рәхмәтләре чиксез.
“Без яңа тормыш башлаган көннән ярдәмнән ташламый алар. Ирем бик акыллы кеше булды, әти-әнисе белән һәрчак киңәшләшеп яшәде. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Әти-әни улларын хезмәт сөяргә өйрәтеп үстергән”, — ди. Төпчекләре Раил дә газизләренә рәхмәтле булуын әйтте: “Аларның биргән тәрбиясе тормышта гел ярдәм итеп тора. Ни генә эшләсәм дә, әти белән әнинең йөзенә кызыллык китермәсәм ярар иде, дип башкарам. Әни безгә гел: “Читтәге биш тиенгә кызыкма, кулыңдагы өч тиенеңне кадерләп тот”, — дип әйтә иде. Шул сүзләре һәрвакыт истә тора”.
Хезмәттә тир түгеп алынган рухи да, матди дә кыйм- мәтнең дәрәҗәсен белеп үсә шул Рәкыя апа белән Рафис абый. Тегүче һәм тимерче әтиләренең тормыш өчен ничек тырышулары күз алдында бит. Икесе дә 7 шәр балалы гаиләдә үсә алар. “Шул елларда да әти белән әни һәммәбезгә югары белем бирде. Үземне белә башлаганнан бирле диярлек әллә ничә баш терлек асрый идек”, — ди Рафис абый.
Җитәкче урыннарда яшьтән эшләсә дә, халыкка якын ул. Яшьләргә үзенең киңәшләре белән еш булыша. Авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән елларында идарә хезмәткәрләрен тораклы итүгә күп көч куя. Хезмәткәрләр бүген дә рәхмәтле үзенә.
Шушы көннәрдә Җаббаровлар 65 яшьлек гомер бәйрәмнәренә аяк баса. Яшь барса да, күңел һаман 18дә, дип юкка әйтмиләрдер, юбилярлар белән дә шулай. Рәкыя апа: “Яшь чактагы мәхәббәт өлкәнәя башлагач олы хөрмәт хисенә әверелә”, — дисә, Рафис абый: “Тормышта иң кирәк сыйфат — сабырлык, — ди. — Гаилә тоткасы әни кеше кулында. Гаилә сәясәтен алып бару, балаларга дөрес тәрбия бирү дә, нигездә, алар җилкәсенә төшә. Әни кеше балаларына әтинең дәрәҗәле, хөрмәтле икәнлеген төшендереп үстерә белергә тиеш. Әти-әнинең бурычы — яшь буынны эшкә өйрәтү. Үземә күп җирләрдә булырга туры килде. Җир шарында кеше эшләп яши. Ә хезмәт сөйгән кешене бәхет читләп үтми”.